-1 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
13 март , 12:42

Авылдан башланган иҗат юлы

Илештә шагыйрь һәм прозаик Мөнәвис Низаминың яңа китабы тәкъдим ителде

Авылдан башланган иҗат юлы
Авылдан башланган иҗат юлы

Илеш районында яшәүче шагыйрь, прозаик, мөгаллим һәм имам-хатыйб Мөнәвис Низаметдинов (әдәби тәхәллүсе – Мөнәвис Низами) иҗаты белән күптән таныш укучылар өчен аеруча истәлекле көн булды – Социаль һәм пенсия иминияте фондының клиент хезмәте каршында эшләп килүче “Өлкән буын белән аралашу үзәге”ндә аның чираттагы китабын – “Ак каурыйдан моң тама” дигән проза җыентыгын тәкъдим итү кичәсе үтте.

– З. Биишева исемендәге Башкортстан “Китап” нәшрия­тында дөнья күргән “Ач сереңне, Зәңгәр күл...” повесте – тормышта булган хәлләргә таянып язылган әсәр. Шушы хәлләрне артык күп уйдырмалар кулланмыйча китап укучыга җиткерергә тырышу, әлбәттә, әдәби жанрга бераз хилафлык та китерми калмагандыр. Әсәрдәге вакыйгалар Башкортстандагы иң зур күл буйларында бара...”, – ди автор.
Әдәби кичә җылы, ихлас мохиттә узды. Чараны Сүлте китапханәсе җитәкчесе Рәмилә Хурамшина алып барды. Музыкаль яктан Гөлчәчәк Хәмидуллина бизәде. Кунакларны Илеш районында клиент хезмәте җитәкчесе Зөһрә Нигъмәтуллина сәламләде. “Гармония” клубы җитәкчесе Ләйсән Гәрәева мондый очрашу­ларның өлкән буын өчен зур рухи әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте.
Кичә Мөнәвис Низами иҗат иткән җыр белән башланып китте. Дәвам итеп кызлары Гүзәл һәм Алсу “Авыл көйләре” җырын башкарды. Шагыйрьнең өченче кызы Нәфисә дә иҗади гаиләнең дә­вамчысы булып тора.
Мөнәвис Низаметдинов 1961 елның 20 июнендә районның Үрнәк авылында гади колхозчы гаилә­сендә җиде баланың икенчесе булып дөньяга килә. Әти-әнисе Зөфәр белән Гадәвия урындагы хуҗа­лыкта гомер буе намуслы хезмәттә була.
– Иҗат белән шөгыльлә­нүнең чишмә башы яшьлек чорларыма барып тоташа. Беренче иҗат җимешләрем әнкәемнең изгелек­ләренә, сыйныфташ кызларымның матурлыгына, туган авылым хозурлыгына сокланудан туган лирик шигырьләр булды. Ә инде 1982 елда матбугат битләрендә ши­гырьләр шәлкемем басылып чыгу миңа көчле этәргеч ясады. Ныклап иҗат итә башладым. Мин бала чактан ук тирә-як тормышка, кешеләр язмышына бик игътибарлы, күзәтүчән булдым. Тормыш һәм кешеләр турындагы уй-фикерләрем төп иҗат багажым булып тора да инде, – ди Мөнәвис Низами.
Ул, Бакалы районының Туктагул урта мәктәбен тәмамла­гач, Пермь өлкәсенең Березники шәһәрендә һөнәрчелек-техник училищеда электромонтер һөнәрен үзләштерә. Берничә ел шахтада электровоз машинисты булып эшләгәннән соң, армия хезмәтенә алына. Хәрби бурычын Кавказ якларында, Кара диңгез буенда үтәп кайта.
1984 елда Башкорт дәүләт университетының филология факультетына укырга керә. Югары белем алганнан соң, Зилаер һәм Илеш районнарында, Нефтекама шәһәрендә татар теле һәм әдә­бияты укытучысы булып эшли. Югары категорияле педагог буларак, республика күләмендә ачык дәресләр күрсәтә, күп кенә уңыш­ларга ирешә.
Социаль-мәдәни тормыштан читтә калмыйча, ул “Маяк” район гәзитендә бүлек мөдире, республика матбугатында һәм Башкортстан “Юлдаш” телевидениесендә хәбәрче булып эшли. Илеш районы мөхтәсибәте белән берлектә “Нурлы Илеш” мөселман гәзитен оештыруда катнаша һәм аның мө­хәррире була.
2015 елда Русия Ислам университетын тәмамлап, бүген Сүлте авылы мәчетенең имам-хатыйбы вазыйфасын башкара. Дини эш­чәнлеге өчен Русия мөселман­нары Диния нәзарәтенең “Әл-Ихтисам – Бердәмлек” медале белән бү­ләкләнә.
Мөнәвис Низами Бөтендөнья татар конгрессы Башкортстан бүлегенең Илеш районы вәкиле буларак та актив иҗтимагый эш алып бара, Казанда узган чараларда делегат булып катнаша. Җәмәгате, Баймак районының Буранбай авылы кызы Вәзилә Нурәхмәт кызы белән өч кыз тәрбияләп үстереп, бүген сигез оныкның бәхетен күрәләр. Хатыны да укытучы, оста педагог.
Әдәби иҗатта Мөнәвис Низами – күпкырлы каләм иясе. Ул шигърияттә дә, прозада да уңышлы эшли. Аның әсәрләре республика гәзит-журналларында даими басылып килә. 2024 елда “Кызыл таң” лауреаты исемен яуласа, “Йолдызкай бәхиллеге” хикәясе белән “Өмет” яшьләр гәзитенең “Ел лауреаты” исеменә лаек булды. Китап­лары арасында “Сөям сине, тормыш”, “Олы юлның хәтере”, “Син яшәргә тиеш”, “Рәхмәт, Раббым, җирдә булганыма”, “Ак каурыйдан моң тама”, “Өзелгән дисбе” җыен­тыклары бар.
Кичәдә аның “Ач сереңне, Зәң­гәр күл…” повестеннан өзекләр укылды. Әсәрдәге Фәйрүзә белән Хәйдәр образлары бүген дә укучыны уйландыра, анда хатын-кыз язмышы, гаилә һәм иҗат, зур дәрәҗәләргә ирешкән ир белән хатынның катлаулы тормыш юлы тасвирлана.
Илеш районының”Балкыш” иҗа­ди берләшмәсе вәкиле Гөл­финә Сәлимова аның иҗатын болай бәяләде: “Мөнәвис поэзиядә дә, прозада да уңышлы эшли. Аның чәчмә әсәрләре уйланырга мәҗбүр итә, әдәби тел белән беррәттән, халык сөйләмен, дини тәгълиматны һәм фольклорны оста файдалана”.
Чарада авыл биләмәсе хакимияте башлыгы, хезмәттәшләре һәм иҗатташ дуслары котлау сүз­ләре җиткерде. “Маяк” редак­ция­сендә бергә эшләгән хезмәт­тәшләре аны ышанычлы иптәш, кешелекле һәм җыр-моң сөючән шәхес итеп телгә алды.
– Шушы китабыма багышланган иҗади чара күңелемдә бик яхшы тойгылар калдырды. Чираттагы бу повестем китап укучыларны битараф калдырмас дип, чын күңелдән ышанып калам, – ди Мөнәвис Зөфәр улы.
Кичә аеруча дулкынландыргыч мизгел белән тәмамланды: Мөнә­вис Низами кырык ел элек язган шигырен хатынына багышлап укыды, ә Вәзилә ханым аңа бию бүләк итте.
Авыл мохитендә башланган иҗат юлы бүген дә дәвам итә. Шагыйрь, прозаик, мөгаллим һәм имам буларак, Мөнәвис Низами укучыларына рухи азык бүләк итә.

Айдар Минһаҗев фотолары.

Авылдан башланган иҗат юлы
Авылдан башланган иҗат юлы
Авылдан башланган иҗат юлы
Авылдан башланган иҗат юлы
Авылдан башланган иҗат юлы
Авылдан башланган иҗат юлы
Авылдан башланган иҗат юлы
Авылдан башланган иҗат юлы
Авылдан башланган иҗат юлы
Авылдан башланган иҗат юлы
Автор: Энҗе Садертдинова
Читайте нас