Эчке эшләр министрлыгының Уфа транспорт-линия бүлегенең 39 яшьлек өлкән инспекторы Максим Гаврилов 18 ел аэропортта тәртип саклый, ә буш вакытында атаклы кешеләрнең автографларын һәм фотографияләрен җыя. Аның коллекциясендә - 300дән артык сурәт.
Профессиягә юл 2007 елда армиядән соң килә, аны бирегә дусты чакыра. Аның бурычларына тәртип саклау, җинаятьчеләрне эзләү һәм урлашуларны булдырмау керә.
Ә коллекциясендә - рок-музыкантлар (Scorpions, Metallica, Валерий Кипелов), актерлар (Павел Прилучный, Александр Галибин, Екатерина Климова, Глафира Тарханова). Якташларын да төшерә — күптән түгел АY YOLA солисткасы Адель Шәйхетдинова белән фото өстәлгән.
- Күпчелек артистлар теләп фотога төшә, ләкин үтенечне кире кагулар да булды. Мәсәлән, Александр Маршал һәм Николай Расторгуев фотога төшмәде, бәлки, очудан арыган булганнардыр, әмма автографларын калдырды, — ди Максим.
Фотодан тыш, ир-ат винил пластинкалар коллекцияли (150гә якын), кавер-төркемдә җырлый (Цой, «Король и Шут»), ә 2012 елдан Мактаулы донор булган: ул 139 тапкыр кан тапшырган, ә бу - 62 литр дигән сүз.
"Аэропортта эшләгәндә коллекция җыюны дәвам итәчәкмен", - ди Гаврилов. Хезмәттәшләре һәм хатыны әлегә мавыгуга күнеккән, хәзер хәтта кемнәр килүен әйтеп торалар.
Фото: "Моя Уфа"