+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
30 гыйнвар , 01:30

“Пи-пи-пи”гә калып барабыз!

Яки сүгенүне ничек туктатырга?

Телевизор карарга вакыт бик юк, аны кабызмаган чаклар дүртәр-бишәр айга җитә. Шулай ук телефонда “утырырга”да җитешкән юк, эш буенча кирәге генә карап барыла. Әле менә Яңа ел алдыннан каты гына авырдым, төннәрен йокы алмый. Андый чакта телефон коткара, мин дә шул чир аркасында телефоным белән, шулай ук телевизорда барган тапшырулар белән ныклап таныштым. Таныштым да, сүгенү сүзләре ишетеп, аптырауга калдым, тынычлыгымны югалттым. Башта ышанмыйча, кат-кат тыңладым, саташаммы дип торам. Юк! Рәхәтләнеп, авыз тутырып, аты-юлы белән сүгенәләр. Өч хәрефлесен дә, биш хәрефлесен дә, күзләрен дә йоммый, тамчы да кыенсынмый, тутырып әйтәләр!

Бу кадәр пычраклык, әхлаксызлык мине таң калдырды! Ә бит һәр баланың кулында – телефон. Бу тик-токлар, камеди клаблар – ачык кулланышта, аларны һәр бала карый ала.

Юморның синонимы түгел!

Әле бит әллә кайда да кермәдем, бары тик “ВКонтакте”да лентаны гына ачтым. Һәм күргән-ишеткәннәрдән чәчләр үрә торды. Нишләптер бик күпләр “юмор” белән “сүгенү” сүзләрен синоним дип аңлый бугай: ике сүз саен – мат, ике сүз саен – мат. Кеше көлдерәбез дип, пычрак сүзләр кулланган бу контентларны карап булмый, алар телефон белән бергә кулны “өтә”, күңелне болгата, ачуны китерә һәм ничек болар рөхсәт ителә соң, дигән аптырау тудыра! Сүз иң беренче чиратта “Comedy Club”, “Stand Up”, “Звезда-шоу” һәм башка шундый проектлар турында бара. Артемий Лебедев кебек танылган кешеләрнең авыз тутырып сүгенеп утыруы мине таң калдырды. Инде Егор Свирский, Вика Складчикова, Гурам Амарян, Алексей Щербаков, Виктор Комаров кебек стендаперларның ике сүзнең берендә сүгенү катыш сөйләшүе, гел интим темалар “күтәрүе” нормаль әйбер кебек кабул ителә башлады. Без “тәртиплерәк” санаган Павел Воля, Ольга Кортункова, Гарик Харламов, Марина Федункив кебекләрнең дә авызыннан тапшырулар вакытында бик еш мат ишетелә. Әйтерсең лә, башкача сөйләшеп булмый, әйтерсең лә, тамашачыга башкача барып җитми! Иң аптыратканы – моның белән һәркем риза, диярсең, артистлар, җырчылар, шоуменнар әлеге сүзләрдән залда рәхәтләнеп елмаеп-көлеп утыра!
Бер “Урал пилмәннәре”ннән генә сүгенү сүзе ишетмәдем, аларның юморы ничектер пычрак сүзләрне урап уза алган.
Интернет әле бер нәрсә, анда, телисеңме-теләмисеңме, теләсә нәрсәгә юлыгасың. Әмма проблема юмористик шоулар белән генә чикләнми шул — сүгенү хәтта кино, сериалларны да яулап алган, экранда пычрак сөйләшү нормага әйләнеп бара. Өстәвенә, кайберәүләр нормаль сөйләшү белән сүгенүнең чиген күрми кебек, норматив булмаган сөйләшүне “сүгенү эмоцияләрне бирергә ярдәм итә!” дип аклый. Имеш, аеруча сугыш турындагы фильмнарда матсыз тулы картина булмый. Бу фикергә, әлбәттә, каршы чыгасы килә: җәмәгать, без сугыш фильмнарында үстек, әмма аларның берсендә дә сүгенү сүзе булмады һәм юк! Миңа калса, “А зори здесь тихие”, “В бой идут одни старики”, “Семнадцать мгновений весны”, “Архив смерти” кебек тарихи кинотасмаларыбызда эмоцияләр һәм кичерешләр шулкадәр нечкә һәм оста итеп бирелә ки, бу фильмнарны караган саен карыйсы килә. Һәм анда бер генә урында да сүгенү куллануны күз алдына китереп булмый. Ә бүген сүгенүсез булмый икән, димәк, киноларның, режиссураның сыйфаты шундый гынамы, актерлар шундыймы, әллә инде җәмгыять шундыймы, бары тик сүгенүне генә аңлый торган тамашачымы?
...Ялларда танышларым тәкъдиме белән “Шторм” сериалын карарга булдык. Улым белән. Андагы сүгенүнең, норматив булмаган сүзләрнең күплеге! Ни кызганыч, актерлар шундый фильмнарда уйнарга мәҗбүр. Моны исә безгә “спрос рождает предложение” дип аңлатырга маташучылар да бар. Имеш, тормышчан килеп чыга, тамашачыга барып җитә! Гафу итегез, фильмның эчтәлеге кебек җинаятьне мәхәббәт белән аклаган сымаграк килеп чыга бу: пычраклыкның, сүгенүнең тормышчанлыкка бер катнашы да юк.
Шулай ук миллионлаган, шул исәптән балалар һәм өлкән яшьтәге кешеләр караган федераль телеканалларга кагылышлы сорауны бирми булмый: ни өчен бөтен ил алдында артистлар үзләренә ачыктан-ачык сүгенергә рөхсәт итә? Ни өчен сүгенүләр юморның бер өлешенә әйләнде? Өстәвенә, прайм-таймда, ягъни бар халык караган вакытта? Шунда ук “халык артистлары” дигән исемне йөртүче артистлар, һәм ник берсе каршы төшсен – һәрберсе бу сүгенүләрдән авыз ерып, көлеп утыра! Болардан соң бер генә сорау туа – кайда бара бу дөнья? Кайда барабыз без?

Норма?

Хәер, кайда барганын мин бераз чамалыйм. Чөнки көне-төне кулыннан телефон төшмәгән 15 яшьлек улым бар. Элек аның миңа берәр үзе кызык дип санаган роликны күрсәтәсе килсә, әмма анда сүгенү сүзләре булса, ул бик нык кыенсына иде. “Әни, мин сиңа бер әйбер күрсәтәм, тик анда мат бар” дип алдан ук кисәтә, игътибар итмәскә куша иде. Яисә, бергә карап утырган берәр контентта сүгенү килеп чыкса, тизрәк сүндерә, яки алгарак “сикерә” иде. Ә хәзер... Хәзер, беләсезме, ничек? Хәзер ул аңа игътибар да итми! Мин бармы янында, башка олы кешеме – селкенми дә арытаба карый! Әйтерсең лә бу норма! Әйтерсең лә шулай булырга тиеш! Чөнки йөз кабат, мең кабат ишеткән әйберне нормаль дип кабул итә башлыйсың. Ни кызганыч, хәзер хәтта яшьләр тыңлаган җырларда да сүгенү тулып ята. Җырда! Мин җырны һәрчак күңелне дәвалаучы, чистартучы дип саный идем. Ә әшәке сүзләр, сүгенү белән ничек чистарынасың?
Кыскасы, сериалларда – мат, юмористик шоуда – мат, җырда – мат, элек җитди темалар турында фикер алышкан ток-шоуларда – мат. Хәзер хәтта сүгенүне “пи” белән алыштырып торучы да юк. Хәер, алар хәзер “пи” белән генә алыштырып бетерерлек күләмдә түгел шул, артык күп. Болайрак барсак, безгә тиздән тулаем “пи-пи-пи”гә торып калу, шул “пи”ләр арасыннан гына берничә сүз очрату куркынычы яный.

Кем гаепле?

Ничек кенә булмасын, минемчә, барысы да шул “Comedy Club”тан башланды. Нәкъ алар 2000нче еллар уртасында сүгенү сүзләрен шоуның бер өлеше итте. Ә бүгенге шоудагы комиклар, сценаристлар, продюсерлар – “Comedy Club” карап үскән яшь буын, алар башкача булдыра да алмый, чөнки алар, сәхнәдән, телевизордан яңгыраган сүгенүне ишетеп, норма дип кабул итеп үскән. Алар аны тагы да ныграк арттырып җибәрде һәм үз тамашачысын тапты. Алар моның белән рәхәтләнеп акча суга, мораль ягы аларны кызыксындырмый да! Иң мөһиме исә рейтинг, хайп, “просмтор”. Ә инде бүгенге ап-ачык сүгенүне карап үскән буынның безгә киләчәктә нәрсә тәкъдим итәчәге турында уйларга да куркыныч.

Тыеп буламы?

Ә бит болардан котылып та булыр иде. Бары тик дәүләт дәрәҗәсендә тыю гына кирәк. Бер закон җитәр иде: телевидениедә норматив булмаган сүзләрне тыярга, цензура кертергә. Интернетта, стриминг сервисларда, бәлки, моңа ирешү авыррактыр, әмма мөмкин – теләк кенә кирәк. Яшь буынны бу ямьсез, пычрак күренештән курчалау, коткару теләге. Һәм эшне иң беренче, һичшиксез, телевидениедән башларга кирәк, ул дәрәҗәсен төшермәскә, югары тотарга тиеш. Әгәр дә чаралар күрмәсәк, тиздән хәтта балалар тапшыруларында да сүгенү сүзләре яңгырамас дип ышанып булмый.

Соңгы сүз урынына

Белмим, нишләп болай килеп чыгадыр, элек зәңгәр экраннардан иң хөрмәтле кешеләрне күрә идек. Ә хәзер Интернетта аты-юлы белән сүгенгән бәндәләр – күп тапшыруларның төп хуҗасы. Нигә бөтен дөнья шоуга, күңел ачуга, уенга, скандалларга кайтып калды? Кайда эшчеләр? Иген үстерүчеләр? Шахтерлар? Укытучылар? Галимнәр? Әйдәгез бу турыда бергәләп уйлашыйк.

Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА.

Автор:Денис Таваев
Читайте нас