-1 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
13 март , 13:05

Яшь укучыга – яңа автордан

Илеш төбәгендә җырчы, гармунчы, шагыйрь Рәлиф Шәгалинең балалар өчен язылган “Үсәсе килә” китабы тәкъдим ителде

Яшь укучыга – яңа автордан
Яшь укучыга – яңа автордан

Әдәби бәйрәм Югары Яркәй авылындагы Балалар иҗат үзәгендә узды. Яңа басманы тәкъдир итүгә авторның каләмдәшләре, дуслары, укытучылар, әдәбият сөючеләр һәм мәктәп укучылары җыелды.
Рәлиф Шәгали Илеш районының Яңа Тормыш авылында Имамразый белән Гөллия гаиләсендә 1957 елның 18 июлендә икенче бала булып дөньяга килә. Ун балалы ишле гаиләдә тәрбияләнгән Рәлиф абый өчен туганлык – тормышның иң кадерле байлыгы. “Уныбыз да исән!” – дип горурланып әйтә ул бүген дә. Табигый сәләт аңа әти-әнисеннән күчкән: гармун моңы да, шигъри сүз дә сизгер күңеленә балачактан кереп урнашкан.

Беренче шигыре ялгыз аккош күргәннән соң туа: башкалардан аерылып калган кош язмышы шагыйрь күңелендә тирән хисләр уята. Соңрак күп кенә әсәрләре юлда йөргәндә, руль артында уйланып барганда языла. “Җыр буласы шигырь күңелдә көе белән бергә туа”, – ди ул.
Моңа кадәр аның биш китабы дөнья күргән: “Әкиятле балачак”, “Сүнмәс хисләр”, “Тормыш сукмагы”, “Ямаулы тормыш” һәм “Күңел күге”. Хәзер исә укучылары кулына нәниләр өчен шигырьләр һәм әкиятләр тупланган алтынчы – “Үсәсе килә” китабы килеп иреште. Моннан тыш, тагын ике кулъязмасы, нәшрият тикшерүләрен үтеп, имзаланган, алары да тиздән басылып чыгачак.
Рәлиф Шәгали – заман сулышын тоеп яшәүче иҗатчы. Ул туган тел язмышы, балаларның ана телендә сирәк сөйләшүе өчен борчыла. Шуңа күрә мәктәпләргә йөри, балалар белән очрашулар үткәрә, район күләмендәге чараларда актив катнаша. Әдәби бәйгеләрдә җиңеп, төрле дәрә­җәдәге Дипломнарга һәм Рәхмәт хатларына лаек булган. Аеруча нәни укучылар өчен шигырьләр һәм әкиятләр иҗат итүне үзенең төп бурычы итеп күрә.
– Балалар өчен язу – гади эш түгел. Баланың күңеленә үтәрлек образ тудырырга кирәк, сүз дә, фикер дә үтәкүренмәле булсын, – ди шагыйрь. – Бу китаптагы “Хәлвә” шигыре миңа аеруча якын. Балачакта туйганчы хәлвә ашый алмагангадыр, мөгаен…
Китап туенда Дилә Садертдинова, Илмира Мостафина, Самат Гыйззәтуллин, шулай ук Рәлиф Шәгали тарафыннан җырлар яңгырады, яңа китаптагы шигырь­ләрне Илшат Мостафин, Элина Закирова, Самат Шириев, Мәдинә Шәйнурова, Самира Әлмөхәм­мәтова, Альмир Гарипов, Алинә Якупова, Полина Гайни­әхмәтова, Илмира Мостафина, Амилә Садыйкова, Самира Фазлыева, Рәшит Хәертдинов сәнгатьле итеп сөйләделәр. Яшь иҗатчы, 4нче мәктәп укучысы Азалия Фаздалова Рәлиф Шәгалинең әсәрен һәм үзе язган шигырьне сөйләп ишеттерде. Балалар иҗат үзәгенең “Колынчак” балалар театрында шөгыльләнүчеләр исә “Бал корты һәм Черки” әкиятен сәхнәләштереп тәкъдим итте. Чараны матур итеп Балалар иҗат үзәгендә эшләүче Айгөл Хәсәнова алып барды.
– Китап чыгу – автор өчен дә, мөхәррир һәм нәшрият өчен дә зур шатлык. Рәлиф баланың психикасын, психологиясен, күзалла­вын яхшы тоемлый. Аның ши­гырьләре җиңел ятлана. Бүгенге бәйрәмдә үземне балачагыма кайткандай хис иттем. Күңелнең һәр кылы ләззәт кичереп утырды, – диде Зәйнәп Биишева исе­мендәге Башкортстан “Китап” нәшриятының халыклар әдәбияты секторы мөдире, татар әдәбияты бүлеге мөхәррире Дилбәр Әх­тәмова.
– Шигырь юлларына хисләрне ир-егетләрчә салу бөтенләй башкача яңгырый. Сез, балалар, бик бәхетле: авторның яңа китабыннан шигырьләр өйрә­нәсез. Без сезнең белән дә, барыбызга да фәһемле шигырьләр язган Рәлиф абый белән дә бик горурланабыз, – дип билгеләп үтте Башкортстан татарлары конгрессының Дим бистәсе бүлек­чәсе җитәкчесе Рәмилә Әхтәмова.
Рәлиф Шәгалинең иҗаты республика матбугатында даими яктыртыла. Аның сүзләренә язылган җырлар да халыкка киң билгеле. Илеш егете, Башкортстанның халык артисты, виртуоз баянчы Фирдус Шәрәфуллин “Кадеркәем” җырына көй язган, аны Илгиз Әхмәтшин башкара. “Янтуган” җырының көе дә Фирдус Фәнәви улыныкы, ә башкаручысы – Башкорт­станның халык артисты, Башкорт дәүләт опера һәм балет теат­рының алтын тавышы, тенор Фәнәви Салихов. “Ялгыз канат” җырына исә Рәлиф Шәгали үзе көй язган һәм аны “Туган тел” каналында үзе үк җырлап тәкъдим иткән.
28 ноябрьдә Уфа шәһәрендә узган әдәби бәйрәмдә дә шагыйрь­нең иҗаты киң яңгыраш тапты. Бу чарага аның балалары, киленнәре һәм оныклары да килгән иде.
– Оныкларым, шигырьләремне саф татар телендә сөйләп, барысын да шатландырды. Татарча сөйләшәләр барысы да, бу – минем иң зур горурлыгым, – ди Рәлиф Имамразый улы.
Аның шигырьләрендә гадилек белән тирәнлек бергә үрелә: кыска гына юлларда да киң мәгънә ачыла. “Маяк” гәзите редакциясе каршында эшләп килүче “Балкыш” әдәби берләшмәсе әгъзалары да, каләмдәшләрен котлап, Рәлиф Шәгали иҗатының үзенчәлеген ассызыклады.
– Рәлиф яңача әкиятләр иҗат итә. Безнең бүгенге дәрес­лекләрдә иҗатчыларның яңа шигырьләре, әкиятләре юк. Алар да кертелсен иде. Язучы белән укучы очрашуы – искитмәле матур күренеш, – диде “Балкыш” әдәби берләшмәсе җитәкчесе Гөлфинә Сәлимова.
“Кулымда гармун – күңелдә җыр-моң”, – дип яшәүче шагыйрь­нең тормышы бүген музыка һәм шигърият белән үрелгән. Ишле гаиләдә тәрбияләнгән Рәлиф абый бүген, туганнары белән бергә гаилә ансамбле төзеп, авыллар буйлап гастрольләргә йөри: кемдер гармунда уйный, кемдер җырлый, кемдер бии – һәркайсы үз сәләтен күрсәтә.
Аның иҗатында гаиләнең роле аеруча зур. Хатыны Венера ханым – әсәрләрен беренче укучысы, тәүге бәяләүчесе һәм илһам бирүчесе. Алар ике ул тәрбияләп үстергән, алты оныклары бар. Табигать кочагында бергәләшеп җиләк, мәтрүшкә җыю, балык тоту – аларның иң яраткан шө­гыльләре.
Венера Фәһим кызы белән гармунчы егет яшь шәфкать туташы Туймазы медицина колледжының соңгы курсында укыганда танышалар. Быел аларның гаилә коруына 46 ел тула.
– Үзләре ун бала булган гаиләгә мин унберенче булып килдем. Укуны яңа тәмамлап, килен булып төшкәнем хәтердә. Рәлиф­нең картыйсы да исән иде әле, бианам белән биатай бик җылы каршы алдылар. Бианам чиста күңелле, якты кеше иде, әле дә юксынабыз, – дип искә ала Венера ханым.
Рәлиф Шәгалинең тормыш юлы гади: башта төзүче булып эшләгән, соңрак гомере буе шофер булган.
– Илһамны туган җиремнән, якыннарымнан, дусларымнан, җәмәгатемнән алам. Венераның ярдәме булмаса, иҗат итү дә мөмкин булмас иде, – ди ул.
Балаларга мөрәҗәгать итеп, шагыйрь тагын бер мөһим фикерен җиткерде:
– Балаларның татар телендә укырга, шигырь ятларга теләге кимемәсен өчен иң әһәмиятлесе – туган телдә аралашу. Шуңа да киләчәктә нәниләр өчен әкият­ләрне тагын да күбрәк язасым килә. Балалар да язучылар белән ешрак очрашсын, язганнарын аларга күрсәтергә кыенсынмасын иде.
“Үсәсе килә” – исеменә туры килгән фәһемле китап. Ул балаларны туган телебезгә, шигъ­рияткә, әкият дөньясына якынайта, күңелләренә орлык булып төшә.

Айдар Минһаҗев фотолары.

Яшь укучыга – яңа автордан
Яшь укучыга – яңа автордан
Яшь укучыга – яңа автордан
Яшь укучыга – яңа автордан
Яшь укучыга – яңа автордан
Яшь укучыга – яңа автордан
Яшь укучыга – яңа автордан
Яшь укучыга – яңа автордан
Яшь укучыга – яңа автордан
Яшь укучыга – яңа автордан
Яшь укучыга – яңа автордан
Яшь укучыга – яңа автордан
Яшь укучыга – яңа автордан
Яшь укучыга – яңа автордан
Яшь укучыга – яңа автордан
Яшь укучыга – яңа автордан
Яшь укучыга – яңа автордан
Яшь укучыга – яңа автордан
Автор: Энҗе Садертдинова
Читайте нас