42 яшьлек җырчы җанатарларын яңа видео белән гаҗәпләндергән. Алсу туй күлмәгендә пәйда булган һәм кызыклы белдерү ясаган.
Русиянең атказанган артисты кояшлы курорттан ялдан кайткан һәм яңа видео урнаштырган. Алсу ак күлмәктә һәм фатада. Җырчының чәчләре шома итеп артка таралган, күзләренә уклар сызылган. Образны гадәти булмаган бизәкләр – кара алкалар һәм балдак тәмамлаган. «Мин "әйе" дидем», - дип белдерә ”Зимний сон" хитын башкаручы һәм чытлыкланып керфекләрен аска төшерә.
Поп-йолдызның җанатарлары аптырашта калган: берәүләр аны котлый, икенчеләре җентекләп сораулар яудыра башлаган...
"Ой, ниһаять!", "Котлыйм! Бәхетле булыгыз!", "Котлыйм, Сезнең тормышыгызда йолдызлы күккә кадәр мәхәббәт һәм океан кебек бәхет булсын. Ә Сезнең сайлаганыгыз кем?", "Акыллы! Сезгә бәхет телим", "Бу Сезнең яңа трекның исемеме?", "Берни дә аңлашылмый, ләкин бик кызык", «Сезнең өчен шатмын, Сез бәхетле булырга лаек", — дип язган кулланучылар.
Иң игътибарлылары, ак күлмәккә карагач, аның сәер күренүен искә алган, аны тегеп бетермәгәннәр. Шул рәвешле тагын бер версия барлыкка килгән – «Евровидение-2000» финалисты клип төшерергә әзерләнә. "Алсу, ә күлмәк белән ни булды? Ул хәзер җөйләре буенча таралыр кебек", "Бу булачак күлмәкне киеп караумы? Күрәсең, яңа клип булачак, ә без инде шатландык", - ди сәхнә йолдызын хөрмәт итүчеләр.
Әмма бу постны җанатарларга һәм потенциаль кияүгә түгел, ә җырчының күптәнге көндәшенә — Анастасия Решетовага адресланган дип уйлаучылар да бар. Чөнки Решетова хәзер рәсми рәвештә кәләш статусында, ләкин Абрамовныкы (Алсуның элекке ире) түгел. Модель миллиардер Ара Абрамянның улы Владислав Абрамянның кул һәм йөрәк тәкъдимен кабул итте.
"Алсуның посты Решетова турында", "Тирәнрәк карагыз! Бу “сабак”ның кем ягына икәне аңлашыла бит!”, “Сез Решетова белән бер үк кешегә "әйе" дидегезме?"- дип яза социаль челтәр кулланучылары.
Исегезгә төшерәбез: кайчандыр Алсу белән Анастасия дуслар иде, бер-берсен социаль челтәрләрдә бәйрәмнәр белән котлаштылар. Әмма 2023 елда барысы да үзгәрде. Ул чагында, җырчының ире Ян Абрамов аңа кем беләндер хыянәт итә, дигән имеш-мимешләр барлыкка килде. Ә тиздән Анастасия Решетова исеме яңгырады...
Менә шулай... Сез бу хакта ни уйлыйсыз?