-8 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
13 февраль , 21:09

“Карандаш” сүзе каян килеп чыккан?

Кара+ташмы, әллә Коръән ташымы?

Розалия Хисаева fotobank02.ru
Фото: Розалия Хисаева / fotobank02.ru

Дуслар, без “Сүз эчендә хикмәт бар” рубрикасында телгә, сүзләргә кагылышлы әңгәмәләр, дәресләр, фикер алышулар алып барабыз. Бүген минем сезнең игътибарга галим, этимология белгече Рөстәм Акъегетнең 1988 елда басмага әзерләгән язмасын тәкъдим итәсе килә. Ул миндә зур кызыксыну уятты, сезне дә битараф калдырмас дип уйлыйм.

“Бу сүзнең каян һәм ничек килеп чыгуы белән шактый күп кызыксынганнар. Урыс теле галимнәре Корш, Ушаков һәм башкалар аның этимологиясен “кара” һәм “таш” сүзләре кушылудан, дип аңлата. Шушы ук фараз татар теле белгечләре тарафыннан да яклана.

Әмма бу аңлатманың дөреслеген Дмитриев беренче мәртәбә шик астына куйды. Беренчедән, карандашны уйлап чыгаруда төрки халыкларның төп роль уйнавына шикләнсә, икенчедән, ул “кара” белән “таш” сүзләре арасындагы “н”ның барлыкка килүенә шик белдерә. Дмитриевның бу карашы хәзергә кадәр тел белгечләренең игътибарыннан читтә кала килде.

Бер уйласаң, “кара” һәм “таш” сүзләре кушылудан “карандаш” барлыкка килүен аңлату бик җиңел һәм аңлаешлы күренә. Ләкин бу беренче карашка гына шулай. Гомум кагыйдә буларак, ике сүз кушылып, яңа сүз ясалганда бервакытта да яңа авазлар, бигрәк тә тартык авазлар өстәлми. Киресенчә, кайбер сузык авазлар – ике сузык бергә туры килгәндә – төшеп кала, ә тартык авазның урын алмашуы гына мөмкин. Соңгысы бик сирәк очрый. Аңа мисал табуы да кыен.

Менә урыс телендәге “бояре” сүзе. Ул татардагы байлар сүзеннән ясалган. Башта урыслар, “боляре” дип, аны татар телендәге әйтелешенә якын рәвештә кулланган. Урыс князьләре һәм Мәскәү дәүләте белән аралашканда татарлар үзләрен “без байлар”, “без татар байлары”, “без Казан байлары” дип белдергән. Тора-бара “л” авазы төшеп калып, бу сүз урыс теленә “бояре” дип кабул ителгән. Ике сүздән яңа сүз ясалганда, беренче сүзнең — азагы, икенче сүзнең башы сузыклардан торса, берсенең төшеп калуы кагыйдә булып киткән. Мәсәлән, “Алма агачы” – алмагач, “кура җиләге” – кураҗиләк, “кара урман” – карурман һ.б.

“Карандаш” сүзенең күрсәтелгән ике сүздән барлыкка килүенә Дмитриевның шикләнеп каравы, күреп үткәнчә, хак булып чыга.
Чыннан да, бу сүз ничек барлыкка килгән соң? Шушы сорауга җавап эзләп карыйк. Билгеле булуынча, көнчыгышта барлык кулъязма әсәрләр элек, нигездә, тушь карасы белән язылган. Тушьның ватаны – Кытай. Биредә тушь нечкә таякчык сыман эшләнә. Язар алдыннан ул таякчыкны суга манып, каты предметка ышкып, эретеп, сыекча-кара ясыйлар. Шәрык халыклары, шул исәптән болгар-татарлар, борынгы заманнарда тушьны таякчык формасындагы каты хәлендә Кытайдан алып кайта һәм аннан сыекча тушь-кара ясап яза торган булганнар, дип уйларга туры килә.

Халкыбызның тормышы, гореф-гадәте белән якыннан таныш булган, XIX йөзнең беренче яртысында Казан университетында эшләгән профессор Карл Фукс татарларның язу өчен һинд әтәче каурыеннан каләм ясап, “язу өчен караны каты тушьны суга манчып, изеп ясау”ларын язып калдырган. Кытайда тушь карасы ничек ясалса, галим күрсәтүенчә, бездә дә нәкъ шулай ясалган.

Кара ясый торган тушьның таш кебек каты булуыннан чыгып, кытайча “туш” сүзенең татарча “таш” сүзенә яңгырашы буенча да бик якын булуыннан, аны бездә “таш” дип атап йөртүләрендә бернинди дә аңлашылмаслык, искитәрлек нәрсә юк.

Хәзер “каран” өлешенең каян килеп чыгуын тикшереп карыйк. Башта шуны искә төшерик: элекке заманнарда иң күп күчерелеп языла торган кулъязма китап Коръән һәм аның аятьләре булган. Бу изге эш булып исәпләнгән. Аны күчереп язу өчен әнә шул тушь карасы кулланылган. Функциональ этимологиядән билгеле булуынча, теге яки бу эшне башкару өчен нинди предмет киң кулланылса, шуның исемен дә йөртә башлаган. Бу — бик табигый хәл. Мәсәлән, агачларның төре күп булган кебек, ташлар да күптөрле. Ташларның барысы да таш булган кебек, агачларның барысы да – агач. Ләкин, кулланылышларына карап, аларны без бер-берсеннән аерырга өйрәнгәнбез. Мәсәлән, мичкә ут кабызып җибәрү өчен кулланыла торган агачны чыра агачы – “чырагач” дип йөртәбез. Таба агачы – “табагач” һ.б. Шуның кебек, Коръән язу өчен кулланыла торган ташны гадәти таштан аеру өчен “Коръән ташы” дип йөртә башлаганнар. Безгә балачакта бу сүзне ишетергә генә түгел, аның нәрсә икәнен дә күрергә туры килде. Ул чүпрәккә төрелеп, җыеп-яшереп куела торган кара таш кисәге булып, берәр дога язганда суга манып кара ясый торган тушь иде. Аны менә шулай “Коръән ташы” дип атыйлар да иде инде.

Күреп үткәнчә, атаклы төрки телләр галиме Дмитриевның карандаш сүзенең “кара” һәм “таш” сүзләреннән кушылып ясалуына шикләнеп каравы хак булып чыга. “Карандаш”, безнеңчә, шулай итеп, “Коръән ташы”ннан, ә “таш”ы “тушь”тан татар теле нигезендә барлыкка килгән. Ә инде тартым кушымчасы “ы”ның төшеп калуы — бик аңлаешлы күренеш, аңа тукталып торуның кирәге дә юк. Карандаш уйлап табылгач, аның формасы һәм кулланылышы да каты тушь таякчыклары “Коръән ташы”на охшаганлыгыннан, аналогия буенча, “карандаш” дип атала башлаган булса кирәк”.

* * *
Менә шундый фикерләр, дуслар. Сез ничек уйлыйсыз? Әйдәгез, бергәләп фикер алышыйк.

Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА.

"Кызыл таң"ның да Telegram мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен сылтама буенча үтегез: t.me/kiziltanufa

Читайте нас