Кеше гомере дә табигатьтәге кебек бертөрле генә түгел, аның туган мәле, үсүе, шуннан инде чын ир-егет яисә хатын-кыз булып чәчәк атуы, олыгая төшкәч, әкренләп кенә көзләренә атлавын билгеләргә була. Ә шулай да һәр кешенең үзенә генә хас язлары, кышлары, көзләре һәм җәйләре була. Нинди генә мәлен алып карасаң да, кеше күңеле һәрвакыт ышанулар, якты хыяллар, киләчәккә зур өметләр белән яши. Бу хыяллар һәм якты уйлар табигатьтә яз килүе, бөтен җирнең кышкы йокыдан уянуы һәм яңа туган бала шикелле яшәргә тырышуы, аякка басуы, көннән-көн яңа шөгыльләр үзләштерүе кебек күренешләр белән бәйле шикелле. Бу озын кышлардан соң җиргә март ае килүе белән бәйле кебек...
Март элек-электән үзенең себертмә бураннары, көндезге кояш җылысы, төнге суыклары, түбәләрдән асылынып торган боз сөңгеләре, елга-күл буйларында үскән талларның бөреләнүе, өй түбәләрендә, агач ботакларында чыпчыклар чыркылдавы белән хәтеребезгә сеңеп калган.
Март тугач, көннәр шактый озыная. Кояш көннән-көн турырык карый башлый һәм ныграк җылыта. Кыш буена яуган карлар, басылып, тыгызлана. “Кар башына кар җитә!” – ди бит халык. Шулай итеп, төнлә яуган карлар мартта көндезге кояш нурлары астында тиз генә эри һәм, суга әйләнеп, кыш яуган карларны да эретә. Ә кич җитсә, су белән тыгызланган кар, бозга әйләнеп, каты катлам барлыкка килә. Төнге суыклар каты булса, март аендагы кар катламы ныклы була, аның өстендә хәтта ат та батмаска мөмкин.
Март азакларына таба көннәр шактый җылыта төшкәч, кар сулары, чокыр-чакырларда җыелып тора-тора да, бермәл ташкын булып кузгалып китә. Шушы ташкын вакытларына туры китереп, мәктәп балаларының язгы каникуллары җитә. Каникулда булгач, өйдә утырып чыдап буламыни?!
Безнең бәләкәй генә авылда бер яхшы гадәт бар иде. Иртә таңнан торып, кояш чыкканчы бәләкәй чаналарны тартып, бәрәңге бакчасының артыннан ук башланып киткән тау итәгенә имән ботагы җыярга менәбез. Ул елларда имәннәр күпләп корыды һәм аларның астагы ботакларын үрелеп сындырып та алып була иде. Ул вакытта бәләкәй чаналарыбыз канатлап ясалган була иде. Бавын да, балтасын да алып, аякларга карда батмасын өчен олырак төпле пима киеп, тауга юнәләбез. Башта агач ботаклары сындырабыз, буй җитмәсә, балта белән чаган агачыннан 3-4 метрлы ыргак ясап алабаз һәм өстәрәк булган, буй җитмәгән ботакларны тартып сындырабыз. Баштагы мәлләрдә корыган ботаклар шулкадәр күп иде, бер урыннан икенче урынга күчмичә дә бер чана тутырырлык җыеп ала идек. Ботак әзерләгәч, чананы борып куеп, ботакларны төйи башлыйбыз. Аларны бау белән бәйләп, ботак арасына балтаны да кыстырып, кайтыр якка кузгалабыз.
Без тиз-тиз эшләгәнлектән, әле кояш карны җылытып өлгерми, каткан кар өстеннән шуып төшеп тә була. Әгәр инде соңгарак калсаң, син ботак сындырганчы кояш карны йомшартса, бетте баш, чанага утырып төшү түгел, карга аяк төбеннән бата-чума чанаңны сөйрәп кайтырга туры килә.
Бата-чума кайтырга да риза булыр идең әле, тик менә йоклап соңга калып, чанаңны сөйрәп кайтканыңны күрше малайлары күреп калса, түзеп кенә тор! Юк инде, болай көлкегә калганчы иртәрәк торып барасың да, чаналарны ботак белән тутырып, кешеләр әле яңа гына тауга китеп барганда алар яныннан чана өстендә “выжт” итеп үтеп китәсең!
Яшьрәк укучылар бу ботакларның нигә кирәк икәнен белмидер инде. Ул вакытларда авылларда газ юк, электр җиһазлары да соңрак чыкты, чәй кайнату һәм ашарга пешерү үзенә бер катлаулы эш иде. Без яшь чакта колхозда чүп үләнен утау өчен гектарга кадәр шикәр чөгендере басуы бирәләр иде, ә ул эш май башларыннан кара көзгә кадәр дәвам итә. Менә шул вакытларда безнең коры имән ботаклары әниләргә тиз генә казан астына ягып, аш-су пешерергә кирәк була иде, чөнки казан астына күп итеп ягып та булмый, икенчедән, вакыт ягы да кысык. Озын-озак ашап-эчеп утырсаң, утавың артта кала, ә бу безнең халыкта булмый торган хәл иде.
Алдарак әйтүемчә, бу эшләр бер генә вакыт була иде. Март азакларына җылы яктан кара каргалар, сыерчыклар һәм башка күчмә кошлар кайта башлый. Кояш көннән-көн ныграк җылыта. Кар сулары елгаларга төшә, боз кузгала. Шулай итеп, барлык дөнья җанлана, яңа тормыш башлана!
Фәнүз Шәгалиев.