Улым һөнәри юлымны сайласын, дигән максат куймаса да, бала вакытыннан үзе артыннан ияртеп, эшкә өйрәтеп, авылдашлары тарафыннан хөрмәт һәм рәхмәтне тоярга урын биреп үстерә Алмазны Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, үз һөнәренең остасы, ветеринария фельдшеры Ришат Шәрипов.
Мәктәп елларында мәдәни чараларда катнашып, клуб сәхнәсендә җырлап-биеп үсә Ришат. Кулына аттестат алгач, Стәрлетамак мәдәният техникумын сайлый. Салават Фәтхетдинов, аның белән бергә тагын бик күп талантлы яшьләр укырга керергә барган ел була бу. Карап тора да: “Минем бу кадәр сәләтем юк, кереп булмас”, – дип, документларын Стәрлетамак ветеринария техникумына тапшыра. Бер якка – Балтач, Тәтешле районнарына кайтып йөргән егетләр арасында танышлык кала. Ришатның туган авылы Түбән Карышка кунакка кайтып, клубта концерт куйган чаклары да була Салаватның. “Әткәй бу вакыйганы бөтен кызык хәлләре белән сөйләп, еш кына искә ала иде, – ди Алмаз Ришат улы. – Ә мин аны ветеринария өлкәсенә алып килгән очракка рәхмәт әйтәм. Тирән белемле, оста куллы, һөнәренә мөкиббән киткән кеше иде безнең әткәй”.
Бәхетле очракның ныклы нигезе бар, әлбәттә. Күпбалалы, эшчән гаиләдә, мал-туар тулы абзарда, әнисе Заһирәгә колхоз фермасында яшь бозауларны тәрбияләшеп, әтисе Ганинең уң кулы булып үсә Ришат. Техникум тәмамлагач, Калинин исемендәге колхозга зоотехник булып эшкә кайта. Владивосток шәһәрендә артиллерия частенда ике ел армия хезмәтен үткәч, һөнәри белемен үстерү теләге белән Башкорт дәүләт авыл хуҗалыгы институтының ветеринария факультетына укырга керә. 1988 елда аны тәмамлап, туган колхозына эшкә кайта һәм гомеренең азаккы көненә кадәр район халкына тырышып хезмәт итә.
Колхозда эшли, аннары 2001 елдан ветеринария участогын җитәкли. Унике авылны хезмәтләндерә участок, юлдан кайтып керми ветеринария табибы: инфекцион чирләрнең таралуын туктатырга, вакцинацияне вакытында башкарырга, читтән авыру терлекләрне территориягә кертмәскә, үрчем алуны контрольдә тотарга, өстәвенә, ул вакыт – йорт саен сыер, сарык малы, кош-кортның ишле чагы. “Көнме, төнме, ял вакытымы – бернигә карап тормады, бер кешенең дә үтенечен кире какмады әткәй. Авыл халкы мал белән яши, шуннан табыш ала. Авырган терлекләрен исән алып калган чаклары бихисап булды, шуңа да әткәйне хөрмәт итәләр, аның белеменә ышаналар иде. Мин моны бәләкәйдән тоеп үстем”, – ди Алмаз Ришат улы.
Сарык асраучыларга еш кирәк булган хезмәтләрне башкарырга улына да өйрәтә һөнәрмән. Үзенең вакыты җитмәгән эшләргә Алмазны җәлеп итә. “Әтиеңнеке кебек, кулың җиңел, улым, мал ятып та тормый, җәрәхәте тиз төзәлә”, – дип дәртләндереп җибәрәләр авылдашлары 8нче сыйныфны яңа тәмамлаган үсмерне. “Сыерлар бозаулый алмаган очракларда төннәрен әткәй үзе белән фермага алып бара иде. Бозавы туымга җайсыз килгән терлекләрне бер яктан икенче якка тәгәрәтәбез. “Улым, синең кулларың бәләкәй, кереп кара әле, бозау борылмады микән?” – дияр иде әткәй. Исән-имин савыккан терлекләргә карап аның белән бергә куана идем”, – дип искә ала хәзер инде үзе һөнәрмән, ветеринария фәннәре кандидаты Алмаз Шәрипов.
Студент чагында 1987 елда Кушнаренко районының Субай авылыннан Фәнидә Әкрам кызы белән гаилә кора Балтач районының Түбән Карыш авылы егете Ришат Шәрипов. Үзләре кебек чибәр, акыллы, эшсөяр ике бала: Эльмира белән Алмазга гомер бүләк итә алар. Балалар әтиләренең һөнәри юлын дәвам итә бүген. Эльмира башта – медицина колледжын, аннары Башкорт дәүләт медицина университетын тәмамлап, Г. Г. Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсендә акушер-гинеколог булып эшли. Ире Азат Мәүфәт улы белән Әминә һәм Әсилә исемле кызлар үстерәләр. Ә менә Алмазга һөнәр сайлаган вакытында әти-әнисе нефть-техник университетына укырга керергә киңәш итә.
– Авылларда хужалыкларның авырлыкларга дучар чоры булды микән, үзенең һөнәри юлында, бәлки, канәгатьсезлек хисләре кичергән вакытына туры килгәндер, әти мине бәләкәйдән кул арасына кертеп, хезмәтен яраттырып үстерсә дә, нефть эшкәртү өлкәсен сайларга үгетләде. Мин сүзләрен тыңлап бардым, ләкин күңелемә ошамады ул университет.
Маршрут автобусына утырып киттем Уфа буйлап. “Юбилей” мәдәният сарае каршында зур плакат тора, аграр университетка чакыралар икән. Кердем дә документларымны ветеринария факультетына бирдем. Аннары, булган бердәм дәүләт аттестациясе балларыма өстәп, ике имтихан да тапшырдым әле. Биология фәненнән яхшы белем биргән укытучым Радик Тимербай улы Гайсинга әле дә рәхмәтлемен. Җырлап кына кереп киттем укырга! – дип, тормыш юлындагы иң мөһим адымын искә ала Алмаз Ришат улы.
Шатлыклы хәбәрен белдергәч, әнисе: “Ике ветеринарга ничек түзәрмен?!” – дип, башын тота, әтисе, әйтерсең лә улының үз юлыннан китәчәгенә яшерен генә ышанып торган: “Әйбәт булган! Эшсез калмассың беркайчан да!” – дип, аркасыннан сөя...
Искә алып сөйләрлек кызыклы хәлләр дә булып тора. Алмаз 1нче курста укыганда авылда бер хуҗалыкта буаз сыер агуланып чирли. Нәрсә белән агулануы да билгесез. Аның хәле авырайганнан-авырая. Инде җитлеккән бозавын исән алып калу, сыер малын югалтмау исәбе белән Ришат Шәрипов операция ясарга карар итә: кесарево сечение. Сыер сугымга китә, бозау исән кала.
“Бервакыт күрше Чуртанлыкүл авылы фермасыннан кайтып киләм (әйткәндәй, ветеринария табибы гомер буе ат өстеннән төшми, соңгы ике елда гына машина руле артына утыра), “Ришат” дип исемли-исемли әрләгән бер хатын-кыз тавышы туктатты. Аптырадым. “Мин сиңа нинди начарлык эшләдем, нигә шулкадәр тиргисең?” – дип эндәштем. “Сиңа рәхмәт йөзеннән исән алып калган бозауга “Ришат” дип кушамат биргән идек, шуны тиргим!” – дип көлә хатын. Әткәй мондый көлкеле очракларны күп искә ала иде”, – дип сагышлы елмая Алмаз Ришат улы.
Кызганычка каршы, “ковид” авыруы 2021 елда – газиз әниләрен, аның елын үткәргәч тә йөрәк авыруы әтиләрен яңа гына алтмыш яшькә житкәндә якты дөньядан алып китә. “Әнкәйсез калу кайгысын балаларым сизмәсен, диде микән, абзар тулы терлекне бетермәде, сыерны яшь бозау алыр өчен тотса да, кәҗәне үзе сауды. Үзе икмәк пешерде, әнкәй кебек коймагын, пирогларын пешерә белмәсә дә, бик тәмле ашлар белән безне туган йортыбызда каршы ала иде әткәй. Атна саен кайтырга тырыштым. Әткәй киткәч кенә ике канатсыз калуымны аңладым. Юксынам, күңелемнән сөйләшәм аның белән. Аның бертуганнары яши авылда, еш кына аларга кайтып, зиратына барам”, – ди Алмаз Ришат улы.
Юксынырлыгы да бар шул – газиз кешесен генә түгел, фикердәшен, һөнәрдәшен югалта ул. Соңгы курста укыганда производство практикасына туган районына, “Мотор” авыл хуҗалыгы предприятиесенә кайта егет, баш ветеринария табибы, ферма мөдире булып дүрт ай эшли. Хуҗалыкта 300дән артык сыер малы, 370 баш яшь терлек исәпләнә. “Чир күп иде: мастит, лишай, бронхопневмониянең йогышлы формасы... Участок ветеринария табибы үзе авыру сәбәпле, киңәш сорар кеше дә юк. Әткәй белән телефонда элемтәдә булып, аның өйрәткән ысуллары, бергәләп үткәргән дәвалау курслары белән бик күп хасталардан арындырдык терлекләрне. Арытаба фән юлына басып, шул юнәлешне алып китүемә менә шул бердәм эшчәнлек этәргеч булгандыр, бәлки”, – дип, кандидатлык диссертациясе яклауга илткән сәбәпләрен ача Алмаз Шәрипов.
Ә менә соңрак Алмаз әтисенә үзе киңәшләр бирә башлый, авылда булмаган дәвалау препаратларын алып кайтып бирә, кирәк чакта ярдәмен күрсәтә. “Бер-беребезне ярты сүздән аңлаган, бер өлкәдә, әмма төрле баскычларда хезмәт салган рәхәт елларның кадерен әле аңлыйм кебек”, – ди әтисе белән горурланып яшәүче егет.
Университетта укуын тәмамлаганда аны аспирантурага чакыралар. 2012 елдан биология фәннәре докторы Иван Владимирович Чудов җитәкчелегендә “Ветеринария. Токсикология белән фармакология” темасы буенча фәнни-тикшеренү эше белән шөгыльләнә ул, гади тел белән әйткәндә: зарарлы токсиннар терлекнең организмына ничек тәэсир итә һәм аннан котылу өчен ничек дәвалап була, дигән сорауларга җавап эзли. Шул ук вакытта кафедрада лаборатория мөдире, 2014 елдан – преподаватель, 2021 елдан өлкән преподаватель, 2023 елда диссертация яклап, 2024 елдан – доцент булып эшли. Бүген ветеринария фәннәре кандидаты Алмаз Ришат улы биотехнологияләр һәм ветеринария медицинасы факультеты деканының укыту һәм тикшеренү эшләре буенча урынбасары йөген яшь ир-егетләргә хас егәрлелек һәм тырышлык белән тарта. 2018 елдан ул факультетның профсоюз бюросы рәисе дә. “Һөнәребез актуальлеген югалтмый, ел саен 120шәр студент килә факультетка”, – ди укытучы.
Бер үк факультетта укып һөнәр алган, бүген Башкортстан фәнни-производство лабораториясендә ветеринария табибы булып эшләүче Рәмзия Зөфәр кызы белән (ул күрше Мишкә районының Олы Шады авылында туып-үскән) гаилә корып, Алсу, Әдилә, Айназ исемле алма кебек балаларга гомер биреп тәрбияләүче Алмаз Шәриповның тормышында тагын бер соклангыч шөгыль бар: ул марафоннарда көчен сыный. Ярышта беренчелекне алу шатлыгын ул Г. Галиев исемендәге Югары Карыш урта мәктәбенең 4нче сыйныфында укыганда татый. Шуннан башлап, физкультура укытучысы Фәнил Галиханов киңәшләренә таянып, авыл буйлап, район ярышларында, сабантуйларда йөгереп җиңүләр яулый. Университетка килгәч, аңа җиңел атлетика белән шөгыльләнергә тәкъдим итәләр, спорт мастерына кандидатлык нормативларын күптән үтисең, диләр. Тик Алмаз риза булмый. “Марафоннарда үземнең көчемне сынау, дистанцияне үтеп, беренче ярыштагы шатлыкны кичерү, адреналин өчен генә катнашам”, – ди ул. Ә дистанцияләр арта бара: Бөре шәһәрендә “Кыргый бал” марафонындагы биш километрдан соң Уфа, Казан, Самара марафоннары – 42 километр араны йөгереп үткән спортчы. Атнасына ике-өч тапкыр шәһәр паркларында, аграр университетның физкультура-сәламәтләндерү комплексында яраткан шөгылен дәвам итә ул. “Кызым Алсу да катнашты балалар марафонында. Вакыты җитенкерәми, чөнки, бию түгәрәгенә дә йөри, әнисенә бала карарга да булыша, Айназыбыз бәләкәй генә бит әле”, – ди бәхетле, яшь, әмма инде күп балалы гаилә башлыгы.
Баланың эшкә өйрәнеп үсүе – иң мөһиме. Алмаз үзе дә әткәсе, әнкәсе биләвендә үк бәдәнен ныгытып, аң-фикерен тирәнәйтеп, чын хезмәт тәрбиясе алып үскән егет бит!
Гөлнара ШӘЙМӨХӘММӘТОВА.
Балтач районы.