Өлкән улы укытучы, мәгариф өлкәсендә эшләп, Бөек Ватан сугышында һәлак булды, икенче улы да сугыштан яраланып кайтып, сәүдә эшендә, райпо рәисе булып эшләде, олы хөрмәттә арабыздан китеп барды. Әнием һәм апасы хуҗабикә булып, бала үстерделәр. Аларның язмышы, тормышы турында да аерым китап язарлык.
Картәнием белән бик дус идем, мине үз итә иде ул, мин дә аны яраттым, карт көнендә карадым, кадер-хөрмәт күрсәттем. Кызыклы сораулар бирүемә шатланып, үткән тормышы турында сөйләр, ихлас җавап бирер иде. Башка туганнарым кибеткә йомырка тапшырып, кинога акча эшләгәндә ул миңа күкрәкчәсеннән тиз генә чыгарып акча бирә иде. Мине аеруча якын күрүен әнигә еш кына кабатлап: “Шушы балаң кебек ипле балаң булмас инде!” – дип, мине мактап та ала иде.
Шулай бервакыт яз көне әтиебез кызмачарак чагында күрше чуваш авылындагы бер ызнакумыннан үстереп, көз көне базарда сатармын дип, дуңгыз баласы алып кайткан. Бу, әлбәттә, беребезгә дә ошамады, әни дә аптырады. Үзебезнең абзар тулы мал-туар булмаса, бер хәл. Дуңгызның мөселманга хәрам икәнен яхшы беләбез. Шул турыда уйларымны ачыклар өчен картәниемә: ”Нигә безгә дуңгыз итен ашарга ярамый?” – дигән сорау бирдем. Ул миңа җавапны, динебез кушмый, дип кенә түгел, ә фәнни яктан ачып биргән булып чыкты. (Мин аны соңыннан, үсә төшкәч кенә аңладым). “Дуңгыз ите кеше итенә якын, шулай булгач, кеше кеше итен ашагандай булыр!” диебрәк аңлаткан иде. Аннары, кызыксынуымны тагын да арттырып: “Бер дә, бер дә ярамыймыни?” – дидем. ”Кешегә җанын асрар өчен ашарга берни дә калмаса гына ашарга була, балам”, – дигән җавабын да алган идем шул чакта.
Менә шундый белемле, зыялы, укымышлы нәселдән булган картәниебез үзеннән соң күңеленең рухи байлыкларын әниебез аша безгә, киләчәк буынга калдырып, моның белән безне дә, үзен дә бәхетле иткән.
Әниебезнең үсмер чагы авыр елларга туры килә. Колхозлашу чоры, халыкның мөлкәтсез торып калган еллары... Тормыш авырлыкларына карамастан, үзе дә, әнисе һәм картәниебез кебек үк, укытучы булырга хыялланган. Мәдрәсәдә сабак алмаса да, өйдә үз әнисеннән алган белеменә ышанган, шуңа да, батырчылык итеп, ликбез вакытында Темәс якларына укытучы курсларына чыгып китәргә батырчылык иткән. Чыннан да, заманында югары уку йорты дәрәҗәсендә булган мондый курска керер өчен ниндидер махсус әзерлек тә кирәк булгандыр, нинди китаплар укып әзерләнде икән, дип уйлаган чакларым да булды. Ликбез вакытлары да булгач, бәлки, кем укый-яза белә, шундыйларны кабул итүләре дә ихтимал бит. Мәктәпләр, укытучылар җитмәгән чор. Ә шулай да әниемнән истәлеккә калган бер китап мине кызыксындырган сорауларга җавап табарга бераз ярдәм итте кебек. Бәлки, әнием менә шуның кебек китапларны укып, әзерләнгәндер,
М. Гафури кебек әдипләребезнең әсәрләрен укып белгәндер дигән ышаныч белән, гасырлар аша безнең көнгә кадәр килеп җиткән бу китапны ныклап өйрәнергә булдым.
Бу китапның битләрен вакыт саргайткан, таушалдырган, кулдан-кулга күчеп йөргәнлеге дә күренеп тора. Кемдер аңа, 1929 елда кара савытына манып, үзенең култамгасын калдырган, шигырьләрнең һәм авторлар исемнәрен кириллицага күчергән. Ленинның фуражкада төшкән рәсеменә охшатып, кеше башы да төшереп куйганнар. Кыскасы, китапның үз вакытында зур хезмәт иткән булуы ачык күренеп тора.
Китап Тукай вафатыннан соң 10 ел үткәч нәшер ителгән. 1913-23 елларны эченә алып, танылган шагыйрьләребез иҗаты җыентыгын туплаган. Әниемнең җылы куллары аша үткән бу китапны бик кадерләп кулыма алам, битләрне саклык белән актарам... Китап гарәп алфавиты нигезендә татар телендә бастырылып, 7-64нче битләре генә сакланып калган булып чыкты. “Төзүчедән” дигән зур булмаган баш сүзе дә бар. Шунысы уңайлы булды: бу җыентыкны миңа оригиналы хәлендә укып чыгу кыенлык тудырмады. Кечкенәдән белеп, укыштырып, языштырып үскән һәм БДУда укыган елларда иске төрки һәм чит телләрдән гарәп телендә өйрәнгән-белгәннәремне искә төшерү һәм ныгыту өчен бу борынгы әдәби ядкарьнең файдасы булды.
“1нче бүлек” дигәнендә 9 авторның исеме бар: Фәтхи Бурнаш, Фатих Әмирхан, Дәрдемәнд, Һади Такташ, Шәехзадә Бабич, Муса Җәлил, Нәкый Исәнбәт, Самави -?, Кәрим Әмири, Зәйнәб Бәширова. 2нче бүлеге ”Төрле шагыйрьләрдән” дип атала. 1нче бүлектә Ф. Бурнашның – 19, ә Ш. Бабичның 12 шигыре бирелгән. Тик китапның сакланып калган өлешендә Гафури шигырьләре күренми, шуңа да китапның тулы күләменә карата кызыксынуым тагын да арта төште. Инде ул чорда Гафури иҗаты күптән танылган, билгеле шәхес булып, яратып укылган исемнәр рәтендә урын алган, шулай булгач, нигә бу җыентыкта аның да исеме юк икән, дигән сорау аеруча кызыксындырды.
Шушы китапның тулы вариантын табасы килү теләге белән былтыр августта Казанга юлландым. Элегрәк Казанга сәфәрләр вакытында берничә тапкыр Г. Тукай музеенда шушы китапның бер нөсхәсен күргәзмәдә күргән кебек идем. Ләкин Казанга бу баруымда Тукай музееның фәнни җитәкчесе Лена ханым андый китапның музейда юклыгын ачыклады. Шуңа мондый сирәк китапларның берсе, тулысы белән булмаса да, минем шәхси китапханәм архивында саклануы миндә горурлану хисләре уятты. Ул иң кадерле кешем – әниемнән торып калган китап бит. Шундый китаплар әниемне әдәби дөньяга алып килгән, белемле иткән, билгеле шәхесләребез белән таныштырган. Чыннан да, әниемнең Гафури кебек шагыйрьләребезнең иҗатын каян белүе безне бала чакта уйландырмагандыр.
Үзе дә такмаклар, җырлар, әкиятләр уйлап чыгарган, сүз сәнгатенә гашыйк булган, һәрвакыт яктылыкка, матурлыкка омтылган әниебезнең тормышында Гафури исеме белән бәйле булган шактый кызыклы бер тарих та бар. Аны мин 80нче еллар тирәсендә, әниебез бездә вакытта сөйләгәннәрдән языштырып алган идем. Ул язмалар шул минутларны хәтерләтеп, дәфтәр битләрендә әлегәчә саклана. Тик, ни кызганыч, күп кенә нәрсәләрнең бүгенге көн өчен тулысы белән ачылып бетмәгән урыннары да юк түгел. Совет чоры, атеизм, идеология... Барысын да сөйләп бетерә дә алмагандыр...
Шулай итеп, әниебез укытучы булу хыялы белән Темәс якларына укытучылар әзерли торган курсларга чыгып китә. Шунда ул ике кыз белән танышып дуслаша. Кызлар ул чактагы элекке Уфа губернасы Стәрлебаш өязе, хәзерге Гафури районының Җилем-Каран авылыннан була. Һәрхәлдә, язып алган истәлекләремдә авылның атамасы “Каран” дип язылган. Безнең районда да Каран дигән авыл бар, ул безнең Күгәрчен авылыннан ерак түгел. Әнием бу ике төбәктә урнашкан авылларны бутамадымы икән дип тә уйлап куйган идем. Юк, мөмкин түгел, чөнки әниебезнең хәтере бик яхшы булды. Үләренә берничә ел калган көннәрдә дә ул Себер якларында, абыебызда яшәгән чакта Ханты-Манси округының башкаласында яңа мәчетләр ачкан чараларда катнашып, сәхнәләрнең түр башында утырып, Коръән чыккан. Өлкә губернаторларыннан грамоталар һәм зур рәхмәтләр алып йөрүе әниемнең хәтере соңгы көннәренә кадәр ачык булуы турында сөйли. Шуңа күрә әниемнең сүзләрендә дөреслек кенә күрәм, моның шулай булуы шик тә тудырмый, чөнки икенче абыебыз 60нчы еллар уртасында хәзерге Гафури районының Җилем-Каран авылында туып-үскән Ләлә исемле кызга өйләнде. Шул чакта да әнием шул авылда кодагый булып йөрде, яшь чакларында бу якларда йөргәннәрен кызык итеп искә ала иде.
Менә шул өч ахирәт кыз, ярты елга якын укыгач, ачлык еллары булу сәбәпле, укуларын калдырып, туган якларына кайтып китәргә мәҗбүр була. Юлда кайтышлый арып, бераз хәл алыйк, дип, Стәрлетамак шәһәре читендәге базар янәшәсендә урнашкан бер өйгә фатирга туктыйлар. Ул вакытта ачлык турындагы вакыйгалар илдә киң таралган, кызларның да бу хакта төрле куркыныч нәрсәләр ишеткәне була. Имеш, кеше ашаучылар да бар икән, базарда сатылган ризыкларның да итләре бик шикле икәне, икеле булуы, шундый чиркангыч нәрсәләр халык арасында яшерен генә булса да сөйләнеп, шомлы уйлар тудырган.
Өй хуҗалары булган урта яшьләрдәге ир-хатын, кызларны ачык йөз белән каршы алсалар да, үзләре, ничектер, бик шикле кешеләргә охшап торган. Кызларга тәгаенләп бирелгән бүлмәгә дә яктылык юньләп төшми, тәрәзә пәрдәләре дә ярым гына ачык, почмактагы ак челтәрле япма өстендәге икона шомландырып, нидер турында кисәткән кебек тоела кызларга. Хуҗабикә хатын, чәй әзерләргә теләп, кызларга су китерергә кушып, ике чиләк тоттырган. Әнием бер ахирәте белән каршыдагы колонкага суга чыгып киткән. Кызларның барысы да чыгып китте дип уйлапмы, янәшәдәге бүлмәдә хуҗалар тиз-тиз нәрсәдер турында сөйләшә башлаган: “Бик ябыклар бит әле...” дигәнрәк сүзләрне ишетеп алгач, өйдә торып калган кыз, курыкканга куш күренә дигәндәй, “ябык” сүзенә үзенчә куркыныч мәгънәләр салып, бөтен әйберләрне ала да тиз генә иптәш кызларына каршы чыгып чаба. Ике чиләк су күтәрмәдә торып кала.
Алар, бергәләшеп, кызларның туган ягына җәяүләп чыгып китә. Бер урында, арбалы атка очрап, бераз утырып та барганнар. Олаучы карт кызларга пешкән берәр бәрәңге дә биргән. Шулай итеп, 3 кыз арып-талып, Җилем-Каран авылына кайтып җиткәннәр. Әнием арытаба үзенең туган якларына ничек кайтып җитүен берничә сүз белән генә белдереп: “Үргавылга бик озак кайтып җиттем”, дип язып куйган. Халык арасында “Үргавыл” (Үрге авыл) дип әнинең туган авылы – 1нче Дәүләткол йөртелгән, ул әле дә шулай, чөнки ерак түгел “Биргавыл” (Бирге авыл) дип йөртелүче 2нче Дәүләткол авылы да бар.
Ул чакта әниебезнең абыйсы мәгариф өлкәсендә эшләп, сеңлесенең кайтып керүен хуплап бетермәсә дә, авыр ачлык елларында исән кайтып керүенә шатланып, ризалашмый булдыра алмагандыр инде.
Әнием, шул ачлык еллары турындагы хәлләрне сөйләгәндә, барысын да сөйләсәм, ничек булыр икән, дигәндәй, туктап-туктап, миңа да карап ала иде. Кайбер нәрсәләрне үзең генә бел, дип кисәтеп куюы әле дә исемдә. Шуңа да ул сөйләгәннәрне язып алганнарымны ул чакта яшеребрәк тота идем. Үзгәртеп корулар чоры әнием сөйләгәннәрнең дөрес булуын ачыктан-ачык дәлилләп бирде. Дөньялар үзгәреп, сүз иреге башлангач, илебез тарихындагы андый тыелган битләрне ачып карау мөмкинлекләре артты. Ачлык елларында, чынлап та, кеше ашаучылар булу очраклары турында чынбарлык вакыйгалар нигезендә язылган М. Гафури, Г. Ибраһимов кебек язучыларыбызның әсәрләре аша укып белә алдык. Алар 90нчы елларда “Тулпар” журналы битләрендә дә басылып чыкты. Ә инде 1923 елда М. Гафуринең “Кеше ашаучылар” поэмасы аерым китап булып дөнья күрә. Һәм шул еллардан соң, поэма бер тапкыр да нәшер ителмәгән, бик еракка яшерелгән. Шул вакытта меңләгән кешенең ачлыктан үлү турындагы реаль вакыйгаларга нигезләнеп язылган бу әсәр каты тыелган. Әмма Гафури куркып тормаган, әдәби мирасыбызны баетып, үзенчәлекле әсәрләр иҗат итеп калдырган. “Кеше ашаучылар” поэмасы тулысынча 1991 елда “Мирас” жыентыгында басылып чыгып, киңкүләм укучыларга җиткерелде.
Менә шундый бай иҗатлы халыкчан шагыйрь һәм прозаик М. Гафури исемен белеп, шигырьләрен ишетеп, динебез сафлыгын төшендереп үстергән әниебезгә чиксез рәхмәтле булып үстек, алты баласының берсе дә аның йөзенә кызыллык китермәде. Арабыздан аның хыялларын тормышка ашыручы укытучылар, җырчылар, музыкантлар, сүз осталары, тел галимнәре үсеп чыктылар.Чыннан да, әниебез вакытында укып, диплом ала алмаса да, өебездә безнең беренче укытучыбыз вазыйфасын үтәгәнлеге турында бик күп сөйләп булыр иде.
Яңа ел алдыннан абыйларга “Зингер” тегү машинасы артына утырып, калдык-постык тукымадан әкият геройлары булып киенергә төрле костюмнар хәстәрләп бирер иде. Ул “хайваннар”, “җәнлекләр” идән уртасында рәхәтләнеп тамаша кылалар иде.
Мәсәлән, Гафуринең “Сарыкны кем ашаган?” мәсәлендәге гаепсездән гаепле куянны беребезнең дә уйныйсы килмичә, барыбызның да батыр булып каласы килә иде. Шул рәвешчә, әниебез шагыйрьнең балалар өчен язылган шигырләрен, әсәрләрен көндәлек тормышыбызга кертеп, уен һәм башка чаралар аша белдергән, ишеттергән. Димәк, әниебез күңеле һәм хыялы белән педагоглык талантын гаиләдә балаларының аң-белемен үстерүгә юнәлткән, аның мөһимлеген ныклы аңлаган.
Инде алда әйтеп китүемчә, әниебезнең туган авылы Күгәрчен районында Дәүләткол дигән кечкенә башкорт авылы булып, анда урта мәктәп булмаган. Шуңа күрә сугыштан кайткан әтиебезне ул 5кә 4 метр зурлыгында өй салып, сыер сатып алып, сугыш башланганда гына туып калган абыебызны үстереп көтеп алган. Бераздан әниебез әтиебезне урта мәктәбе булган татар авылы Күгәрченгә күчеп кайтырга күндерә. Шулай итеп, татар һәм башкорт халыкларының сүз байлыгын, әдәбиятын, җырын, гореф-гадәтләрен, халык уен коралларында уйнарга өйрәнеп, аларны уртак байлык итеп, урта белемне Күгәрчен урта татар мәктәбендә тәмамладык.
Шуны да әйтергә кирәк: әнием – башкорт, әтиебез татар милләтеннән булып, без, балаларына, ике телнең дә безгә аңлаешлы, ике халыкның да уртак булган Ислам диненең рухи байлыкларын төшендереп үстерделәр. Без тугандаш ике халыкның нинди матур сыйфатлары бар, шул талантны үзебездә булдырып, аларны үстереп тәрбияләндек, үзебез дә хәзер аларны балаларыбызга, оныкларыбызга, туруннарга тапшыру юлында зур уңышларга ирешеп яшибез. Ә ул асыл сыйфатларны әниебез һәр адымында, һәр сүзен әйткәндә дә күңеле аша безгә тапшыра барган икән...
Күгәрчен белән Дәүләткол авыллары арасы 3 кенә чакрым. Ике авыл арасын үткәндә зур булмаган чокырлы юл бар. Шул юлның кырыенда бик борынгыдан калган каберлекнең ике ташы тырпаеп тора иде. Бүген алар юк инде. Менә шул урыннан үткәндә әниебез догаларын укый, яулык читеннән чыгып торган чәчләребезне җыя, каберлек яныннан тавыш-тынсыз гына үтүебезне таләп итә иде. Чокырдан үтеп, ары киткәндә инде тулы башаклы иген басулары, ап-ак кылганнары җилдә тибрәлеп утырган ялангач тау башлары, елга буендагы биек-биек таллар, елга читендә көтү – көтү бәбкәләрен көткән ата каз тавышлары ишетелә... Шуларга сокланып атлый торгач, зират яныннан узгандагы шомлылык онытыла, күңелне кунакка бару шатлыгы чорнап ала. Чыннан да, бала чактагы иң шатлыклы мизгелләрнең берсе әниебезнең туган авылына бару иде...
Анда барганда иң матур киемнәрне киясең. Бүгенгедәй күз алдында тора: әнә, анда бару өчен әниебез дә матурлана, иң матур яулыгын сайлап алып, маңгаена калфак кебек утыртып ябынып куя... Идәннән түшәмгә кадәр булган зур көзгегә карап, иннек сөртә, кашларын матурлап, уң кулының ике бармагы белән сыпырып кыйгачлап куя, зифа гәүдәсен турылап, үзенә сокланып, итәкләрен сыпырып тигезләп ала... Чыннан да, без әниебезнең туган авылына бәйрәмгә барган кебек әзерләнеп бара идек. Чөнки ул авыл сала гына түгел, үзе бер сәнгать дөньясы иде. Андагы туганнарыбыз арасында кемнәр генә юк! Барысы да талантлылар, кемдер – гармунда, кемдер сыздырып курайда уйный, борынгы җырларны сузып җырлый, биючеләр, сүз осталары турында сүз дә юк! Шул ук вакытта өлкәннәр, уен-көлкене һәм эшләрен читкә куеп торып, кояшта ялтырап җылынып утырган җиз комганнарын алып тәһарәтләнә, моңлы азан тавышыннан соң намаз башлана, ә без, балалар, шаян уеннарыбызны туктатып, тынычланып кына утырып, дога кылу халәтенә керә идек...
Ә намазны кем башлый? Совет чоры булуына карамастан, 5 намазын калдырмаган, Коръәнне яттан белүче, әниебезнең жизнәсе Гыйниятулла абый бик белемле, җор һәм шаян сүзле, күңелле кеше иде. Урысча, төрекчә, фарсыча, гарәпчә яхшы белеп, табиблык та иткән, аның күрәзәчелек сыйфатлары да булган, дип сөйлиләр иде. Гәзит- журналларны күпләп алдырып, үзенә ошаган нәрсәләрне кисеп алып җыеп бара торган гадәте дә бар иде. Аны Төркиягә укытырга да чакырганнар. “Чит илдә солтан булганчы, үз илемдә олтан булыйм!” дип, туган якларын ташламаган ул. Болай да якын-тирәдә абруйлы шәхес булган, саф динебезнең тәгълиматларын совет чорында да оныттырмыйча, якыннарына, балаларына, халыкка тараткан. Һава торышы нинди булуга карамастан, 3 чакрым ара үтеп, Күгәрченгә җомга намазына килгәндә кайчак кышның буранлы көннәрендә бездә кунарга кала иде.
Шулай берчак бу абзыебыз икенче абыебызның М. Гафуринең “Юктырсың ла алла!” дигән шигырен ятлап утырган вакытында килеп кергән. Абыемның, инде күп нәрсәне аңлый башлаган вакыты булып, дин юлында йөргән олы кеше алдында бу шигырь өчен бераз уңайсызлана төшеп, туктап калган. Тик абзыебыз моны аңлап алып, өйдәгеләрнең барысына да Гафури турында байтак кына мәгълүмат биреп, аның бу шигырен шартлатып яттан сөйләп тә биргән. Бу вакыйга да олы җанлы туганыбызның үзенчәлекле һәм кабатланмас шәхес булуы турында сөйли. Заманына карата менә шундый кызыклы шәхесләргә бай булган 60-70 өйле генә авыл бик күп күренекле шәхесләр биргән.
Ул авыл әле дә, борынгы традицияләргә, гореф-гадәтләргә тугры калып, үзен уратып алган таулардан горурлык туплап, гөрләп яшәп ята. Авылны икегә бүлеп, зур булмаган инеш ага. Ул тирән түгел, карт тал агачлары яныннан узганда мул сулы булып, тирәнәеп китә. Шул урыннан казларны куып җибәреп, җәйләрен авыл малайлары күлмәкләре белән балык та сөзә иде. Елга Җидеболак дип аталып, үтәкүренмәле дулкыннары ап-ак, сары, көрән ташларына әкрен генә бәрелеп, моңлы гына иттереп авыл тарихын сөйләп, әле дә челдерәп ага да ага... Суны халык шуннан ташып эчте, әле дә шулай. Авылга җәйге матур көннәрдә барсаң, аннан кайтасы килми иде. Тагын шунысы да бар: өебездә анда бару хокукын алу өчен дә зур тырышлык сорала иде – җәен бакча уталган, су сибелгән булсын, ә кышларын инде дәрес каралган, шигырь ятланган, утын киселеп кертелгән, кар көрәлгән, өй җыештырылган булырга тиеш...
Элек укытучылар укучыларының өенә килеп йөри иде бит. Шулай башлангыч мәктәптә укып йөргән чагым, укытучым Фатыйма апа еш кына безгә килеп йөри, әнием белән дусларча аралашалар, ахирәтләр. Ишектән кергән чакта ук сүзен әниемне тынычландырып: ”Борчылма, балаларыңны яманларга түгел, мактарга гына килешем!” – дип башлар иде. Ул апада абыйларым да укыды. Ниндидер бер бәйрәм алдыннан дәрестән соң, Фатыйма апа мине янына чакырып, өйдә әниең белән өйрәнерсез, дип, миңа кулдан язылган зур булмаган шигырь тоттырды. Кайткач укып карасак, бу әниемнең туган авылына кайтканда тирә-яктагы табигатькә сокланып җырлаган җыр сүзләре булып чыкты. Бик тырышып өйрәндек. Бу М. Гафуринең “Болын” шигыре иде. Әнием ул шигырьне җырлап та өйрәтте. Ул чакта иң кече абыем белән ярыйсы гына гармунда да уйный беләбез, гармунда шул көйне дә өйрәндек.
Менә бервакыт мәктәпнең зур залында конкурс бара. Туган телебездә шигырьләр сөйлиләр, кул чабалар. Хәтеремдә калмаган, бәлки, М. Гафуринең иҗатына багышланган конкурс булгандыр, аның шигырьләре ятлангач. Ә мин “Болын” шигырен җырлап та, сөйләп тә ишеттердем. Мине бик нык шатланып тыңлауларын тоеп, тиз генә туктыйсым килмәгәч, 1нче куплетны кабатлап, җырлап тәмамладым. Әни шулай өйрәтте, җыр 3 куплетлы була ул дип.
Тамашачы алкышларының тәмен, ләззәтен мин шулай бала чагымнан татуымны онытмыйм. Ул тойгы мине әле дә ташламаган, әле дә аңа тугры калып, зур сәхнәләрдән чыгышлар ясыйм, очрашулар, бәйрәмнәр, кичәләр алып барам...
Яшел хәтфә кебек яшел болын,
Нурлар чәчеп ята дөньяга.
Сыгылып үскән таллар арасыннан
Көмеш тасма кебек су ага.
Леп-леп итеп оча күбәләкләр,
Чутылдатып сайрый кошлары.
Ал, кызыл, ак, сары чәчәк белән
Бизәкләнгән үлән башлары...
Яшел хәтфә кебек яшел болын....
М. Гафури исемен һәм шигырьләрен, җырларын белеп, яшь вакытта үзе дә уйламастан шагыйрьнең туган якларында йөрүләре – болар бар да әниемдә дә шагыйрь иҗатына карата кызыксыну тудырганнардыр, әлбәттә. Күңелебезгә шигърият һәм җыр-моң аша туган телебезгә, гореф-гадәтләргә, милли һәм рухи байлыкларыбызга карата сөю тәрбияләп, шул нигездә тормышта рухи яктан көчле, максатчан һәм авырлыкларга бирешмичә яшәү өчен иман нуры сала алган әниебез безне дә, үзен дә гомерлеккә бәхетле иткән.
Әниемнең укытучы булу хыялын тормышка ашыру теләге мине, 1971 елда Күгәрчен урта мәктәбен тәмамлагач, Башкорт дәүләт университетының татар-урыс бүлегенә алып килде. Татар мәктәбеннән соң 17 яшем дә тулмаган авыл кызына инде армиядән кайткан, мәктәпләрдә, гәзит-журналларда эшләп, зур тәҗрибә туплаган апа-абыйлар белән зур конкурста ярышып, алга чыгуы җиңел булмады, әлбәттә. Беренче имтихан татарча инша язу иде. Университетның 4нче катына менгәч тә сул яктагы зур аудиторияне тутырып, бик күпләп җыелганбыз. Конкурс бер урынга 4тән артык кеше иде. Тактага җитәкчебез нинди тема язар икән, дип, дүрт күз белән тын да алмыйча көтәбез, дулкынлануыбызның чиге юк. Өч темасы, гадәттә, аерым язучылар иҗаты һәм әсәрләре буенча була, анысын ерып чыгу авыррак икәнен дә яхшы аңлыйбыз. Ә 4нчесе – ирекле тема, күпләр сайлый торган тема инде. Нәрсә булса да язып чыгарга була. Менә ул тема ”Хезмәт – бәхет чишмәсе” дип язылып та куелды. Күземә күренәме дип торам, шатлыгымның чиге булмады, чөнки мин мәктәптә нәкъ шул темага инша язып, “5”ле алган идем. Татар теле укытучысы Зөлхиҗә апа (танылган язучы Мәҗит Рәфыйковның бертуганы) иншамны сыйныф алдында кычкырып укып, бик җылы сүзләр әйткән иде. Ә шулай да, дәрестән соң мине янына чакырып алып, инша темасын матур ачкансың, тик шул турыда без өйрәнгән әдәби әсәрләрнең геройларын да мисалга китерсәң, эшең тагын да матуррак булыр иде, дип киңәш бирде. Беренче иҗатымның менә шундый бәя алуы мине канатландырып җибәрде, тагын да язышасы килү теләген арттырды. Иншама, М. Гафури иҗатындагы хезмәт темасын яктырткан “Шагыйрьнең алтын приискасында”, “Эшче”, “Урак белән чүкеч” кебек әсәрләрен үзәккә алып, эшемнең эчтәлеген баетып, яңадан тапшырдым. Халкыңа хезмәт итүнең бөеклеген, яратып сайлаган хезмәтнең ни дәрәҗәдә кеше өчен мөһим булуы белән йомгаклап, үземнең киләчәгемне укытучы хезмәте белән бәйләү теләге булуын да бик матур итеп өстәп тә куйган идем. Иншам мәктәп стена гәзитендә байтак эленеп торды. Менә шул иншамны югары уку йортына кергән вакытта искә төшереп, кабатлап язасы гына калды. Ул эчтәлеккә – “5”, бер хатасы өчен “4”ле алды. “Мәгънә” сүзен өч тапкыр төзәткәнмен, калынлык билгесе язганмын да, нечкәлек билгесе белән төзәтеп куйганмын...
Җәмилә ХӨРМӘТУЛЛИНА, укытучы.
Кыйгы районы.