-1 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
24 февраль , 10:26

Түбәтәйле доктор

Һәр кеше үзенчә бер китап ул.

Түбәтәйле доктор
Түбәтәйле доктор
(Очерк)

Һәр кеше үзенчә бер китап ул. Моны һәркем белә. Әмма китапка түгел, гәзит-журналга да үзе турында язуны хуп күрмәгән кешеләр дә була. Һәрхәлдә шундый зат үземнең янымда яши. Менә инде матур гомер бәйрәмен — 75 яшьлек юбилеен каршылап озатса да, ул үзе һаман да күңеле белән самими баладай. Матур гына тормыш үрләре дә яулаган, ярыйсы гына югары вазыйфаларда да эшләгән булуга карамастан, гадилекне, күзгә күренеп бармауны хуп күрүчеләрдән ул. Бер уйласаң, чын ир-егет шундый булырга тиеш тә инде! Бәлки, шуңа күңелгә охшагандыр да әле. Мактанчык ир-егетләрне сөймибез без, хатын-кызлар. Ә бит авылыбызда “первый парень на деревне” иде, югыйсә. Чын менә. Безгә, яшь кызлар күзенә әнә шулай күренә иде һәрхәлдә. Ачык йөзле, шук, шаян, эзләнүчән, мин-минлексез, үтә гади... Язмам герое, хәләлем Нәгыйм Закир улы Усманов хакында сүзем.

Миннән дә яхшырак итеп кем белер аны? Хәбәрчеләргә үзе хакында бер кәлимә булса да сөйләр кеше түгел ул. Көт тә тор: “Язмагыз, кирәкми”, – диячәк. Инде хәтсез тапкырлар шулай булганы бар. Шуңа үзенә белгертми генә берничә сүз язмакчы булдым юбилее уңаеннан. Әмма шунысы да бар, 50 яше тул­ганда гәзиткә котлау биргән өчен дә ризасызлык белдергән заттан бу язманы ничек кабул итәрен белеп буламы? Юк, әлбәттә. Тик гомерләр узган, күлмәкләр тузган, дигәндәй, үзе әйтмешли, догада булыгыз, тәвәккәлләргә булдым, җәмәгать...
...Бустанай авылында буй җиткергән егет ул. 1950 елның ноябрь ае башында дөньяга аваз салса да, авыл Советында тәүге ике уллары туып, күп тә үтми үлеп торгангамы, монысына да шундый язмыш юрагандай, гаиләдәге бу сабыйга метрикә дә тутырмый торалар. Әмма яшәүне максат итеп якты дөньяга туган җан бирешми, ай үсәсен көн үсә, дигәндәй. Шулай, яңа 1951 елның гыйнвар башы белән документ тутырырга мәҗбүр булалар үзенә. Ул чакта инде әтисенә, зур янгында ярты авылның диярлек йорт-җире янып көл булганнан соң озак тернәкләнә алмаган ишле гаиләләрнең берсенең улына, читкә бәхет эзләргә чыгып китеп, Свердловск шәһәрендә “Уралмаш” заводы нигезен көрәк белән казышкан җиреннән Бөек Ватан сугышына алынып, аның башыннан азагынача батырларча көрәшеп, Сталинградтан Берлингача кыю артеллирист юлы үтеп, немец-фашист илбасарларын өннәрендә дөмектереп, данлы Җиңү яулап, күкрәге тулы орден-медальләр тагып кайткан Усманов Закир Усман улына кырык бер яшь тулып узган була. Тыл батыры, динсезлек елларында да бер намазын, уразасын калдырмаган әнисе, авылдашларына дини белем биреп, мәдрәсә тоткан Габдрахман мулланың сөекле кызы Миңлетәския дә, әтисеннән иртә ятим калып, язмыш тарафыннан кыерсытылуларны аз кичерми, ачлыгын, ялангачлыгын, авыр хезмәтне дә ил белән бергә үткәрүчеләрдән. Әнә шулай сугыштан соң гына, бу ике ялгыз бер пар булып, юктан гына дөнья корыштырып яшәп китә. Нәгыймнән соң тагын ике балага, бер ул һәм кызга гомер бүләк итә әле алар. Әмма кызлары да кинәт чирләп үлеп киткәч, зур булмаган иске генә йортта, байлык дими, муллык өйми, шушы ике газиз улларын үстереп, укытып, югары белемле итү кебек изге гамәлгә алар бар тырышлыкларын багышлый.
Нәгыйм мәктәптә яхшы укучылардан була. Мәктәпкә төшүгә китапханәдә аңа китап җиткерә алмыйлар. Икешәр-өчәр кат та укып чыга ул кайберләрен. Борайның беренче мәктәбендә укыганда яраткан укытучысы Нәфисә Рәхим кызы Асрарова исә аны киләчәктә математик итеп күрә. Әмма кеше фараз итә, ә Аллаһ карар итә, билгеле. Ул әле мәктәптән соң тракторчы һөнәрендә колхозда көч салып, авылның актив тормышында кайнап, концерт-спектакльләрдә катнашып, читтән торып авыл хуҗалыгы институтының механика факультетында белем үзләштерә, аннан соң сәламәтлек саклау өлкәсен сайлап, медицина институтын уңышлы тәмамлый. Чын егеткә юлдаш булыр белем, һөнәр. Һөнәр – ирнең канаты. Моны ул кечкенәдән аңына сеңдерә. Белем кирәклеген, йөзне ак иткән – уку, сүзне хак иткән – уку, дип, әнисе кабатлап торса, һөнәр турында әтисе үз мисалында аңлатып килә. Билгеле инде, балачак тәрбиясе чүкелгән бизәктәй гомерлек ул.
Әти-әнисенә авырлык килмәсен өчен (энесе дә ул чакта политехника институты студенты бит әле) кичләрен янгын сагында, я балалар бакчасында һ.б. урыннарда дежурда да тора, Уфа газоннарын да чаба, “тиз ярдәм” дә күрсәтә, кыскасы, бер эштән дә тартынмый, хәтта институтны тәмамлар алдыннан студент кызга өйләнеп, заманы өчен кайбер туй кирәк-яракларына тотарлык акча да туплый ала егет. Техникада чокчынырга, һәр детальнең серенә төшенергә яраткан зат, институтның дәвалау факультетында кеше организмы мөмкинлекләрен дә яхшылап өйрәнеп, белгечлеге итеп иң авыр саналган өлкәне, хирургияне сайлый, интернатураны Уфаның беренче шәһәр дәваханәсендә Венер Гаяз улы Сәхәветдинов кебек тәҗрибәле хирурглар кул астында үтә. Авыруга операция эшләгән вакытында бөердә таш кузгалудан хушын җуеп, үзенә дә авыр операция кичерергә туры килә аңа. Шул дәваханәдә даими эштә калу мөмкинлеге дә булмый түгел, әмма, торган җир алтын булса да, туган як сагындыра, дигәндәй, өлкәнәеп барган әти-әнисенә дә якын булырын уйлап, бәлки, шәһәрдә – дәүләт, ә авылда – җәннәт икәненә инангандыр, Борайга кайтып хирург булып эш башлауны хуп күрә. Кайда өлешең – шунда көмешең анысы. Энесенә дә, миңа да ул чакта югары уку йортын тәмамлаганчы тагын икешәр ел белем аласы, аңа имән баганасына таянгандай таянасы бар иде шул әле...
Борай үзәк дәваханәсендә бер ел тәҗрибә туплаганнан соң, ышаныч яулаган, оештыру сәләтен дә ача алган, күрәсең. Күп тә үтми аны, хәрби табиб Николай Васильевич Пинегин, Борайныкыннан да алдарак нигез салып, шунда матур эз калдырган, булачак фән белгечләре – профессор Өлфәт Рәхимҗан улы Хәмәтҗанов, медицина фәннәре кадидаты Дамир Исмәгыйль улы Фазлетдинов, Башкорт­станның атказанган табибы Зөфәр Хәмәтҗан улы Хәмәтҗанов һәм бүтән күренекле табиблар эшләп киткән данлыклы Чалкак участок дәваханәсенә баш табиб итеп тәгаенлиләр. Нәгыйм Закир улы моны зур җаваплылык белән кабул итә. Авыруларны кабул итү, дәвалау эшен җайга салу, ун гектарга якын җир биләгән дәваханә территориясен коллектив белән бергәләп, кулга-кул, иңгә-иң дигәндәй, өр-яңадан коймалап алу, кайсы бинаның идәннәрен, кайсысының түбәсен, тәрәзәләрен алыштыру һ.б. ремонт эшләре белән бәйләнеп китә. Иң җанга тигәне су һәм җылылык мәсьәләсе була: су санитаркалар тарафыннан күрше коелардан көянтәләп ташыла, биналар, палаталар һәммәсе мич ягып җылытыла. “Мичләр сүтелеп, электр белән җылытуга күчерел-де”, – дип язу гына ансат. Бу эшләр йокысыз төннәр, тынгысыз көннәр бәрабәренә башкарылды. Урындагы колхозның якындагы ферма бинасына су үткәрелгән вакытта дәваханәгә дә торбалар сузып калу өчен техника бүлгән ул вакыттагы Вострецово, Чапай хуҗалык­лары рәисләре Фән Галиевка, Мәснәви Арслановка әле бүген дә чиксез рәхмәтле һәм, урыннары җәннәт түрләрендә булсын дигән теләктә рухларына догада ул. Санитарка­ларның авыр эштән, көянтәләп су ташудан, караңгы таңнан утын ташып мич ягудан арынуларына ничек сөенүләрен минем һич онытасым юк. Авыруларны кабул итеп, дәвалау эшенә бәйле күпсанлы мәсьәләләрне чишеп, хисапсыз хуҗалык мәшәкатьләрен аткарып, ял итәргә дип күз йомарга өлгерми, авыр хәлдә берәрсен китерүләре хакында телефон яисә ишек кыңгыравы ашыгыч хәбәр җиткерә...
Кешеләргә кирәк булудан да зуррак бәхет бармы икән?! Юктыр, мөгаен. Әнә шулай төнне аягөсте үткәргән чаклары еш булса да, аның зарланганы, эштә булган авырлыкларны кайтып сөйләгәне булмады, күбесе халыктан ишетелә, сораша башласаң: “Сиңа аны белү кирәкме, тынычлыгыңны бозып?” – дип кенә куя иде. Әмма авыруларның дәваханә коллективы тарафыннан күрсәтелгән тиешле дәва, яхшы караш, тәмле ашка рәхмәтле булулары һәрвакыт килеп ирешеп, күңел халәтен җылытып торды. Билгеле инде, рәхмәт ишетү рәхәт. Чалкакта үзем кайтып эшли генә башлаган елда бер апа килеп, Нәгыйм Закир улына тапшырырга, дип, болдырда бер төргәк калдырып китте. Ул кайткач карасак, мин дәваханә әйбередер дип уйлаган төргәк үрдәк түшкәсе булып чыкты. “Кемнән алдың, шуңа хәзер үк илтеп бир!” – дип, көзге караңгы төндә (ярый әле ул апаның мин мәктәп интернатында эшләвен белә идем) төенчекне хуҗасына илтеп тапшырырга мәҗбүр ителдем. Бу хәл миңа андый күчтәнәчләргә безнең өйдә урын юклыгын аңларга матур дәрес булды. Вөҗданың пакъ – йөзең ак анысы. Авыруның терелүе – табиб өчен рәхмәтнең иң зурысы ул, әлбәттә. Әтиемнән бала чакта ишетеп үскән “Безгә хәрәм килешми” дигән сүзләр, корган гаиләбезнең дә яшәү принцибына әйләнде. Дәваханә өчен бик мөһим булгач, ул чакта баш табибның хәтта бер хәйләгә барырга мәҗбүр булуын да әйтеп үтәсе килә. Яңа училище тәмамлап, тәҗрибә тупларга җибәрелгән шәфкать туташларын эшкә өйрәтүгә, аларны Борай дәваханәсенә чакыралар, үзебездә калдырыр өчен баш табибка, форсатын табып, аларны дөнья көтәрдәй булдыклы егетләргә димләп дигәндәй, мактап сүз тишеп куярга да туры килә башлады: егетләр кәләшле, дәваханә шәфкать туташлы була... Шулай кушылган гаиләләрнең инде бүген оныклары үсеп җитте.
Чалкак дәваханәсе Нәгыйм Закир улы өчен чыннан да зур тәҗрибә мәктәбе булды. Участокка 5 авыл Советы беркетелеп, ул 12 меңнән артык кешене хезмәтләндерде. Еш кына хәтта Дүртөйленең якын авылларыннан да мөрәҗәгать итәләр һәм ярдәмсез калмыйлар иде. Баш табиб коллективның эшен оештыручы гына түгел, үзе үк хирург, терапевт, травматолог... һәм башка белгечлекләр буенча да ярдәм күрсәтә, күпсанлы курсларда белемен ныгытуга да бик җаваплы карый иде. Кая инде киләчәктә яшәр өчен йорттыр, фатирдыр кайгырту, муллыкка, тормышыбыз кешенекеннән яхшыракка яисә ким булмасынга омтылу? Бу аның хезмәтен беренчел, гаиләне икенчел күрүеме, әллә әле дингә ерак чагында ук моны намуслы, иманлы яшәү рәвеше итеп каравы булдымы? Кем әйтмешли, сораулар күп, җавап юк, дигәндәй. Миңа бәя бирүе кыен да, килешмәс тә, бары дөресен сөйләү хокугым гына бардыр. Минем аңлавымча, ул әнә шулай, гомере буена, өскә карап фикер итсә, аска карап, шөкер итә белде кебек. Нәрсәләрдер кирәклеген исбатласаң да, җавап бер булыр: “Ачбызмыни, ялангачбызмы?” Ул чорның авырлыклары, уңышлары, халык рәхмәтләре турында озын-озак сөйләргә мөмкин булыр иде. Абруй – ирнең куәте. Халык белә бит, шул да җитәдер кебек. Юлыбыз төшкәндә инде менә дүрт дистә елдан соң да чалкаклыларның (рәхмәт аларга) безне үз күреп, колач җәеп кабул итүләре, киңәшкә килүләре, дустанә җылы мөнәсәбәтләре әнә шундый нәтиҗә ясауга нигез була аладыр, мөгаен.
Дистә елга якын гаиләбез башлыгы баш табиб булып эшләгәннән соң, бар байлык һәм шатлыгыбыз булган ике кызыбызны җитәкләп, әз-мәз булган кирәк-яракларның да хәтсезен уңга-сулга таратып калдырырга мәҗбүр булып, Нефтекама шәһәренә кеше фатирына барып баш төрттек. Бер уйласаң, Борайга кайткач ук та, үзе яшь белгеч, соңрак депутат, райком әгъзасы буларак та фатир сорый алыр иде дә кебек. Тик, билгеле булуынча, еламаган балага имчәк бирмиләр шул...
Кызганычкамы, бәхеткә каршымы, дигән­дәй, соранып йөрү Нәгыйм Закир улына да ят булды. Шулай да шәһәргә күчәр алдыннан (1987 ел) үзем райондагы бер җаваплы иптәшкә киңәшкә кергән идем керүен. Бик кирәкле, уңышлы белгечләр булуыбыз турында макталудан башым әйләнеп, “кәнфит кабып” чыктым. Булган уңышларыңны үткәндә калдырып, чит мохиттә барысын да кире нольдән башлау җиңел түгеллеген аңлау күтәргесез авыр иде.
Нәгыйм Закир улы Нефтекамада башта кан бирү станциясе мөдире, соңрак хирург, рентгенолог, травмотолог, поликлиникада диагностика бүлеге мөдире һәм башка вазыйфаларда уңышлы эшләде. Сәламәтлек саклау министрлыгына рәхмәт, Чалкакта эшләү еллары безнең гаиләгә чиратсыз Кәчәүдән (Нефтекаманың ул чактагы шәхси йортлар белән яшәүчеләр районы) коттедж салу өчен урын алу мөмкинлеге бирде. Заман шуклыгы – сөенечебезнең иксез-чиксезлеге, ә календарьда 90нчы еллар юксызлыгы. Йорт салырга акча бирелә, ә төзелеш материалларын, димәк, юкны ничек тә бар итеп, үзең юнәтәсең...
Ат тартмаса, арба бармый, билгеле. Ул көнне-төнгә ялгап эшләде. Көндез авыруларны кабул итеп, еш кына кичен йөк машинасы юллап, Борайгамы, кайда барып, кирпеч заводы капкасы төбендә кабинада төн уздыра. Таңнан беренче партия кирпечне төяп кайтып бушатып, эшкә өлгереп, пациентларны кабул итеп, еш кына график буенча хирургия бүлегендә дежурга калырга, төнне йокысыз үткәрергә дә туры килде аңа. Ә иртән инде поликлиникада тагын төп эше көтә. Бәхет күктән төшми, билгеле. Күп вакыт эштән соң һәм ял көннәребезне үзебез дә шул төзелештә үткәрәбез. Ул чакта беркемгә дә җиңел булмагандыр булуын, ә безгә чорның кырыслыгы аеруча нык сизелде, әмма күңелебезне төшермәдек. Себергә эшкә юлланган фатир хуҗаларының вакытсыз кире кайтулары сәбәпле, йортыбыз әле яртылаш кына төзелгән чорда, кышка таба Кәчәүгә, күптән инде җәйге дача итеп кенә тотылган, ягып җылытыла торган бер йортка (хуҗаларына рәхмәт, безне түләүсез кыш чыгардылар) күчендек. Көн буе җил уйнап торган өйне эштән соң ягып кына әллә ни җылытып булмый. Балаларның чирли башлавын, аларны шешек басуын еллар үткәч тә хәтерләве читен... Дөнья булгач, ачысына да, төчесенә дә түзәсең. Авыр эшкә беләк бар, кыю эшкә йөрәк бар. Күз курка, кул эшли икән. Аллаһ саклады, түздек, йортның эчке эшләрен, тулысынча диярлек үз кулларыбыз белән башкарып, түбәле булдык. Үз түреңдә үзең хуҗа, үзең хан, дигәндәй, байлык, барлык белән төзелгәннәрдән күпкә, бәлки, кайтыш та бул­гандыр куышыбыз, әмма, ул чакта бездән бәхетле кешене, мөгаен, табып та булмас иде. Шуңа да, Аллаһка мең шөкер, бары белән һәрчак табыныбыз түгәрәк, бәйрәмебез мөбарәк булды. Теләкләребез мөмкинлек­ләребезгә бәрабәр булгангадырмы, бәхетне ихлас тоеп яшәдек.
Нефтекамадагы чорыбызда, табиб буларак, Нәгыйм Закир улына күп рәхмәт сүзләре әйтелде. Гәзит хәбәрчеләрен, гадәтенчә: “Мин үземә тиешлене эшлим”, – дип кире борып җибәрсә дә, халыкның күзен каплап, сүзен егып булмый. Тырыш хезмәт иңсәне басса да, дәрәҗәне күтәрми калмый икән. Чөнки, чын табиб үзе шифа диләр бит. Аның Гиппократ антына тугрылыгын ассызыклаган, үз эшенең остасы булуын сурәтләгән халыкның рәхмәтле язмалары әле теге, әле бу басмада дөнья күрә торды. Яхшының аты югалмый, якташлар да, аның турыда ишетеп, читләр дә ярдәм сорап килә торды, аның игелек эшләүдән баш тартканы булмады һәм юк. Кешенең бәясе дә нәкь әнә шулай бүтәннәргә игелек күрсәтү белән бәяләнә.
Медицина – ул философия дә, дигән бер акыл иясе. Белмим, ничектер? Ә менә медицина белән бәйле затларның һәм галимнәр­нең табигатьнең, шул исәптән кеше организмының катлаулы, шул ук вакытта камил системасының илаһи, кодрәти көчләр катнашлыгыннан тыш булуы мөмкин түгеллегенә инанып, күп төшенчәләргә китаплар китабы булган Коръәндә күптән дөрес аңлатма бирелүенә дәлилләр табып, аңлы рәвештә Исламга килүләре сирәк күренеш димәс идем. Бу җәһәттән Нәгыйм Закир улы да искәрмә булмады: динебез нигезләрен өйрәнде, намазга басты, ике тапкыр хаҗ кылды, уразаны калдырмый, гошер, зәкят өлешен чыгарып яши.
Ислам һәм сәламәтлек бер тамырлы сүзләр икән ләбаса. Шул ук вакытта Ислам ул бердәнбер сәламәт яшәү рәвеше: тәнеңне дә, җаныңны да сафландыручы, ә сәламәтлек – тән һәм җанның гармониясе. Менә нинди бәйләнеш?!
Боларны аңлаган, белгән, төшенгән, дәвалауда кулланган табиблар булган һәм бар. Нәгыйм Закир улы инануынча, дәвалау табибтан, ә шифа исә Аллаһыдан. Авыруның тәнен дәвалауны җанын сәламәтләндерү белән бергә алып барган табиб иң уңышлы, иң ышанычлы белгеч саналырга хаклы. Моны соңгы елларда күпләр таный башлады. Галимнәр раславынча, пәйгамбәребез Мөхәммәт с.г.в. сөннәтенә нигезләнеп яшәү рәвеше кешенең табигатенә туры килә һәм бүгенге көндә безнең илдә һәм бөтен Җир шарында кеше сәламәтлегенә кагылышлы күп проблемаларны идеаль чишү юлы булып тора. Иманның, гыйбәдәт кылуның кеше организмына искиткеч уңай тәэсире турында инде меңләгән китаплар язылган булуы да сер түгел. Шуңа да, белем алу бишектән ләхеткәчә икәнен искә алып, Нәгыйм Закир улының Нефтекамада һәм Чаллы шәһәренең “Ак мәчет” мәдрәсәләрендә дини белем дә алуы, очраклы түгел дип уйларга ныклы нигез бар.
Дөньякүләм галимнәрнең искиткеч ачышлары да могҗиза түгел диләр, чөнки алар турында инде 14 гасыр элек үк Коръәндә язылган. Бу күпләрне таң калдыручы һәм без әйткәннәргә дә дәлилдер, мөгаен. Әдипләрдән кемдер әйткән бит: “Һөнәри табиб өч төрле сыйфатка ия булырга тиеш: кешегә карата мәхәббәт, фән белән ныгытылган акыл, чишелмәгән серләрне танып белергә омтылу”. Бәхеткә, язмам героена болар тулысы белән хас сыйфатлар. Әмма бу җәһәттән аны аңларга теләмәүчеләр дә булмады түгел. 2000 елда Борай үзәк район дәваханәсенә баш табиб итеп чакырылгач, тәненә дәва тапмый зарланып, чиренә бары ниндидер дөньяда булмаган могҗизалы дару гына эзләп йөргән кайбе­рәүләргә, аның дәва табиб белән дарудан, ә шифа Аллаһтан икәнен кире какмаслык киңәшләре охшап бетмичә, ризасызлык белдереп, ачуланып йөрүчеләр дә булган, имеш. Язып үткән дәлилләрем һәм түбәндәге шигырь юлларым андый адашуларга җавап булсын иде.

ИМАН – ТЕРӘК

Имансызлыгында бөлде алар,
Түбәтәйлеләрдән көлде алар,
Намазлыдан: “Мулла, мулла...” – диеп,
Мыскыл иткән сымак йөрде алар.

Байлыгыңнан оҗмах корып булмый,
Тәхетләрдә мәңге калып булмый.
Дөнья фани, бакыйлыкка күчкәч,
Гөнаһыңнан читкә качып булмый.

Шундый көннәр килер, түз, син йөрәк!
Инсаннарга бары иман терәк.
Соңгы юлга “ЙӘСИН” укыр өчен
Һәммәбезгә
Түбәтәен кигән мулла кирәк.

Ә авырсак инде, яхшы табиб ззлибез һәм, шуңа кадәр бисмилласыз булсак та, Аллаһым, дип, Аңа ялвара башлыйбыз...
...Нәгыйм Закир улы – баштанаяк авыл улы, җир кешесе. Шуңа да ял көннәрдә безнең хәтсез гомер Чалкак белән Бустанай, шәһәр белән авыл арасында үтте. Аңа авылның бар басу-кыры яхшы таныш. Кайда чишмә, кайда инеш ага – аларны ул яхшы хәтерли, узган-барганда тазарта, агышын хәстәрли, урын-җир атамаларын, аларның күбесенең тарихын белә. Ул – табигать баласы. Алга китеп булса да шуны әйтим, хаклы ялга чыкканнан алып, туган авылда яшибез. Авылга без һич кенә дә үги түгел, ә аның үз балалары. Шуңа да кулдан килгәнчә дә, килмәгәнчә дә булышып, хәстәрләп, кадерләп, үзебез дә кадерле булып яшибез. Нәгыйм Закир улының бертуган энесе авылга бүләк итеп салып калдырган өр-яңа мәчеттән азан моңы яңгыратып, Ураза һәм Корбан гаетләре, бүтән дини бәйрәмнәр үткәреп, авыл һәм зират өмәләре оештырып, ярдәм сорап килгән авыруларга кирәкле киңәшләр биреп, аларга Аллаһтан шифа сорап, туган җирне яклап, иҗатыбызда данлап, нигезне саклап, гомер керфек какканчы, бүген – дөнья, таңда – ахирәт икәнне истән чыгармыйча, яшәп яткан көн.
Нәгыйм Закир улы, җитәкче булуны артык сөймәсә дә, Борайга чакыруны да кендек каны тамган җиргә кайту итеп кабул итте. Хәтерләүчеләр бардыр, Чалкакта чакта да бер тапкыр андый тәкъдим булган иде, югыйсә?! “Син анда булырга тиеш”, дигәндәй, язмыш шобагасы тагын аңа чыкты. Власть ярату белән ирек сөю икесе капма-каршылыклы төшенчәләр. Героема икенчесе хас иде. Идарәгә буйсынмас, ихтыяры көчле кешеләр була. Ул да әнә шундый зат: шуышмас, максатыннан тайпылмас, тезләнсә дә бары намазлыкка гына тезләнер. Тормышта ике юл бар ди, берсе бик җиңел, берсе – синеке, имеш. Аның беркемгә аркылы төшмәс үз юлы булды дип беләм. Гомере буе карьерадан башка берни кылмаучылар да була бит. Аның өчен исә иң югары дәрәҗә – ул иманлы булу. Лаеклы яшәү. Аның алдына куйган тормыш максаты нәкъ әнә шундый. Хөрмәткә лаек, минемчә. Исем, дан артыннан кумады, күктән йолдыз чүпләү аныкы түгел. Җирдә яшибез, аңлаган кешегә Җир – үзе бер йолдыз. Хәер, күп Мактау кәгазьләре янында халык үзе биргән һичбернигә алыштырып булмас “түбәтәйле доктор” дигән исеме бар аның. Гомер юлымда үземне дә кайбер югарырак вазыйфаларга димләгәндә, аның сүзен тотып, баш тартуым өчен һич үкенмим, бүгенге акылым белән уйлаганда, авырлыклардан саклавына рәхмәтлемен. Сантый хатынын мактар, диләр халыкта. Әмма Нәгыйм Закир улын мин ирем буларак түгел, аның авылдашы, бергә үскән күршесе, бүтәннәрнең аның хакындагы уңай фикерләрен ишеткән, анализлаган пациенты буларак, әнә шулай, нәкъ язганымча күзалладым, каләмемне артык йөгәнләдем дә бугай әле?! Ә инде күпме кешеләр хакында матур сурәтләмә, очерклар язып, журналист һәм язучы буларак, язмыш шобагама төшкән якын затның образын ачып бирү дә бурычымдыр дип уйлыйм. Ә калганы сезнең хөкемгә, укучым. Алтын туебызга да озак калмады, гомер булып, Аллаһ кушса, иншаллаһ, язмамның дәвамы да булыр, дип көтеп калыйк. Амин!

Рафига Усманова.

 

Автор: Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас