Белгечләр әйтүенчә, март башында республикада 0 градуска кадәр җылытачак. Әмма аннары төбәк территориясен салкын дулкын каплаячак.
8 мартка һава температурасы төнлә минус 30 градуска кадәр төшәчәк, көндез минус 16-19 градус булачак.
9 марттан салкыннар республикадан китәчәк һәм бүтән кайтмаячак.
Һава акрынлап җылына башлаячак — 5 градустан 0 градуска кадәр.
Мартның икенче яртысында аномаль җылы һава торышы киләчәк. Һава температурасы плюс 7-11 градуска кадәр күтәреләчәк.
Чын яз килә тиздән, дуслар, шатланабызмы?