+3 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
10 Апреля , 06:22

Безнең халыкта “Бабай” кем ул?

Балаларны куркытучымы, әллә аларны хәвеф-хәтәрләрдән саклаучымы?  

Безнең халыкта “Бабай” кем ул?Безнең халыкта “Бабай” кем ул?
Безнең халыкта “Бабай” кем ул?

Безнең күбебез бала чакта әти-әниләрнең: “Тыңламасаң, Бабай алып китәр!” – дигән сүзләрен ишетеп үсте. Бу билгесез җан иясенең исеме генә дә курку уята иде. Шунысы кызык: галимнәр өчен дә, “Бабай” халык риваятьләрендә бик серле персонаж булып кала. Әллә, “Бабай” балаларны куркыту өчен берәр әни уйлап чыгарган җан иясе генәме? Ләкин барысы да шулкадәр гади микән?

Сер түгел, күп кенә ышанулар борынгыдан килә. Алайса, кем соң ул Бабай – коточкыч албастымы, әллә балаларны яклаучымы? Аның турында без нәрсә беләбез? Һәм коточкыч җан иясе турындагы ышанулар кайсы халыкта баштарак барлыкка килгән?
Риваятьләрдә сәер һәм серле җан ияләре шактый күп, аларның роле әлегә кадәр бик үк ачык түгел. Моннан тыш, бу персонажлар галимнәрне гадәти булмаган образларның килеп чыгышы өстендә баш ватарга мәҗбүр итә. Безнең күбебез “Бабай” белән балачактан ук таныш. Тик менә яшь чагында ата-аналары бу җан иясе белән куркыткан кешеләрнең барысы да аның борынгы булуын белми. Бабай образының тамырлары борынгы заманнарга ук барып тоташа. Тикшеренүчеләр фикеренчә, кешеләр бу җан иясе турында мәҗүсиләр чорында ук сөйли башлаган.


Бабай турындагы куркыныч сүзләр славяннар яшәгән территориядә таралган булуга карамастан, күп кенә тикшеренүчеләр аның турындагы ышанулар башта башка халыкларда барлыкка килгән дип саный. “Бабай” сүзе төрки телдә “карт” дигәнне аңлата. Нәкъ менә төрки халык риваятьләреннән Бабай турындагы тарихлар баштарак барлыкка килгән дип уйларга нигез бар.
Борынгы риваятьләргә караганда, бу җан иясе кешесыман шыксыз монстрны күз алдына китергән, ул кара урманнарда яшәгән. Төрки халыклар сабыйлар өйдән ерак китмәсен өчен балаларга Бабай турында коточкыч хикәятләр сөйләгән.


Ләкин Бабайның кыяфәте нинди булган соң? Шунысы кызык: фольклорда бу җан иясенең конкрет тасвирламалары юк. Шул ук вакытта бу монстр гаять көчле һәм җитез, ягъни аны җиңеп тә, аңардан качып та булмый дип күрсәтелә.
Ә хәзер күз алдыгызга китерегез: сез ниндидер албасты турында беләсез, ләкин аның кыяфәте сер булып кала. Бу очракта һәркем үзенә иң куркыныч булып тоелган нәрсәне күз алдына китерәчәк. Шуның аркасында Бабай, чыннан да, күп балалар өчен куркыныч булган.


Сүз уңаеннан, фольклорчылар Бабайның йөзен ачыкларга тырышкан. Өлкән кешеләрдән сорашканда һәм риваятьләрне өйрәнгәндә алар мондый нәтиҗәгә килгән: әгәр ул монстр кыяфәтендә булса, аның шактый куркыныч тышкы кимчелекләре булган. Бөкре аркалы кара карт итеп тасвирлаганнар. Моннан тыш, ул капчык тоткан, тыңлашмаучы балаларны шунда салып, үз оясына алып китә, имеш. Алар белән нишли ул анда? Мөгаен, үтерә яисә ашыйдыр – монда инде теләсә нинди вариант куркыныч күренәчәк.


Еш кына ата-аналар Бабайны балаларын йокларга яткырганнан соң телгә алган. Иң киң таралган версия буенча, бу җан иясе карават астында яшәгән, шуңа күрә сабыйга төн уртасында тору тыелган. Сүз уңаеннан, Бабай хәтта халык бишек җырларында дә телгә алына. Мәсәлән:
Әмир төннәрен йоклый,
Үзен Бабайдан саклый.
Ай, бай, бай, бай,
Син безгә килмә, Бабай!


Хәзерге психологлар, баланы Бабай белән куркыту дөрес түгел һәм хәтта куркыныч, ди. Бер яктан, бу дөрес – кайбер балалар, әгәр алар караваты астында яшәүче албасты турында уйласа, гомумән, төн буе йокламаска мөмкин һәм бу баланың психикасын какшата. Икенче яктан, Бабай элекке заманда куркыныч зат буларак түгел, ә балаларны саклаучы итеп тә күрсәтелгән.
Баланы төнге маҗаралардан һәм кызыклы “тоелган” сәяхәтләрдән баш тартырга күндерү җиңел булмавын аңлап, ата-аналар Бабай турында сөйләгән. Хәтта иң кыю сабыйлар да, коточкыч хәлләргә колак салып, төн уртасында йөрергә курыккан.


Кыскасы, “Бабай” очрагында сүз тәрбия һәм тәртип турында бара. Нәкъ менә шушы рух ярдәмендә борынгы заманда балаларның артык кызыксынуы белән көрәшкәннәр. Боларның барысын да исәпкә алсак, Бабайны аждаһа дип түгел, хәтта күпмедер дәрәҗәдә балаларны яклаучы дип тә әйтергә мөмкин.

Элина ФӘЙЗУЛИНА.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас