+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
1 апрель , 04:59

Син бит үзең бер матур җыр, апрель!

Апрельнең истәлекле көннәре, һөнәри бәйрәмнәре һәм юбилейлары, сынамышлары белән танышыгыз.

Син бит үзең бер матур җыр, апрель!Син бит үзең бер матур җыр, апрель!
Син бит үзең бер матур җыр, апрель!

Апрельнең истәлекле көннәре, һөнәри бәйрәмнәре һәм юбилейлары, сынамышлары белән танышыгыз.

Син бит үзең бер матур җыр, апрель!
Яз бит үзе синең төсеңдә!
Якты кояш – якын дустың синең,
Хушбуй тәме җилләр исендә...

Тамчы булып тама беләсең син,
Ташкын булып таша беләсең...
Бозны ватып, карны ашап, җиргә
Кайткан кошлар булып киләсең...

Нурлар булып җанга керәсең дә
Уятасың яңа өметләр...
Канатланган күңелләрдә янә
Яңа хисләр – апрель кебекләр...

Ләйсән Якупова.

Истәлекле көннәр, һөнәри бәйрәмнәр һәм юбилейлар

1 – Халыкара көлке көне;
Халыкара кошлар көне.
2 – Халыкара балалар китабы көне;
– Русия һәм Беларусь халыкла­рының бердәмлеге көне.
3 – 119нчы Уфа елкычылык заводы оештырылуга – 90 ел.
5 – Геологлар көне.
7 – Бөтендөнья сәламәтлек көне.
8 – Хәрби комиссариат хезмәт­кәрләре көне;
– язучы, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Барый Ногмановның тууына 90 ел.
11 – Фашист концлагереннан тоткыннарны азат иткән көн;
– тарих фәннәре докторы, профессор, Русиянең һәм Башкорт­стан­ның атказанган мәдәният хезмәт­кәре Айсылу Юнысовага – 75 яшь.
12 – Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне.
13 – Һава һөҗүменнән саклану гаскәрләре көне.
15 – Халыкара мәдәният көне.
16 – Тел белгече, филология фәннәре кандидаты, Башкортстан­ның атказанган мәдәният хез­мәткәре Әкрам Биешевның тууына 100 ел.
17 – Башкортстан Республикасы халыкларының милли киеме көне.
18 – Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне;
– күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, язучы Даут Юлтыйның тууына 130 ел.
19 – Умырзая көне.
21 – Урындагы үзидарә хез­мәткәрләре көне.
22 – Халыкара Җир көне.
23 – Халыкара китап һәм авторлык хокукларын яклау көне.
24 – Яшьләрнең халыкара теләктәшлек көне;
– журналист һәм язучы Рәзилә Ырыскуҗинага – 50 яшь.
26 – Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел;
– журналист, Шаһит Ходайбирдин һәм Зәйнәп Биишева исемендәге премияләр лауреаты Фатыйх Азаматовның тууына 100 ел.
27 – Башкортстанның фән һәм техника өлкәсендә дәүләт премиясе лауреаты, атказанган фән эшлеклесе, Салават Юлаев ордены кавалеры, Башкортстан Фәннәр ака­демиясенең мөхбир-әгъзасы, биология фәннәре докторы, профессор Фәнгать Хаҗиевка – 90 яшь.
28 – Балет биючесе, БАССРның атказанган артисты Рәүф На­сыйровның тууына 90 ел.
29 – Халыкара бию көне.

Сынамышлар

* Апрель артык җылы булса, май салкын, җилле булыр. 
* Апрельнең алтысында торна кычкырса, ел яхшы килә. 
* Апрель яңгырлы булса, гөмбә уңар. 
* Ай башында яшен яшьнәсә, җәй җылы килер һәм чикләвек мулдан булыр. 
* Апрельдә көндез – кызу, төнлә салкынча булса, җылы җәй юрыйлар. 
* Ай ахырында төннәр йолдызлы булса, уңыш уңар. Соңгы ун көнендә яңгырлар яуса да, ел уңдырышлы булыр. 
* Апрельдә каен суы күп акса, җәй яңгырлы килер. 
* Апрельдә карлыгачлар килмәү – салкын язга. 

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас