+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
28 гыйнвар , 05:59

Алсу өчен көчле салкыннар берни түгел!

Чатлама салкыннар үзәгегезгә үттеме, дуслар? Ә менә безнең Алсуга алар берни түгел икән. Бу арада ул чыдамлылыгы, көчле рухы һәм юмор осталыгы белән янә күпләрне сокландырган.  

Алсу өчен көчле салкыннар берни түгел!Алсу өчен көчле салкыннар берни түгел!
Алсу өчен көчле салкыннар берни түгел!

Шушы көннәрдә җырчы Алсу, көчле салкын булуга карамастан, Мәскәүдә «Лужники» мәйданында киңкүләм спорт фестивалендә чыгыш ясаган. Русиянең атказанган артисткасы ачык сәхнәдә минус 20 градус температурада җырлаган. Чыгышын ул чагу алсу төстәге куртка һәм йонлач бүректә башкарган.

Концерттан соң җырчы социаль челтәрләрдә тәэсирләре белән уртаклашкан.
"Физкультура — безнеке! Рәхмәт, Мәскәү спорты! Хәзер мин теләсә нинди шартларда, хәтта минус 20дә җырлый алуымны беләм", - дип юмор белән язган Алсу.

Сәхнәдәшләре белдерүенчә, бу чарада артистка, туңмас өчен, сәхнә артында актив хәрәкәт иткән. Чыгышыннан соң җырчы: "Шәп эшләдек, киттек!", дип белдергән, шуннан соң груша тешләп, аны сумкасына салып куйган һәм кайтырга юлланган.

“Ашау Алсуның һәрвакыт үзе белән!” — дип көлеп калган кадр артындагы хезмәттәшләренең берсе йолдыздан.

Ни диясең инде? Афәрин, Алсу! Безнең кызлар салкыннарда да бирешми һәм йөзеннән елмаюны төшерми шул!

Фото: “Кино Mail”

 

Алсу өчен көчле салкыннар берни түгел!
Алсу өчен көчле салкыннар берни түгел!
Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас