+3 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
1 Апреля , 05:05

1 апрельдә беркемгә дә ышанмыйбызмы?

Бүген — Көлке көне.  

1 апрельдә беркемгә дә ышанмыйбызмы?1 апрельдә беркемгә дә ышанмыйбызмы?
1 апрельдә беркемгә дә ышанмыйбызмы?

Көлке көне 1 апрельдә дөньяның күп илләрендә билгеләп үтелә торган халыкара бәйрәм. Бу көнне дуслар һәм танышларны шаяртып алу — гадәти хәл. Бәйрәмнең рәсми статусы юк.

Көлке көненең килеп чыгышы турында берничә фараз бар. Аларның берсе — бәйрәм Франциядә календарь реформасы белән бәйле: 1564 елга кадәр Яңа елны 25 марттан 1 апрельгә кадәр билгеләгәннәр, ә аннары Король Карл IX бәйрәмне 1 гыйнварга күчергән. 1 апрельдә Яңа ел бәйрәмен дәвам итүчеләрне «Апрель ахмаклары» дип атаганнар.

Икенче бер версия — традиция тамырлары белән Борынгы Рим мифологиясенә барып тоташа һәм көлү Алласы Резус культы белән бәйле. Рим империясе җимерелгәннән соң, бәйрәм Европада, ә соңрак бөтен дөньяга тарала.

Русиядә Көлке көнен Петр I идарә иткән чорда билгеләп үтә башлаганнар. Легенда буенча, «Беренче апрель — беркемгә дә ышанма!» әйтеме нәкъ менә беренче Бөтенрусия императоры белән бәйле.

Төрле илләрдә Көлке көнен бәйрәм итүнең үз үзенчәлекләре бар. Мәсәлән, Франция һәм Италиядә Көлке көнен «Апрель балыгы Көне» дип атыйлар. Традицион шаяру — бернәрсә дә шикләнмәгән кешенең аркасына кәгазь балык ябыштыру.

Шотландиядә1 апрельне «Күке көне» дип атыйлар һәм ике тапкыр билгеләп үтәләр: беренче көнне шаяртырга гына кирәк, ә икенче көнне читләрнең аркаларына кызыклы язулы такта беркетү гадәте бар.

Германиядәһәм Австриядә дуслары һәм хезмәттәшләре өчен мәгънәсез квестлар һәм биремнәр уйлап табалар.

Русиядә беренче киңкүләм уеннарның берсен Петр I заманында ук, 1703 елда оештырганнар: мәскәүлеләрне тамашага чакырганнар, ә халык алдында: "Беренче апрель — беркемгә дә ышанма!» дип язылган тукыма пәйда булган.

Көлке көнендә шаяртулар оештыру гадәте бар, әмма аларның зарарсыз булуы һәм башка кешеләргә зыян китермәве мөһим.

Әдәбиятта сатира һәм юмор аерым урын алып тора. Тормыштагы хәлләрдән оста һәм үткен итеп көлә белү зур осталык таләп итә. Кызганычка каршы, бүген бу жанрда язучылар сирәгәйде. Көлке көне уңаеннан күренекле шагыйрьләребезнең берничә юмористик шигырен искә төшерик.

Ләйсән Якупова.

 

Усал булырга кирәк

 

Роберт Миңнуллин

 

Инде беләм: бу тормышта

Усал булырга кирәк.

Хәтта иң усалларга да

Мисал булырга кирәк!

 

Тыйнакларга көн юк бездә,

Әрсез булырга кирәк…

Чукынып китсен дөньясы,

Гамьсез булырга кирәк!

 

Мөлаемлык кирәк түгел,

Кырыс булырга кирәк.

Нечкә күңел белән авыр,

Корыч булырга кирәк.

 

Моңлыларга яшәү кыен,

Моңсыз булырга кирәк.

Тизрәк баеп калыр өчен

Комсыз булырга кирәк.

 

Бакыр булсаң да, мөнбәрдә

Алтын булырга кирәк.

Безнең халык ышана ул

Болтун булырга кирәк.

 

Кеше төсле яшим, дисәң,

Карак булырга кирәк..

Кирәк, ләкин азрак кына

Саграк булырга кирәк.

 

Гомумән, шәп кешеләрдән

Ерак булырга кирәк.

Иң әйбәте бу дөньяда —

Дурак булырга кирәк!

 

Ә мин дурак булалмадым,

Бик аңлыйм, бик тә кирәк!

Ләкин дурак булыр өчен

Баш җитми — акыл кимрәк…

 


Хәмергә мәдхия

 

Әнгам Атнабаев


Кече яшьтән таныш ап-ак башың,

Мәңге сүнмәс кайнар йөрәгең,

Йөрәгеңнең сүнмәс кайнарлыгын

Йөз граммлап эчеп өйрәндем.


Шатлыкны да сиңа салып юдым,

Кайгымны да синдә тараттым.

Мин бит сине кырык градуслы

Саф мәхәббәт белән яраттым.


Яратышкан, имеш, дип сөйлиләр

Таһир белән Зөһрә турында

 Синең белән минем мәхәббәткә

Караганда алар — ерунда!


Аякларым атлый алмаса да,

Күңел һаман сиңа тартыла,

Синең алда мин кечкенә сыман,

Бөтен гомерем тормый «ярты»ңа!


И аракым, җаным, синнән башка

Көнем кара, төнем күңелсез;
Шунсы жәлке: берчак мин үләрмен,

Син калырсың — син бит үлемсез!

 

Үпкә

 

Рәдиф Тимершин

 

Үпкә бар әле хатынга –
Кадерне белми һич тә.
“Булышмыйсың бер дә!” – диеп
Иги иртән дә, кич тә.

 

Шулай инде алар халкы,
Тел сөяксез, тел сөйләр...
Бер тапкыр утын ярганны
Күрде, әнә, күршеләр.

 

Оныткан хатын бер тапкыр
Идәнен юганымны,
Табак-савытын бер тапкыр
Ялт итеп куйганымны.

 

Ә кем бер тапкыр кибеттән
Икмәк алып кайтты соң?
Кем бер тапкыр унбер капчык
Шешә илтеп сатты соң?

 

Малайны бакчага илттем
Хатын юкта бер кабат...
Шундый уңган була торып,
Чыксын инде яманат!

 

“Горур бул!” дип юатмагыз,
Түгел бу, дуслар, уен.
Кадереңне белмәсәләр,
Кыен ул, ай-һай, кыен!

 

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас