Эндокринолог, медицина фәннәре кандидаты Зөһрә Павлова антибиотиклар белән дәваланырга мәҗбүр булган кешеләргә туклану буенча файдалы киңәшләрен бирә. Табибә белдерүенчә, барыннан да элек көн саен кимендә бер литр су эчәргә кирәк, чөнки ул иң яхшы детоксикант санала.
Шулай ук, антибиотиклар белән дәвалану вакытында бавырга авырлык китерә торган ризыклардан баш тартырга кирәк. Болар — майлы, кыздырылган, маринадланган, тозлы һәм ысланган ризыклар, казылык, майонез һәм төрле соуслар, шулай ук, җиләк-җимеш сутлары. Моннан тыш, табибә бу чорда сарымсак һәм суган куллануны да чикләргә киңәш итә.
Организмга эчәклектә файдалы һәм зарарлы микроорганизмнар балансын саклый һәм тергезә торган әче сөт ризыклары ярдәм итә ала. Шулай ук, көн дә яшелчә ашарга, ул 400 граммнан да ким булмаска (ә 600 грамм тагы да яхшырак) тиеш. Табибә яшелчәләрне яхшылап чәйнәргә киңәш итә.
Антибиотик кулланганда кызыл уылдык, төрле балыклар (минтай, ставрида, скумбрия, сыла, чуртан һәм горбуша), кальмар, йомырка, соя, шулай ук чикләвекләр: миндаль, фисташка, арахис, әстерхан чикләвеге, фундук, көнҗет ашау файдалы, чөнки аларда метионин бар. Андый вакытта организмга майсыз эремчек, сырлар, күркә һәм тавык ите ярдәм итәчәк.
Автор фотосы.