Бүген дәүләт сәясәтендә шул ачык чагыла: өлкән буын өчен уңайлы шартлар тудыру — социаль ярдәм генә түгел, ә җәмгыятьнең рухи иминлеген тәэмин итү дә. Илеш районында ачылган өлкән буын өчен үзәк — шуның ачык дәлиле.
2025 елның маенда Илеш районында Социаль фондның клиент хезмәте каршында “Гармония” өлкән буын өчен аралашу үзәге үз эшен башлап җибәрде. Ә үзәк ачылганчы әзерлек эшләре барды: өлкән яшьтәге гражданнар арасында сораштыру үткәрелде, кемнәрнең кайсы шөгыль белән кызыксынуы, нинди чараларга мохтаҗ булуы ачыкланды. Төп сораулар гади иде: кешегә ни җитми – аралашумы, иҗатмы, белемме, әллә җылы сүзме?
Үзәктә җылы һәм ихлас аралашу мохите булдыру ихтыяҗы ачыкланды. Эшне оештыруга җаваплы итеп клиент хезмәтенең баш белгеч-эксперты Ләйсән Гәрәева билгеләнде.
– Республикада шундый 18 үзәк эшли. Без 11нче булып ачылдык. Мондагы кебек оештырылган очрашулар өлкән буын өчен зур рухи әһәмияткә ия, – ди “Гармония” клубы җитәкчесе Ләйсән Ләис кызы.
Аның креатив фикерләве нәтиҗәсендә кыска вакыт эчендә мессенджерларда төркемнәр ачыла, чаралар планы төзелә.
Беренче көннәрдән үк үзәк эшчәнлегенең никадәр киң ачыкланды. Биредә сәламәтлек саклау темасы аерым урын алып тора. Психолог тарафыннан “Җан тынычлыгы” тренинглары үткәрелгән, үзәк район дәваханәсе кардиологы, гериатры, психиатры, дерматологы белән очрашулар узган. Хатын-кызлар сәламәтлеге атнасы кысаларында профилактика, вакытында табибка мөрәҗәгать итүнең әһәмияте аңлатыла. Нутрициолог, массаж белгече белән очрашулар, матурлык һәм сәламәт яшәү рәвеше темасына осталык дәресләре дә зур кызыксыну уята.
Иҗат юнәлеше дә читтә калмый: яулык бәйләү, милли бизәнү әйберләре, рәсем ясау, тукымада чәчәкләр эшләү буенча дәресләр үткәрелә. Җәйге чорда бакча һәм чәчәкләр үстерү буенча күчмә осталык дәресләре оештырыла. Спорт юнәлеше кысаларында дәвалау гимнастикасы дәресләре үткәрелә, җәй айларында алар паркта уза.
Финанс грамоталылыгы мәсьәләсе дә “Гармония”дә игътибар үзәгендә: банк вәкилләре белән очрашулар, озак вакытлы тупланмалар программасы турында аңлатмалар бирелә. Мәдәни өлкәдә “Балкыш” әдәби-иҗат берләшмәсе ярдәмендә, якташ язучыларның китап презентацияләре уза. Чараларга районның төрле авылларыннан 70кә якын кеше җыела.
– Мин кеше белән аралашырга яратам. Гомер буе мәктәптә укытучы булып эшләдем. Шуңа күрә әлеге үзәккә теләп йөрим. Нинди генә чара булса да, калдырмаска тырышам. Яшьтәшләремә бирегә йөрергә киңәш итәм, ияртеп тә алып киләм. Минем өчен бу үзәк клуб та, мәктәп тә, дуслашу-аралашу урыны да, рухи ял да. Мондый үзәкләр бик кирәк, чөнки пенсионерларның күбесе ялгыз, балалары читтә. Шушында сөйләшеп, яңалыклар ишетеп, ямьле итеп очрашып кайтабыз. Рәхмәт оештыручыларга. Төрле темаларга очрашулар оештырудан тыш, алар безне тәмле чәйләр, бәлешләр белән сыйлыйлар. Бу үзәк турында сөйләп бетерерлек түгел, – ди үзәккә йөрүче пенсионер Флүзә Фәрхәтшина.
Иң истә калырлык вакыйгаларның берсе – ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гайса улы Гәрәевның туган ягына экскурсия була. Бу сәяхәт район хакимияте, мәдәният бүлеге, иганәчеләр ярдәме белән оештырыла. Экскурсияне тарихчы Рөстәм Камалов алып бара. Ул бу очрашудан соң да туган як тарихы буенча лекцияләрен дәвам итә.
Аеруча әһәмиятле бер факт: үзәктә барлык чаралар да бушлай үтә.
Илеш районында 30 меңнән артык кеше яши, шуларның 10200е – пенсионерлар. Бу уңайдан хаклы ялдагы кешеләр психологлар белән лекцияләр, җәй айларында бушлай ретро-дискотекалар да күбрәк булсын иде, дигән теләк белдерде.
Бүгенге көндә үзәкнең даими составы әле тулысынча формалашмаган. Ул бөтен район өчен эшли. Төп таләп – кешеләр арасында җылы мохит тудыру. Монда һәркем үзен кирәкле итеп тоя, чыгыш ясый ала, үзенә мавыгулар таба.
Үзәк белгече – социаль хезмәткәр дә, психолог та, оештыручы да, педагог та. Ул – актив озын гомерлелек мохитен формалаштыручы. Үткән елга күз салсак, бихисап чаралар зур тырышлык салып, җаваплылык тоеп оештырылган.
Әлбәттә, үсеш мөмкинлеге бар. Мәсәлән, үзәккә махсус автобус бирелсә, өлкән буын вәкилләре өчен Башкортстан буйлап туристик сәяхәтләр оештыру тагын да җиңелрәк булыр иде.
Илеш районында эшләп килүче Өлкән буын өчен аралашу үзәге – дәүләтнең халык турында кайгыртуының бер мисалы. Монда өлкән яшьтәге кеше үзен җәмгыятьнең актив әгъзасы итеп тоя. Һәр районда да шундый үзәкләр булдырылсын иде дигән теләктә калыйк.
Энҗе САДЕРТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Айдар Минһаҗев фотолары.