-1 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
12 март , 10:35

Зәңгәр күзлеләр арасында эчкечеләр күбрәк, имеш...

Галимнәр кызыклы ачыш ясаган.

Зәңгәр күзлеләр арасында эчкечеләр күбрәк, имеш...
Зәңгәр күзлеләр арасында эчкечеләр күбрәк, имеш...

Галимнәр эчкечеләр арасында зәңгәр күзле кешеләр күбрәк булуын исбатлаган.

Алар Европа кешеләре катнашлыгында тикшеренү үткәргән һәм алкогольгә бәйлелек ачык төстәге — зәңгәр, соры һәм ачык яшел күзле кешеләрдә 54 процентка ешрак булуын ачыклаган.

Ачыкланганча, алкоголизм куркынычын күрсәтүче геннар һәм күз төсен билгеләүче геннар бер үк хромосома белән бәйле. Димәк, кеше туганчы ук аның эчкече булачагына ишарә бар...

Галимнәр белән бәхәсләшү урынсыздыр, бәлки. Әмма һәркемнең үз язмышына үзе хуҗа булуын онытмыйк.

Фото: bashinform.ru

Автор: Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас