Яз көннәрендә күп кенә кешеләр аяк-куллары, тезләре сызлап җәфалана. Өйдә алоэ үстерсәгез, андый вакытта файдасы тими калмас.
Һәрвакыт ярдәме тия торган төнәтмәне үзебезгә ясарга да мөмкин. Моның өчен алоэ гөленең яфрагын (алдан бер атна чамасы су сипмәскә), уртача зурлыктагы ачы кызыл борыч, бер аш кашыгы кипкән канлы үлән (чистотел) ваклап турарга кирәк. Шуңа ярты литр аракы кушарга һәм ун көнгә караңгы салкынча урынга куеп торырга. Арытабан төнәтмәне суыткычта сакларга.
Әлеге төнәтмә белән төнлә тезләр, аяк балтырлары сызлаган чакта уынырга киңәш ителә. Шулай ук, салкын тигәндә, невралгия булганда авырткан урыннарга, томау һәм гайморит булганда танау тирәсенә, шешкән, чабырткан урыннарга, биттәге сыткыларга, баш тиресе майлы булганда чәч тамырына сөртергә мөмкин.
Автор фотосы.