+3 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
14 Апреля , 04:33

Акыл сөеп, акыл өләште

Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәрим белән бер очрашу тарихы.

Акыл сөеп, акыл өләштеАкыл сөеп, акыл өләште
Акыл сөеп, акыл өләште

 

Мостай Кәримне белмәгән кеше юктыр. Ул үзебезнең Башкортстанда гына түгел, Русиядә, күп кенә шәрык һәм гарәп илләрендә дә танылган олуг шәхесләрнең берсе. Шагыйрь, прозаик, драматург. Язучылар күпкырлы жанрда иҗат иткән әдипләрне үзара “комбайн” диләр. Мостай Кәримнең иҗат җимешләре муллыгына таң калырлык. “Талант ул яхшы әсәрләрне күп иҗат итү белән билгеләнә”, – дигән мәшһүр француз Жюль Ренар да. Аның әдәби мирасы үзе бер серле дөнья. Үз таланты һәм хезмәте белән казанган дан-шөһрәте дә, дәүләтебез бүләкләре дә бихисап.
Башкортстанның халык шагыйре, Социалистик Хезмәт Герое, Ленин премиясе лауреаты Мостай Кәрим – дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе буларак та илебездә билгеле хөрмәтле кеше. Ул тирән акыллы һәм күркәм холыклы шәхес буларак, югары даирәләрдә дә, гади халык арасында да үз кеше иде.

Үзе исән чакта төрле тантаналы вакыйгалар уңаеннан үткәрелгән җыелыш, форум президиумнарыннан да, зәңгәр экраннардан да төшмәде. Аның олпат буй-сынына, куе кара бөдрә чәчләренә, эчкерсез ягымлы, елмаюлы йөзенә, очкын аткан күзләренең балкышына сокланып карап, үтә мәгьнәле, фәһемле фәлсәфи сүзләрен зур кызыксыну белән тыңладык, отып хәтердә сакларга тырыштык. Авылда туып үскән олуг әдип әдәбият күгендә якты йолдыз булып балкыса да, бөтен гомере буе ул халык арасында яшәде, аңардан аерылмады һәм тылсымлы илһамын да халкы рухыннан тапты, халкына хезмәт итте.
Үз гомеремдә миңа, гади генә авыл укытучысына, мәшһүр әдип белән күп кенә очрашуларда тамашачы булып та, әңгәмәдәш булып та катнашырга туры килде. Ә сәгатьләр буе янәшә утырып сөйләшү бәхете тик бер генә тәтеде. Көтелмәгән һәм уйланылмаган хәл очраштырды безне. 1976 елның аязлы-болытлы болгавыр көзге көннәренең берсендә: “Сезгә Уфадан кунаклар кайтты”, – дип мәктәпкә хәбәр иттеләр.


Без мәктәп бинасыннан чыгуга, кунаклар “Волга” машинасында мәктәп капкасы янына килеп туктадылар. Аларның берсе – якын туганыбыз Җиһандар Таһир улы Шакиров, икенчесе Мостай Кәрим булып чыкты. Бик тә күңелле булды бу истәлекле очрашу. Җиһандар Шакиров Башкортстан авыл хуҗалыгы институтында умартачылык кафедрасы мөдире булып эшли иде. Үзе биология фәннәре галиме. Йоматауда дачалары терәлеп торганлыктан, гомер бакый дуслашып, аралашып, ярдәмләшеп, кунаклашып тату яшәде алар.


Кыска гына танышу һәм хәл-әхвәл сорашу тантанасы узгач, Җиһандар агай болай диде:
– Без икебез дә эш белән кыска вакытка кайттык. Райкомда да булдык. Безгә анда кунакханә дә тәкъдим иттеләр, ләкин без туганнарыбызда тукталырбыз, дип җавапладык. Хәзер колхозларга юл тотабыз, ә кичләтеп сезгә кайтабыз. Мунча ягарга да онытмагыз. Мостай Кәрим авыл мунчасын бик ярата ул, – диде аңа карап.
Шагыйрь елмаеп ризалыгын белдерде. Юлчылар машинага утырдылар һәм Мостай “корыч атын” тиешле юнәлешкә борды. Без үзебез өйгә ашыктык.


Кунак көтүнең никадәр мәшәкатьле икәнен һәркем белә. Өй эчен һәм йорт-кураны тәртипкә китерү, мунча ягу, тавык суеп, аш-су әзерләү һәм башка кирәк-яракларны хәстәрләү белән көн узганы сизелми дә калды. Кичкә заманына һәм мөмкинлегебезгә күрә мул гына табын да әзерләнде. Шул ук вакытта, галим һәм мәшһүр әдип алдында дөм надан булып күренәсе дә килмәде. Мостай Кәрим турында матбугатта рәсмиләштерелгән бөтен мәгълүматларны күзаллап, иҗатына байкау ясарга да онытмадык. Туганнарыбыз Рәвия һәм Давис Җиһан­гировларга хәбәр иттек. Кичләтеп кунакларыбыз кайтып та җитте. Өстәл тирәли тезелешеп утырып, икмәк-тоздан, шулпадан авыз иткәч, шагыйрь хуҗабикәнең тәмле аш-суын мактарга да онытмады. Тезелгән рюмкаларга коньяк коеп, тост та күтәрдек. Ләкин Мостай эчмәде, моның сәбәбен дә аңлатты. Шунда без әдипнең билгеле шигыреннән өзек тә сөйләдек: “Акыллылар һәм тилеләр эчмәсен, калганнар теләсә нишләсен”. Безгә, акыллылар белән тилеләр арасындагы бәндәләргә азрак кына авыз итәргә ярыйдыр бит, дип, шаярттык. Бик рәхәтләнеп көлештек. Шагыйрьнең кәефе бик күтәренке иде.


Кунагыбызның үтә игътибарлы, кешелекле, кечелекле булуы, үзен бик гади тотуы безгә тартынып торырга юл куймады. Үзара аралашу, әңгәмәләшү дә тиз һәм җиңел генә башланып китте. Җиһандар агай, Мостай Кәрим һәм мин өчебез дә Бөек Ватан сугышы яугирләре бул­ганлыктан, әңгәмә башланып китәр өчен уртак тема да табылды.
Арытаба шагыйрь табындагы кешеләрнең барысы да галим дустының якыннары икәненә инангач, төрле-төрле дөнья вакыйгаларына карата да үз фикерләрен шик-шөбһәсез әйтте. Ни турында гына сүз бармады бу табында!


Сугыш башлангач та Мостай Кәрим, бик күп башка иҗат кешеләре кебек үк, үзе теләп сугышка китә. Тик бергә укып, бергә киткән якын сабакташ дусларыннан, каләмдәшләреннән Сәгыйть Мифтахов, Малик Харис, Фәйзи Юлдашев мәңгелеккә яу яланнарында калалар, әле чәчәк атмаган иҗади хыяллары курганнар туфрагына мәң­гелеккә күмелә. Муромда дусты Фәйзи Юлдашев белән бергә хәрби элемтәчеләр әзерләү училищесын тәмамлый. Кече лейтенант Мостафа Сафич Кәримов элемтә взводы командиры итеп тәгаенләнеп, Брянск фронтына җибәрелә. Анда барган дәһшәтле алышларда катнаша. Шу­ларның берсендә яугир күкрәген комсомол билеты белән бергә снаряд ярчыгы тишеп, үпкәсен һәм кабырга сөякләрен яралап үтә.


1942 елның 25 августында була бу хәл. Медсанбатта ярчыкны алып, зыян күргән кабырга сөякләрен бераз дәвалыйлар. Аннан авыр яралыларны Пловск шәһәре янындагы урманда урнашкан кыр госпиталенә күчерәләр. Сызланулар басылгач, шундагы имән төбенә сөялеп “Үлмәсбай” дип аталган поэма да язып ала ул. Хәле бераз яхшыргач, госпиталь начальнигыннан Келәшкә кайтып, күптән түгел генә туган сабыена исем куштырып килергә рөхсәт сорый. Ул, майор Галимов, Келәшкә күрше генә булган Акманай авылыннан икән. Хәрби табиб майор Галимов якташына фатыйха бирә. Ярасын кабат бәйләтеп, тагын 5-6 бәйләрлек бинт һәм ризык-паек алып, юлга чыга. Хәләл җефете Рауза (паспортта – Роза) белән сугыш чыгар алдыннан гына өйләнешәләр һәм ЗАГСта язылышырга да өлгермиләр. Сугышта корбан булсам, балам атасыз үсәчәк бит, дип хафалана шагыйрь. Ул вакытта җан сөйгәне Келәштә укытучы булып эшли. Кайтып күрешкәч, бирелгән биш көнлек ял эчендә шагыйрь ЗАГСта язылышырга да, радиога кереп шигырьләр укырга да, дуслары Баязит Бикбай, Рәшит Нигъмәти, Сәйфи Кудаш, Заһир Исмәгыйлев, Арыслан Мөбәрәков белән күрешергә дә өлгерә.


Аннан Пловск урманнары арасындагы кыр госпиталенә әйләнеп кайта. Тик Галимовны ул башкача очрата алмый. Күкрәге һаман тишек булгач, Мостайны Тула шәһәрендәге стационар госпитальгә күчерәләр. Анда кимерчәкләрен кырып, чери башлаган кабыргаларын сындырып, бик авыр операция эшлиләр. Байтак ара мантый алмый ята ул: хәле җиңелдән булмый. Өстәвенә, пневмония сулыш алырга бирми.
1942 елның декабрендә фронт эквакогос­питальләренең сәяси идарәсе начальнигы подполковник Медведев госпитальгә килеп китә. Тамырлары белән Уфа шәһәреннән, үзе шагыйрьнең иҗаты белән таныш икән. Соңрак Мостайны аерым палатага, ә бераздан госпиталь-шифаханәгә күчереп дәвалыйлар. Аңла­шыла ки, якташы һәм сәяси идарә тарафыннан яралы шагыйрьгә карата тиешле бәһа була бу. Ярты елдан артык госпитальләрдә дәвалана Мостай Кәрим. Туладан Горькийга күчерәләр, тагын операция ясыйлар. Яра бөтәшкәч, 1943 елның мартында Мәскәүгә ГлавПУ резервына чакырып алалар да, алгы сызыкларда шагыйрь­ләрнең күпләп кырылуы сәбәпле, СССР Язучылар берлеге әгъзасы булган әдипләрне фронт редакцияләренә җибәрү турында дәүләт карары нигезендә кече лейтенант Кәримовны Воронеж фронтына журналист итеп җибәрәләр. Анда ул “За честь Родины” дигән урыс телендә чыга торган гәзит редакциясендә эшли башлый. Алгы эшелоннардагы гаскәрләргә чыгып йөри, мәкаләләр, очерклар, нәсерләр, шигырьләр һәм поэмалар яза. Шунда чуваш шагыйре Яков Ухсай, шагыйрьләр Әхмәт Ерикәй, Гали Хуҗа, драматург Риза Ишморат белән очраша. Бераздан Мостайны 3нче Украина фронтына “Совет сугышчысы” дип аталган татар гәзитенә махсус хәбәрче итеп җибәрәләр. “Советский воин” дигән фронт гәзите җиде телдә нәшер ителә. Ә “Совет сугышчысы” – шуларның берсе. Баш мөхәррире – Николай Степанович Филимонов, ә татар телле гәзитнең мөхәррире Татарстан язучысы Мәхмүт Максуд була. Редакциядә төрле төбәкләрдән, төрле милләтләрдән тупланган иҗади коллектив тату һәм бердәм эшли.


Һәркемгә чинына түгел, ә иҗатына, хезмәтенә, талантына карата тиешле бәһа бирелә. Сигез редакция хезмәткәрләре – Мәхмүт Максуд, Вәгыйзь Вәлиев (Татарстаннан), Габдулла Әхмәтшин, Һидият Әсәдуллин, Гыйльман Хәйбуллин һәм Мостай Кәрим (Башкортстаннан), үзбәк Кадыйр Юлдашев, урыс кызы Шура Кузнецова хезмәт сала. “Нинди генә авыр юллар үтмәдек, нинди генә сулар кичмәдек. Австриянең мәркәзе Венага кадәр авыр һәм җиңүле юлны шулар белән бергә үттек.
Гәзит заданиесен үтәү өчен алгы сызыкка йөргән чакларда, мина шартлавы да, пуля сызгыруы да булды. Барыбыз да авыр яра алган сугышчылар булсак та, яу кырыннан исән-имин чыктык. Бүгенге көндә икебез генә торып калдык: Гыйльман һәм мин”, – дип хәтерләде шагыйрь.


Сугышчан журналистлар кулга корал тотып турыдан-туры дошман өстенә атакага ташланмый: аларның вазыйфасы башка. Алар гәзит чыгару өчен алгы сызыкка барып, яугирләр батырлыгын, көрәш вакыйгаларын чагылдыру өчен материаллар туплый, шуларны матбугатта бас­тырып, фронт сугышчылары аңына җиткерәләр, аларны дәртләндереп, рухландырып яңа батырлыкларга өндиләр, әйдиләр. Ә үзләре хәрби бурычларын үтәгәндә төрле куркыныч хәлләргә юлыгалар. Мостай Кәрим дә алгы сызыкта йөргәндә бихисап үлемечле очраклардан исән кала. Днестрдан алып Венага кадәр сугыш юлында әйтеп бетергесез михнәтләр, газаплар кичерә: якында бомба шартлап, үзен җиргә дә күмеп ташлый, пулялар яңгыры астында кала. Шу­ларның берсе шагыйрь яныннан сызгырып узып, якындагы куаклыкта шартлый. Шунда бер кечкенә ярчык сул битенә, күз астына кереп утырып, гомерлек истәлек булып яши.
Иң абруйлы сугышчан журналист буларак, Мостафа Сафич Кәримов күп кенә хәрби орденнар һәм медальләр белән бүләкләнә. Шуларның иң кадерлесе һәм иң истәлеклесе итеп ул өчесен – Белградны азат иткән өчен, Будапештны, Венаны алган өчен медальләрен саный.


– 1944 елның көзендә Югославиядә барган сугышларда якыннан катнаштым, таулар арасында андагы партизаннар белән очраштым. Будапештта шәһәр эчендә атналар буе каты сугышлар барды. Артиллеристлар дивизионында, укчылар батальоннарында йөреп чыгып, күп кенә материаллар тупладым. Вена өчен барган сугышларның эчендә яугирләрнең батырлыгын да, аңлы миһербанлылыгын да күрдем. Венаның мәшһүр опера театрын һәлакәтле ялкын чолгап алгач, гаскәрнең бер төркеме янгынны сүн­дерергә тотынып, фаҗигадан коткарып калды. Бу күренеш соңрак минем “Ярлыкау” исемле повестымда чагылды, 8 майда “Советский воин”ның баш мөхәррире Филиппов әмере буенча, язучы Николай Атаров, журналист Виктор Кононенко, фотохәбәрче Сергей Марченко белән бергә союзниклар белән очрашуда да катнаштым. Бу онытылмаслык очрашу җылы тойгылар белән язылган өч авторның күмәк мәкаләсендә чагылып, “Советский воин”да басылып чыкты. Ә Җиңүнең тәүге иртәсендә күргән, кичергән күренешләр, тойгылар кайта-кайта әле дә карт солдат рухымны били, – дип белдерде әдибебез.


Мостай Кәрим сугыш вакыйгаларын үзенең күп кенә юл язмаларында, әсәрләрендә чагылдыра килде. “Туй дәвам итә”, “Декабрь җыры” (1942), “Башкорт халкына җавап хат”, “Окоп лирикасы” (1943), “Балатон кызы”, “Чит утлар”, “Үлмәсбай” (1944), “Ярлыкау”, “Өч мәет” һәм башка бик күп шигырьләр, поэмалар, яу истәлекләре дөнья күрә. Сугыштан ул хәрби капитан чинында Келәшкә кайта. Әдәби эшкә чума, тик җәрәхәте генә кан саркыта, тынгылык бирми. Зарлануны яратмаган көчле рухлы Мостай Кәрим җан әрнүенә бирешмәскә тырыша. Ахырда үпкә чире ныклап борчый башлый. Сугыштан соңгы 1946-48 елларда аңа тагын берничә операция ясала, Башкортстан Хөкүмәте дә, СССР Язучылар берлеге дә аның турында хәстәрлек күрә. 1948 елның язында Мәскәүдә Үзәк туберкулез институтында аңа операция (тракапластика) ясыйлар, ләкин хәле яхшырмый. Башкорт АССРы Югары Советы Президиумы рәисе Г. Нигъ­мәтҗанов РСФСР Югары Советына талантлы шагыйрь М.С. Кәримовны Кремль дәваханәсенә күчереп, стрептомицин белән дәвалауларын сорап мөрәҗәгать итә. Ул дәвердә Америкадан азлап сатып алынган бу даруны табу бик авыр була. СССР Язучылар берлегеннән дуслары
А. Твардовский, К. Симонов өзлексез ярдәм күрсәтәләр. Кремль шифаханәсенә Мостафа Сафичны күчермиләр, кабат шул ук ЦТИ дә кавертономия дигән икенче операция ясыйлар. Ул заманнарда алтыннардан кыйммәт исәпләнгән әҗәл даруын – отрептомицинны сырхау Мостайга кадый башлыйлар. Операцияне уңышлы ясаган хирург Лев Константинович Богушның кулы җиңел була. Хәле акрынлап яхшыра бара. Ул вакытта кемнәр ничек булышканын әдибебез үзе дә бик күп еллар үткәч кенә белә. Аларга вакытында әйтелми калган рәхмәтләрен, ярдәм кулы сузган кешеләр рухына багышлап, “Гомер мизгелләре” әсәрендә язып калдыра. “Әйтми калган рәхмәт – түләнми калган бурыч ул. Кешеләр алдында бүген минем янә бер бурычым кимеде”, – дип яза ул күп еллар үткәч, соңгы әсәрендә. Шулай итеп, дәүләт җитәкчеләре һәм дуслары ярдәмендә олуг талант иясе булган Башкортстан шагыйренең гомере саклап калына. Ә аның “яралы” комсомол билеты үзәк музейга тапшырыла.


Тагын уналты елдан соң Мостафа Сафа улы бер аянычлы фаҗига кичергәнен дә яшермәде. Дөресрәге, безнең сорауга җавап бирде, чөнки үзе турында сөйләргә яратмый иде ул.
1964 елның җәендә кабарда язучысы Алим Кешоковның 50 яшьлек юбилеена барганда, Эльбруста автомобиль һәлакәтенә очраганнар. Упкынга очтык дигәндә, ни могҗиза беләндер шофер машинаны уңга тайпылдырып, зур карагайга терәтеп куярга өлгергән. Машинаның моторы алгы креслога килеп чыккан. Иң авыр җәрәхәт алганы – шофер янында утырган Рауза (шагыйрьнең хатыны) булган. Артта утырган өчесе – Кешоков аның үсмер улы һәм Мостай Кәрим үзе вак-төяк имгәнү белән генә котылганнар.


Раузаның берничә урыннан баш сөяге ярыл­ган, баш мие селкенгән, арка сөяге зарарланган. Бу хәл республика җитәкчеләренә хәбәр ителгән. Нальчиктан, Ростовтан тәҗрибәле белгечләр килгән. Ашыгыч рәвештә операция ясалган. Моны урындагы хирург Хәсәнби бик уңышлы башкарган. Мостай Кәримнең бихисап дуслары килеп ярдәм итеп торганнар. Рауза үзе – бер атна аңсыз, ә аңына килгәч, айдан артык дәваханәдә яткан. Мостай Кәрим сөекле хатыны яныннан көн-төн китмәсә дә, хатын-кыз үз ишләре ярдәменә мохтаҗ шул. “Менә шундый авыр чакта, кинәт күктән иңгән ак халатлы фәрештәдәй, бер япь-яшь чибәр кыз пәйда булды”, – дип хәтерләде әдип. Нальчик шәһәренең урыс драма театрында артист булып эшләгән Балтач кызы Фәрдүнә Касыймова булып чыга ул. Шул минуттан башлап ай ярым буена шәфкатьле якташыбыз Фәрдүнә ханым җәрәхәтле Раузаны тәрбияли, шәфкать туташларына булыша, аны савыктырганчы яныннан китми. Чын дуслар авыр чакта сынала, диләр. Шушы фаҗигале вакыйгадан соң Мостай Кәрим Фәрдүнәне һәм аның туганнарын үзенең иң хөрмәтле кан-кардәшләре кебек якын дусларыннан саный.
Балтач сылуының бу изгелеген олуг шагыйрь гомере буена онытмый һәм үзенең “Гомер мизгелләре” әсәрендә әйтелеп бетмәгән кайнар рәхмәтләрен мәңгелеккә язып калдыра. “Балтач халкы һәм Танып ягы да шушы шәфкатьле ханым аркасында безнең күңелгә якынайды”, – дип елмайды шагыйрь.


Мәгълүм ки, сугышка кадәр үк Мостай Кәрим республикада һәм илдә танылган шагыйрьләрнең берсе була. Китапларының, әсәрләренең СССР Язучылар берлеге ярдәмендә урысчага тәрҗемә ителүе дә, таланты да моңа зур йогынты ясый. Чит телләргә дә тәрҗемә ителә башлый. Каләмне штыкка тиңләгән бу дәвердә әдәбият, шигърият идеология коралы булып хезмәт итә. Шуңа күрә, иҗатчыларга хөрмәт тә, караш та югары була. Бөек Җиңү белән тәмамланган сугыштан соңгы елларда Советлар Союзының халыкара абруе үсә бара. “Салкын сугыш” дип аталган сәяси киеренкелек башлануына карамастан, чит ил иҗатчылары белән аралашу, очрашулар да җайга салына, чөнки сәнгать бөтен кешелек дөньясының әхлакый һәм рухи уртаклыгын чагылдыра. Интернациональлек, гуманизм, демократизм, дуслык һәм теләктәшлек принциплары нигезендә халыкара милли-мәдәни-әдәби хезмәттәшлек булдыру максатында Союздан төрле илләргә иҗади делегацияләр чыгып йөри. Мостай Кәрим үзе дә төрле төркемнәрдә Җир шарының күп кенә илләрендә була.


Мостай Кәрим бер-ике истәлекле сәяхәтенә байкау ясады. 1961 елның көзендә СССР Язучылар берлеге шагыйрь Михаил Луконинны, тәрҗемәче Марион Ткачевны һәм Мостай Кәримне Азия илләренә озайлы сәяхәткә җибәрә. Сәфәр маршруты Кытай, Вьетнам, Бирма, Тайланд, Камбоджа аша үтә. Кытайда Мостайның “Ташлама утны, Прометей” драмасын тәрҗемә иткән шагыйрь Тай Сунь белән күрешеп, рәхмәтләрен әйтеп, Шанхайның могҗизалы сараен карый. Камбоджада су эчендә свай өстенә салынган өйнең тәрәзәсеннән кармак ташлап балык каптыра. Хөкүмәт башлыгы Нородом Сианук үзе шагыйрьләрне кабул итә. Король улы – шаһзадә үз самолеты белән Акорга алып барып, мәһабәт гыйбадәтханәләр каласын күрсәтә, истәлеккә көмеш ваза бүләк итә. Мостай Кәрим аны иң кадерле бүләк итеп саклый. 39 яшьлек ил башлыгы “Мин ифрат шигърият яратам, шуңа күрә дә сезне күрәсем килде. Сез бөек ил шагыйрьләре бит. Шәрыкта шагыйрь­ләргә хөрмәт зур. Борын-борыннан алар белән патшалар исәпләшкән, аягүрә басып кул биреп күрешкәннәр”, – дип белдерә. Үз илебездә – союздаш һәм автономияле республикаларда Әдәбият көннәре еш үтеп тора. Мостай Кәрим Украинада 1970 елның чуак көзендә үткәрелгән әдәбият атналыгын аеруча җылы тойгылар белән искә алды. Днепр ярларына алар Муса Гали белән барган. Атналыкта Хөкүмәт җитәкчеләре дә, сәнгать әһелләре дә, күп кенә зыялылар да катнашкан. Язучылардан Олесь Гончар, Борис Олейник, Дмитрий Павлычко, Иван Драч һәм Платон Воронько җылы каршы алып, озатып куйганнар.


Мәшһүр дәрьяның буйларында атна буена башкорт сүзе, башкорт моңы яңгырый, урыс, татар, украин һәм башка телләрдә дә җырлар җырлана.
– Әйтерсең, күк гөмбәзе – зур көмеш кыңгырау, һавада очып баручы торналар тавышыннан ул зыңгырдап тора. Аяз атна, якты көз. Кайда барсак та ачык йөзле, ихлас хуҗаларның әүвәл әйткән сүзе – сәлам, икенчесе – рәхмәт, өченчесе мәхәббәт булды. Сугыш елларында безнең туфрагыбызда төяк табып, җан асрап калган олы иҗатчылар – Павло Тычина, Максим Рыльсий, Владимир Сосюра, Юрий Яновский, Петро Манч исемнәре еш телгә алына иде. Ул заманнарда украин әдипләренең, сәнгать әһелләренең һәм бүтән укымышлыларның Башкортстанга карата хәтере йомшарып, хөрмәте кимемәгән иде әле, – диде.
Соңрак бу вакыйгаларны искә алып, күренекле әдибебез болайрак язып калдырыр:
– Хәзер дөньялар үзгәрде. Яхшылыкны оныту, яманлыкны берәм-сәрәм чокып чыгарып, өзлексез хәтерләү гадәткә керде, тормыш кагыйдәсенә әйләнде. Кешеләр һәм халыклар кайчандыр бер-берсенә эшләгән изгелекләр хакында искә төшерергә тартыналар, оялалар сымак. Ә теге елларда!.. Өстәлләр тулы сый, йөрәкләр тулы сөю иде.
Соңгы кичтә Киевта Украина Язучылар берлеге рәисе Олесь Гончар затлы рестораннарның берсендә Башкортстан кунаклары хөрмәтенә зур мәҗлес үткәрә. Шунда шагыйрь Муса Гали үзенең моңлы тавышы белән “Азамат”ны җырлап, табындашларын да, Мостайның үзен дә таң калдыра.


Иртән кунаклар туган якларына оча. Аэропортка озатырга килгән украин дуслар хушлашу җыры итеп Муса Галидән “Азамат”ны җырлавын үтенә. Украина күгендә башкорт җыры, башкорт моңы яңгырап кала. Мостай Кәримнең украин теленә тәрҗемә ителгән “Ай тотылган төндә” (“В ночь лунного затмения”) драмасы да соңрак озак еллар шәһәр театрлары сәхнәләреннән төшми.
Тик бу хәтернамәне язганда заманнар гына нык үзгәреп китте. Дөньяга караш та башкачарак төс алды. Олуг әдибебезнең нечкә күңеле бүгенге Украинадагы вакыйга-хәлләрне алданрак сиземләгән икән, дип уйлыйм. Украина җирләрен оккупантлардан азат итү өчен аяусыз көрәштә катнашкан Мостай Кәримнең күңеле Украинаның язмышы өчен борчылгандыр, күрәсең.
Дөньяның төрле илләренә дуслык сәфәре белән сәяхәт иткәндә, шагыйребез халкыбызның, милләтебезнең, Туган илебезнең рухи байлыгын, намус-вөҗдан сафлыгын, иң гүзәл сыйфатларын гәүдәләндерде. Үзенең илләр гизгән чакта күргәннәре, күңеленә уелган башка тәэссо­ратлары хакында икенче бер очрашуда сөй­ләрмен әле, дип, вәгъдә дә биргән иде дә бит. Ләкин, ни аяныч, кабат очрашу насыйп булмады.
Бераздан әңгәмә компасының угы “анабыз – әдәбият, ярыбыз – шигърият” таба авышты. Шагыйрь безнең китап киштәләренә күз ташлады да, әдәби дөньяга мөнәсәбәтебез белән кызыксынды. Киштәдәге Габдулла Тукай, Мәҗит Гафури, Сәйфи Кудаш, Баязит Бикбай, Шәехзадә Бабич, Әхнәф Бәйрәмов, Сәгыйть Агиш һәм үзенең җыентыкларын күргәч, тыйнак кына елмаеп куйды.
– Монысын да укып чыгарга өлгердегезме? – дип сорады ул, әле яңа гына нәшер ителгән “Озын-озак балачак” китабына ишарәләп. Без аның йөрәккә-бәгырьгә үтемле, соклангыч эчтәлекле һәрбер әсәренә авылча ихлас югары бәябезне бирдек. Тыйнак һәм җыйнак итеп мактау сүзләребезне ишеттердек. Бәлки, “утны-суны кичкән, бакыр көпшәләр аша үткән”, дан һәм мактауларга күнеккән әдип өчен безнең – төпкел авыл кешеләренең – эчкерсез һәм ихлас әйтелгән мактау сүзләренең кирәге дә булмагандыр. Әйттек тә, урынсыз тәләкә кыздырганыбыз өчен үкенеп куйдык. Бәхеткә, шагыйрь сүзләребезне җылы кабул итте. Без моны елмаюлы күзләреннән тойдык. Иҗатының “гарше көрси”енә күтәрелгән олуг шәхес белән безнең арадагы аерма чиксез зур булса да, Мостай Кәрим моны һич кенә дә белгертмәде. Бәлки, бөек шәхесләрнең бөеклеге дә шундадыр. Исемен күпме генә алтын укаларга төрсәләр дә, үз шәхесен, күңелен, йөрәк-бәгырен укаларга урамады, үзе булып кала белде. “Һәр нәрсәнең чамасын белергә кирәк” дигән атасының киңәшен гомере буена онытмады: “Уканың тузаны бик зарарлы бит ул”, – дип язды соңрак тәкәббер дан әһелләренә төрттереп.


Мин үзем дә шигырьләрне ифрат ярата идем, балачактан каләм тибрәтә башладым, ләкин үтәр юлларым башкачарак һәм катлаулырак булып чыкты. Шигырьләрнең кайберләре “Генераль сызык өчен” дип аталган район газитендә басылып чыкты. Сугыштан соң да каләм тибрәттем, ләкин төп кәсебем ул түгел иде. Бик ымсынсам да, җитлекмәгән, зәгыйфь әсәрләремне бөек шагыйрьгә күрсәтергә оялдым: кәефен бозармын дип курыктым. Үкенмим, дөрес эшләгәнмен, димен. Әле Мостай Кәримнең язмаларын кабат укыганда кемнәргәдер әйткән сүзләрен искә төшерәм: “Талантлы иҗатчылар “яшь язучылар” корында озак утырмыйлар. Утырып калган кызның әле кайчан да булса да кияүгә чыгарга өмете бар, әмма “яшьләр” исәбендә төпләнеп калганнарның шагыйрь булуларына өмет юк”.
Сүзләр агышында без шагыйрьнең туган төяге, илһам чишмәләренең күзәнәге – Келәш авылы, иҗади дөньясының тәүге сукмаклары, юлдашлары, дус-ишләре, каләмдәшләре, җырларын көйгә салган композиторлар, пьесалар геройларын сәхнәдә гәүдәләндергән артистлар, җырчылар турында кызыксындык. Һәрберсенә төпле җавап алдык. Белүебезчә, озак еллар Мостай Кәрим Башкортстан Язучылар берлеген җитәкләде.


Республикабызның иң күренекле талант ияләре аның тирәсендә берләште. Шул дәвердә мәшһүр күк Уралыбыз күгендә гүя якты йолдызлар төркеме – яңа иҗади Галактика балкыды. Аның үзәге, төше Мостай Кәрим йолдызы булды. Танылган әдипне дөньяга бүләк иткән Келәш авылыннан бик күп күренекле шәхесләр чыккан: Башкортстанның халык шагыйре Сәйфи Кудаш, данлыклы җырчы Фәридә Кудашева, күренекле мәгърифәтче, галим Зыя Камали һәм башкалар. Мостайның туган җиренә килеп кемнәр генә сокланмаган да, кемнәр генә эз калдырмаган: Баязит Бикбай, Сәгыйть Агиш, Хәй Мөхәм­мәтъяров, Гайнан Әмири, Наҗар Нәҗми, Хәсән Туфан, Михаил Дудин – алар күпләр.
Келәшкә алар төркем-төркем булып та, берәм-берәм дә килеп-китеп йөргәннәр. Әнисенең тәмле ашларыннан авыз иткәннәр, әтисенең акыллы киңәшләрен тыңлаганнар, “Әүлия чишмәсе”нең суын уртлап, Акманай күле комлыкларында ялан тәпи йөргәннәр, “Кызлар тавы” түбәсенә менеп, тирә-якның хозурлыгына сокланганнар. Килгәннәр, чөнки яшь шагыйрьне тиң күргәннәр, аның соклангыч талантына өмет баглаганнар.


Мостафа Кәримов малай чагыннан ук мәктәптә актив пионер була. Пионер слетларында үзенең тәүге шигырьләрен укып, укытучыларның да, комсомол җитәкчеләренең дә, авылдашларының да игътибарын үзенә юнәлтә. “Келәш җирендә Сәйфи Кудаш шикелле зур талантлы шагыйрь туган” дигән хәбәр тарала. 1934 елдан башлап, аның шигырьләре республика газитләрендә дөнья күрә башлый... Уфада Башкорт педагогия институтының рабфагында укый, шигырьләр, поэмалар иҗат итә. Әсәрләре язучылар оешмасында тикшерелә. Анда шигърият секциясе җитәкчесе Галимов Сәләм яшь шагыйрь иҗатына олы бәһа бирә. Язучылар берлеге бертавыштан Мостафа Кәримов әсәрләрен китап итеп бастырырга тәкъдим итә. Дусты Вәли Нәфыйков белән бергә “Пионер” журналында эшли башлый. Алар икесе бергә “Отряд кузгалды” дип аталган тәүге китапны бастырып чыгаралар. Һәр редакция яшь ша­гыйрь­нең иҗат җимешләрен хуплап кабул итә һәм бастырып чыгара. “Ленинсе” гәзитендә “Идел ташканда”, “Таныш булмаган кунак” дип аталган тәүге поэмалары дөнья күрә. Күптән танылган олпат шагыйрьләр, язучылар (Галимов Сәләм, Баязит Бикбай, Сәгыйть Агиш, Гайнан Әмири һәм башкалар) талантлы яшь шагыйрьне тиңдәш саный башлыйлар.

Әхнәф Мазһаров,
Бөек Ватан сугышы ветераны,
Гали Чокрый исемендәге премия лауреаты, пенсионер укытучы.
2014 ел.
(Дәвамы бар).

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас