Яңа Ай бүген Мәскәү вакыты белән 15:03 сәгатьтә туачак. Бүген туган Ай бик гадәти түгел, чөнки ул Сукояр йолдызлыгында булачак. Бу исә планетаның энергетика циклларында мөһим дата, чөнки Көнчыгыш календаре буенча Яңа ай елы булып тора. Әлеге мизгелдән башлап, 2026 елда Көнчыгыш календаре буенча ел символы — Утлы кызыл ат үз хокукларына керә.
Сукояр — киләчәк белән бәйле билге. Бүген туган Ай үзегезне сынап карарга, үзгәрешләрне кабул итәргә һәм тормышыгызны үзегез теләгәнчә үзгәртергә этәрәчәк. Ай туган көн астрологиядә, кагыйдә буларак, яхшы вакыт, бигрәк тә яңа проектлар башлау һәм шәхси максатларга ирешү өчен уңышлы булып санала.
Ай туган вакытта өйнең чиста, җыештырылган булуы бик мөһим. Иске, ватык әйберләрдән арыныгыз.
Яңа Ай туган көнне авыр ризык ашамагыз. Яшелчә-җимешләрнең файдасы сизелерлек булыр. Өйдәге аптечканы чистартырга иң уңайлы көн булачак, вакыты чыккан дарулардан нәкъ бүген котылыгыз! Чирләр дә урап үтәр.
Ай туган көнне теләгән теләкләр тормышка аша, диләр. Йортка байлык җәлеп итү өчен дә бу вакыт уңышлы санала.
Ай туган көнне тәңкәне яисә кәгазь акчаны ай яктысы төшкән тәрәзә төбенә куярга кирәк. Иртән акчаны янчыкка салабыз һәм киләсе Ай туган көнгә кадәр тотмыйбыз.
Автор фотосы.