

"Башкорт хуҗабикәсе" язылучыларын эремчек камырыннан ПП-пирожкиларның гадәти булмаган рецепты белән гаҗәпләндерде. Ул аларны беренче тапкыр әзерләвен әйтте. Камыр өчен эремчек, йомырка, бераз каймак һәм дөге оны кирәк була.
- Кукурузныкын, яки гадәти он да салырга була, - диде Миләүшә. - Классик эчлек - йомырка һәм яшел суган.
Блогер, камыр артык куе булды, эластик булмады һәм пирожкилар каты килеп чыгачак, дип борчылган. Ләкин барысы да яхшы килеп чыккан. Беренче дегустатор ире булган, хәер, ул ризыкта көтелмәгән кимчелек тапкан: суганы аз, - ди.
— Суган күп булырга тиеш, 90га 10, - дип белдергән ул.
Фото: башинформ