Популяр программада ул милли костюмда чыгыш ясады, туган мари телендә такмаклар башкарды.
Алена Геннадьевна - тәҗрибәле укытучы, күп еллар балаларга инглиз телен укыта.
"Миллионлаган тамашачы яраткан «Могҗизалар кыры» шоуында якташыбыз балкып торды, — дип хәбәр иттеләр Краснохолмның 1нче урта мәктәбендә. - Ул үзенең белемен генә түгел, тамашачыларның һәм алып баручының йөрәкләрен яулап, искиткеч харизмасын да күрсәтте».
Тапшыру эфирында Алена Яныбаева район халкыннан мари телендә зур сәлам җиткерде, алып баручыга да үз сүзләрен кабатлауны сорады. Приз сыйфатында ул ноутбукны сайлады, ә суперуеннан баш тартты. Катнашучыны аның тату гаиләсе: ире Сергей һәм кызлары Дарья һәм Полина хуплап торды. Традиция буенча гаилә алыштыргысыз алып баручы Леонид Якубович белән истәлеккә фотога төште.
Катнашучының уңышын якташлары шатланып күзәтте. Сәфәрдән соң Алена Геннадьевна район җитәкчелегенә һәм мәктәпкә сәфәрне оештыруда ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерде.