Барысы да даруларны һәм колакчыннарны бер кесәдә тоту гадәте аркасында килеп чыккан.
Дару эчәргә вакыт җиткәч, кыз карап тормыйча гына "дару"ны су белән йота. Бераздан эче арытса да, моңа артык әһәмият бирми. Колакчынны эчүен ул бераз вакыт узгач кына аңлый.
Хастаханәдә рентген иң начар фаразны раслый - AirPods ашказанында тоткарланып калуын күрсәтә. Табиблар кызның организмына зыян китермәс өчен операция ясаудан баш тарта һәм кызны табигый нәтиҗә көтәр өчен өенә озата.
Бер тәүлектән соң гаджет организмнан чыга. Мария курку белән генә котылган һәм киләчәктә игътибарлырак булырга вәгъдә иткән.
Фото: Башинформ