+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
27 февраль , 05:08

Алиягә ни булган?

Ул концерттта җырлый алмаган. Алда җырчыны ни көтә?

Алиягә ни булган?Алиягә ни булган?
Алиягә ни булган?

Казанның Ленин мәдәният сараенда узган концертта җырчы Алия Карачурина сәхнәгә чыга алмаган - аның хәле начарайган.

Ире Ришат Төхвәтуллин социаль челтәрдә моңа болай дип аңлатма бирә:

"Минем сольный блоктан соң без Алия белән дуэт җырларга тиеш идек. Аннан соң үземнең программа буенча җырлыйм. Шунда Алия: "Матурым, озаграк җырла әле, миңа бик начар", - диде.

Тагын ике җыр башкардым. Шунда Алиянең сәхнәгә чыга алмаячагын әйттеләр. Миңа хискә бирелергә ярамый - концертны тотарга кирәк.

Ярый залда табиб дуслар бар иде, Алиягә ярдәм иттеләр. Концерт беткәч - мин аның янына инде, билгеле. Хәзер барысы да яхшы. Аңлавыгыз һәм күңел җылыгыз өчен барыгызга да рәхмәт!"

Фото: социаль челтәрдән.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас