Көн саен өч стакан чәй картлыкны акрынайтырга һәм гомерне озайтырга мөмкин икән. Кытай галимнәре шундый нәтиҗәгә килгән.
Могҗиза сәбәбе эчемлектәге матдәләр белән бәйле. Моның сере иммун системасын, матдәләр алмашынуын һәм когнитив функцияләрне яхшыртучы полифенолларда булуы ачыкланган. Шулай ук, чәй яратучылар йокысызлыктан һәм борчылудан сирәгрәк интегә икән. Тикшеренүчеләр картлыкка каршы өстенлекләр эчемлектә яшерелгән көчле кушылмалар белән бәйле булырга мөмкин дип саный.
Чэндудагы Сычуань университеты экспертлары 37 яшьтән 73 яшькә кадәрге 5998 британлының, шулай ук Кытайда 30 яшьтән 79 яшькә кадәрге 7931 кешенең мәгълүматларын анализлаган. Алардан чәй эчү гадәтләре турында сораганнар, шул исәптән аның төрләре (мәсәлән, яшел, кара, сары яисә улун чәе) һәм күләме, ягъни чынаякларның санын белешкәннәр.
Аннары белгечләр тәҗрибәдә катнашучыларның картлык маркерларын чагыштырган, аларның биологик яшен исәпләү өчен кан басымын, холестерин дәрәҗәсен һәм организмдагы май процентын тикшергән. Тикшеренүчеләр, чәй эчәргә яратучылар биологик картлыкка бирешми, дип тапкан. Алар, шулай ук, йокысызлык һәм борчылу симптомнарын сирәгрәк кичерә икән.
Автор фотосы.