+3 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
10 Апреля , 07:15

Рационда бер зефир калдырыгыз!

Белгеч ни өчен кайбер ризыклардан баш тартырга киңәш итә?

Рационда бер зефир калдырыгыз!Рационда бер зефир калдырыгыз!
Рационда бер зефир калдырыгыз!
Язгы кояш нурларын сибә башлау белән катлы-катлы өс киемнәре дә салына. Кыш буена тәндә җыелган май катламнары да күзгә ташлана. Бу вакытта күпләр түгәрәкләнеп чыккан корсакларын бетерү турында хыяллана башлый. ”Күпкән” корсаклар, гадәттә, рационда шикәр, фруктоза һәм углеводлар күп кулланудан барлыкка килә. Димәк, кайбер ризыклардан баш тартмый торып, артык килограммнардан да котылып булмаячак. Моның өчен түбәндәге берничә киңәшкә игътибар итегез.
1. Атна буена һәр көнне нәрсә ашаганыгызны язып барыгыз. Хәтта кечкенә печенье кисәге капсагыз да, бу хакта язарга онытмагыз.
2. Атна азагында үзегезнең менюны күздән үткәреп, түбәндәге ризыкларны 80-90 процентка киметегез:
югары сортлы бодай оныннан әзерләнгән ризыклар (печенье, коймак, торт, пирог һәм башкалар);
ак дөгедән пешерелгән ашлар;
кәнфит, шоколад кебек баллы ризыклар;
татлы җиләк-җимешләр (банан, виноград, хөрмә һәм башкалар).
Рационда татлы ризыклардан көненә 3-4 яшел алма, 10-20 грамм кара чын шоколад, 1 зефир калдырырга мөмкин.
Әлбәттә, гәүдәне формага китерү өчен әлеге ризыклардан баш тарту гына аз, даими рәвештә физик күнекмәләр, хәрәкәт кирәк. Иң файдалысы — көненә берничә чакрым араны җәяү йөрү.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас