Беларуська сәяхәтне көтмәгәндә булды, дип әйтә алмыйм. Нишләптер бала чагыннан ук Белоруссиягә гашыйк булган апам соңгы берничә елда “әйдә” дә “әйдә” дип колак итен ашады. Ул “Олеся” җырын тыңлап, кызына да Олеся дип исем кушты, әле булса шул илгә булган тирән сөюеннән маркет-плейслар аша Белоруссия тушенкасы сатып ала. Аны тыңлый-тыңлый үземә дә кызык булып китте: чыннан да нишләп барып кайтмаска соң әле? Артык ерак та түгел, Уфадан турыга самолет оча, теле дә без аңламаган ят тел түгел, өстәвенә, апам бик арзан шифаханә тапкан. Шулай итеп, 2025 елның ялында без Беларуська юлландык. Дөресен генә әйткәндә, бу ил турында әллә ни күп белми идем, бар белемем “каты куллы” хуҗа Лукашенко, бала чактан истә калган “Песняры” төркеме, Хатынь трагедиясе һәм илдә үстерелгән бәрәңге. Әлеге ике атна эчендә мин үзем өчен бөтенләй яңа ил, яңа Белоруссияне ачтым. Сезне дә аның белән кыскача таныштырып китәм. Соңгы вакытта Белоруссия сәяхәтләр өчен популярлаша бара, бәлки, сезнең дә бу илне барып күрү теләге туар?
Кәнфитле таксистлар
Безне аэропорттан алдан ук заказ биргән таксист каршы алды. Утыру белән, хәлләрне белеште, бик ипле сөйләшә. Безне кәнфит белән сыйлады. Кич иде, я әллә нәрсә бутап бирер кәнфитенә, дип, шикләнеп, мин аның сыен кесәгә салып куйдым. Шоферыбыз юл буе бик матур сөйләшеп барды, матур ял теләп, безне шифаханәдә калдырып, кире кузгалды. Соңыннан, икенче, өченче, унынчы тапкыр таксист чакырганда, аларның һәрберсе диярлек кәнфит белән сыйлагач кына минем беренче таксистка карата шикләнүем бетте. Алар биредә барысы да шундый кунакчыл икән. Берсенең авызыннан да илләрен хурлаган сүзләр, тормышка зарлануны ишетмәдем. Һәрберсе үз иле, аның үткәне турында зур хөрмәт белән сөйли.
“Көчләп” дәвалау
Шифаханәбез безнең хаклар белән бик арзан булды. Биредә өч тапкыр ашату, ”базовый” процедуралар – кислородлы коктейль, физдәвалау, тоз шахтасы каралган иде. Әмма безнең планга дәвалану керми, теләгебез – күбрәк экскурсияләр алып, илне карау иде. Шифаханәне әзер ашау һәм йокы урыны булсын өчен генә алдык. Әмма биредә безне “көчләп” дигәндәй дәваладылар. Әйтик тоз шахтасының эш сәгате биштә бетә, әмма ул өенә кайтып китмичә, безнең экскурсиядән кайтуны көтә, “лечениегыз жәл бит, акчасы түләнгән” дип безне шахтага кертеп утырта. Пациентларга карата мондый мөгамәлә безне таң калдырды.
Паспорт
Белоруссиягә керү өчен чит ил паспорты кирәкми – безнең Русия паспорты җитә, балалар өчен туу турында таныклык кирәк. Ә менә билетны, билгеле, чит ил паспорты белән сатып аласы. Илдә 90 көнгә кадәр булырга мөмкин, озаграк тору өчен документларны рәсмиләштерергә кирәк.
Акча
Илнең милли акча валютасы – белорус сумы. Бер сум 2025 елның июль аена курс буенча безнең 25 сумга тиң иде. Акчаны банкта алыштырырга мөмкин – курс бөтен җирдә диярлек бертөрле. Русиялеләр кибетләрдә шулай ук “Мир” картасы белән түли ала, бу бик уңайлы. Бары тик җәмәгать транспортында гына безнең банк картасы белән түләп булмый икән, шулай ук такси өчен түләргә аларның үз акчасы кирәк.
Һәркайда урыс җырлары
Белоруссиядә ике дәүләт теле бар: белорус һәм урыс телләре. Мин, дөресен генә әйткәндә, белорус телен бик ишетмәдем. Барысы да урыс телендә аралаша. Шунысы аеруча аптыратты: бөтен җирдә урыс җырлары яңгырый. Әмма Киркоров, Билан, Лепс, Лолита, Нюшалар түгел, ә элекке совет җырлары: Антонов, Кобзон, Лещенко, Зыкина башкаруында. Шифаханәдә үткән чараларда да бер генә тапкыр да чит ил музыкасы ишетмәдек, гел урысча, я белорус телендә элекке җырлар.
Сәяхәтебез Белоруссиянең бәйсезлеге көненә туры килде, ул Минск шәһәрендә Дан курганында үтә. Мин шаккатып бәйрәмне карап йөрдем. Үземне СССРның 80нче елларына кайткандай тойдым: сәхнәдә – тынычлык, дуслык, гаилә турында җырлар, бер чишенгән артист юк. Күргәзмәләрдә – хәрби транспорт, авыл хуҗалыгы товарлары, кул эшләре әйберләре. Милли киемдәге кешеләр бик күп очрый.
Шулай ук илдә кибетләрнең исемнәре гел урыс телендә булуы сокландырды. Биредә әле дә “Ласточка”, “Василек”, “Мир”, “Калинка”, “Славянка”лар эшли. Ә беркем дә аңламаган чит телдәге атамалар юк. Телгә хөрмәт булуы сизелеп тора.
Рекламаларда бер шәрә хатын күрмәдем, биредә алар беләсезме нинди? Анда оекбаш тоткан бала сурәтләнгән һәм язу: “Мы не можем вязать носки вместо вашей бабушки. Береги ее!”, яки “Самое ценное – семья. Цени свою семью!”, яки “Отдых без ущерба природе? Отдых без ущерба природе!”, “Как хорошо, что ты родился!” дигән баннерлар. Алар барысы да менә шушындый социаль характерда.
Торак һәм ризык
Биредәге хакларга килгәндә, бензинның литры бер доллар тора, җиңел машинага хак уртача – 27-30 мең доллар, ә бер бүлмәле фатир – 60 мең доллар, диделәр.
Ялга килгән кешегә фатирда яшәү тәүлегенә уртача 2650 сумга төшәргә мөмкин, шәһәр үзәгендә булса – бераз кыйммәтрәк. Минскида кунакханәләр күпме тора? Ике йолдызлы иң арзан кунакханә номеры өчен 1400-2000 сум түләргә кирәк булачак, ә инде өч йолдызлыларына бәяләр тәүлегенә 4000 сумнан башлана.
Ризык хакларына килгәндә, алар артык кыйммәт түгел, бездәгедән арзанрак. Түбәндә бәяләргә кыскача күзәтү (2025 елның июленә): киселгән кара ипи – 26-37 сум, пирожный – 172 сум (килограммы өчен); прәннек (300 граммлы кап) – 68 сум; кефир – 40 сумнан алып; каймак (180 грамм 20%) – 48 сум, эремчек (5%) – 200 грамм өчен 46 сум, лимон (килограмм) – 186 сум, кыяр (килограмм) – 100-133 сум, маасдам сыры – килограммы өчен 560-750 сум, яшь бәрәңге – килограммы 66 сумнан, пекин кәбестәсе – килограммы 90 сум, тавык боты (600 грамм) – 186 сум, тавык филесы (600 грамм) – 265 сум, “Балерон” ветчинасы – килограммы 265 сум, казылык (килограмм) – 220 сум.
Рестораннарда бәяләр нинди? Монда барысы да конкрет шәһәргә бәйле, әйтик, Могилевта без иртәнге ашны 265 сумга ашадык, ә Минскида ул кыйммәтрәк. Илдә киң таралган “Васильки” челтәре ресторанында ашлар уртача 106 сум, салатлар – 60-100 сум, камырга төрелгән тавык боты – 239 сум тора. Кофега килгәндә, Минск каһвәханәсендәге капучино 120дән 160 сумга кадәр тора, круассан яки пирожный шундый ук бәягә төшәчәк.
Шунысы да бар: биредә ризык бик сыйфатлы, тәмле. Без колбаса ашап туя алмадык, алып кайтып кисәбез дә – сыпыртып та куябыз! Акмай, сыр югары сыйфатлы! Кем – нәрсә, мин бу илдән колбаса төяп кайттым, өйдәгеләр дә аны мактый-мактый ашады.
Экскурсияләр
Туристлар илнең барлык шәһәрләренә экскурсиягә бара ала. Бәяләр, юлның ераклыгына карап, төрлечә: Минскидан Хатыньга экскурсия 1500 сум тора, Брестка – 2500 сум, гигант автомобильләр җыючы “БелАЗ” заводына – 3300 сум.
Чисталык
Белоруссиядәге кебек идеаль чисталыкны мин бер генә илдә, бер генә шәһәрдә дә күрмәдем. Урамнарда чүп-чар юк, хәтта эзләсәң дә бер тәмәке төпчеге дә табып булмый. Алай гына да түгел, биредә һәр чүп савыты янына стакан белән тәмәкене сүндерер өчен су куелган! Алай гына да түгел – җыештыручылар бу стаканнарны юып, суын яңартып тора! Бу хәл мине таң калдырды! Менә, ичмасам, тәртип!
Мондый чисталык, матурлык Минск кебек зур шәһәрләрдә генә түгел, бар җирдә дә шулай. Без бик күп бистәләрдә булдык, авыллар аша үттек, берничә авылда тукталдык – һәр җирдә искиткеч тәртип, матурлык. Авылларда тубыкка җиткән үлән очратмассың, территория матур итеп киселгән, чабылган, каралган. Урамнарда да, юл буенда да агачлар, бордюрлар акка буялган, печән чабылган. Шулай ук илдә сукбай этләр юк. Бер генә шәһәрдә дә бер генә эт тә күзгә чалынмады. Аларны карауга закон каты икән – эт алсаң, тиешенчә карыйсың. Аның үрчүе өчен дә, “бәдрәфкә” йөрүе өчен дә җаваплысың. Артыннан җыештырып кую – таләп! Бер эт тә теләсә кайда йомышын йомышлап йөрми, моңа юл куелмый. Ә менә урам мәчеләре бар, аларны биредә тәрбиялиләр, ашаталар, шуңа да сукыр, аксак түгелләр, ә бик матур һәм көр Беларусь песиләре.
Юллар такыр
Белоруссиядә юллар бик яхшы, тигез, авылларда да чокырлы урамнар юк. Түләүле юллар бар. Юл хәрәкәтен бозсаң, штраф зур, ил гражданнары әйтүенчә, биредә полициягә ришвәт бирү – башка сыймаслык хәл. Әгәр дә биреп карасаң, шунда ук кулыңа богау кидерәчәкләр һәм тиешле хезмәтләрне чакырачаклар икән.
– Монда һәркем тигез. Чиновниклар түгел, ә халык – патша, закон һәркем өчен тигез, – диде безне йөрткән микроавтобус шоферы. – Текә номерлар белән текә машиналарда кергән мәскәүлеләрнең биредән кикриге шиңеп чыгып китә, чөнки бездә синең акчаң, байлыгың, фамилияң бер нәрсә дә хәл итми – биредә бары тик законнарны үтәргә кирәк, – диде ул.
Бу сүзләрне ул горурланып сөйләде, ә без сокланып тыңладык.
Мигрантлар юк
Тагын шуңа игътибар иттем: илдә мигрантлар юк! Урамнарда, кафеларда, кунакханәләрдә һәм хәтта төзелешләрдә, базарларда да урындагы кешеләр – белоруслар эшли. Горничныйлар да, официантлар да, базардагы сатучылар да, плитка салу эшчеләре дә – барысы да славяннар. Бик күп кешеләр белән сөйләштем, әмма алар биредә гастарбайтер бригадалары булмавын раслады.
Авыл хуҗалыгы
Һәм инде, әлбәттә, иң сокландырганы биредәге каралган, чәчелгән басулар булды. Шөкер, илдә авыл хуҗалыгы чәчәк ата, ташландык басулар юк. Һәрберсендә я бәрәңге, я мал азыгы, я арыш, я бодай күкрәп үсеп утыра. Болыннарда сыерлар утлап йөри, алар бик күп, шулай ук җыйнак, төзек фермаларны бик күп очрадык. Кыскасы, мин илнең авыл хуҗалыгы тармагы өчен сөенеп кайттым!
Һәр агач исәптә
Биредәге тәртип шәһәр урамнарында үскән һәр агачның рәсми рәвештә кадастрда исәптә булуыннан ук күренеп тора. Әйе, илдәге һәр агачның “паспорты” бар. Алар турындагы мәгълүматлар махсус базага кертелә, һәм һәр агачка номер беркетелгән. Билгеле ки, агачны нигез һәм рөхсәт булмыйча, беркем дә кисә алмый. Мондый сакчыл мөнәсәбәт шәһәрләрнең яшел һәм каралган булуына китерә дә инде. Монда урамнар чыннан да яшеллеккә һәм чәчәкләргә күмелеп утыра!
Җәяүлегә хөрмәт
Монда мин светофорның кызыл утына үтүче берәүне дә күрмәдем, юлларда бик тыныч, шоферлар – җәяүлеләрне, җәяүлеләр – рульдәгеләрне хөрмәт итә. Шуңа да машинада йөрү уңайлы һәм рәхәт. Юллар киң, хәрәкәт салмак, хәтта Минскида да бөкеләр күрмәдек. Бер генә нәрсә гаҗәпләндерде: биредә хәрәкәт полосалары тар, машиналар бер-берсенә бик якын килә. Баштарак гадәтләнмәгәнлектән кыен иде, соңрак өйрәндек. Каршеринг хезмәте белән һәр шәһәрдә файдаланып була.
Легендар трактор
Белоруссия – тракторлар җитештерү буенча дөньякүләм лидер. Минск трактор заводы үз продукциясен 60тан артык илгә, хәтта АКШка һәм Япониягә экспортлый. Легендар “Беларус” тракторы – ул бренд кына түгел, ә үзенә күрә милли символ.
Илнең горурлыгы
Илнең янә бер горурлыгы – “БелАЗ” машиналары, дөресрәге “БелАЗ” холдингы. Бүген ул берләшкән сигез эре предприятиене тәшкил итә. “БелАЗ” төрле климат шартларында эшләү өчен карьер техникасының 550 модификациясен чыгара. Әлеге машиналар дөньяның 80 иленә җибәрелә. Ул дөньяда иң зур үзбушаткыч техникасы, аның йөк күтәрү мөмкинлеге – 450 тонна!
Үз күзләрең белән күрмәсәң, бу машинаны күз алдына китерүе дә авыр: иң зур техника биш катлы йорт биеклегендә! Аның кузовында... балалар мәйданчыгы урнашырга мөмкин. Мотор өлешенә бер-ике җиңел машина кереп урнаша ала. Ә аның куәте ике секцияле магистраль тепловоз кебек! Мөмкинлекләре дә шаккатмалы: “БелАЗ-75710” фундаменты, түбәсе, җиһазлары булган кирпеч йортны күчереп куя ала. Әлеге техниканың Гиннессның рекордлар китабына кертелүе очраклы гына түгел. Менә шундый милли горурлык ул “БелАЗ”! Анда экскурсиягә бару кыйммәт булса да, үзен аклый, чөнки монда шаккатып, аптырап йөрисең! Аеруча малайлар, ир-атлар, техника белән мавыгучы кеше өчен кызыклы.
“Беловежская пуща”
Җырларда җырланган “Беловежская пуща” – Беловеж урманнары Европаның иң борынгы тыюлыгы, ул Белоруссия һәм Польша чигендә Минскидан дүрт сәгатьлек юлда урнашкан. Гаять зур табигый участокта реликт наратлар һәм “Кызыл китап”ка кертелгән сирәк очрый торган тереклек ияләре: зубрлар, рысь һәм аюлар сакланган. Экскурсиягә килүчеләр биредә 600 еллык имән, 350 еллык нарат һәм башка борынгы үсемлекләрне күрә ала. Урманнан тыш, сәяхәтчеләр өчен монда бик күп музейлар урнашкан.
Җитен
Белоруссия, әлбәттә, җитен киемнәре, трикотажы белән дан тота. “Милавица”, “Купалинка”, “Любава”, “Беларусачка”, “8 Март” фабрикалары безгә Советлар Союзыннан ук билгеле, без – шул фирмаларның тузмый торган киемнәрен киеп үскән буын. Беларусь җитенендә химик өстәмәләр юк, ул гипоаллерген һәм озакка чыдый. Моннан бүләк итеп өйгә җитен тастымаллар, ашъяулыклар, урын-җир кирәк-яраклары, мунча халатлары һәм башка файдалы әйберләр сайлыйлар. Бәяләр бездәгегә караганда 1,5-2 тапкыр түбәнрәк. Мәсәлән, 150x250 сантиметр зурлыктагы ашъяулык 1000 сумга якын тора.
Киез басучылар теле
Белоруссия үзенең киез итекләре һәм киездән эшләнгән башлыклары белән дә дан тота. Киез итек кәсебе белән бөтен ил буйлап шөгыльләнүче кешеләр бар. Һәр районның үз серләре һәм һөнәрчелек белән бәйле кызыклы тарихы бар икән. Мәсәлән, кечкенә Дрибин шәһәрчегендә киез итек басучылар хәтта үзләренең яшерен телен уйлап чыгарган, аны күп еллар дәвамында югалтмыйча, киләсе буыннарга тапшырып киләләр икән. Шунысы кызык: бу телдә киез итекчеләр үзләре генә сөйләшә ала, аларны башка беркем дә аңламый. Бүгенге тел белгечләре, күрәсең, борынгы заманда киез итек басу серләрен саклау өчен бу тел уйлап чыгарылгандыр, дип фаразлый. Шулай ук заказчыны алдау өчен ялланган осталар уйлап тапкан телдер, дигән фаразлар да бар. Ничек кенә булмасын, бу бик кызыклы, чөнки ул телне башка беркем дә белми, өйрәнә дә алмый, аңламый да.
Баганалардагы ләкләк
Шулкадәр ләкләкләрне мин Үзбәкстанда гына күргән идем! Баксаң, алар монда да бик күп кикән! Юл буендагы һәр икенче баганада – ләкләк оясы. Әйтәм, бу кошлар белорус фольклорында, рәсем сәнгатендә, шәһәрләрдәге арт-объектларда бик күп очрый, баксаң, алар бу илне үз иткән кошлар икән!
– Ләкләкләрне бик яратабыз, ләкләк кунса, ил тыныч була диләр бит, ә безнең ил каты сугыш кичергән. Шуңа да ләкләкләр булуына сөенеп бетә алмыйбыз, алар Белоруссияне саклыйдыр кебек, – диде миңа автобустагы бер олы яшьтәге ханым.
Берүк шулай булсын, дип кабатладым мин эчтән, чөнки бу илнең сугыш вакытында кичергәннәре коточкыч.
Брест батырлыгы
Брест ныгытмасы – Бөек Ватан сугышы тарихында илбасарлар явызлыгын иң беренче кабул иткән шәһәр булып тора. Брест крепостен саклаган хәрбиләрнең ныклыгына һәм каһарманлыгына мәңгелек дан! Фашист бер тәүлек эчендә басып алырга теләгән крепость көннәр генә, атналар гына түгел, ә ай буе бирешми. Бер айдан артык Вермахт крепостьны штурмлый, көн саен җиде-сигез атака ясала, әмма фидакарь һәм батыр сугышчылар дошманга озак вакыт дәвамында ныклы каршылык күрәтә. Һөҗүмнең 32нче көнендә крепостьның соңгы сакчысы – Көнчыгыш Форт оборонасы белән җитәкчелек иткән майор Петр Гаврилов әсирлеккә алына. Немецларга әсирлеккә меңнәрчә солдат эләгә, аларның батырлыгын мемориаль комплекс территориясендә: “Мин үләм, ләкин бирешмим”, дигән язулар тасвирлый.
Биредә тыныч кына йөреп булмый, биредә Ватан өчен соңгы тамчы канына, соңгы сулышына кадәр сугышкан совет кешеләренә карата тирән хөрмәт хисләре күңелне бөтереп ала.
Хатынь фаҗигасе
Хатынь – Бөек Ватан сугышының җуелмас хәсрәте. Бу авыл 1943 елда нацистлар тарафыннан юк ителә: фашистлар халыкны амбарга куып кертә һәм аңа ут төртәләр: 149 кеше тереләй янып һәлак була, шуларның 75е – балалар. Иң кечкенә бала – Толя Яскевичка нибары җиде атна була...
Бу коточкыч көнне авылдашлары белән бергә сарайда булган 56 яшьлек тимерче Иосиф Каминский исән кала. Бу хәлләрне ул менә ничек искә ала: “Үземнең 15 яшьлек улым Адам белән стена янына туры килдек, мәхшәр башлангач, үлгән авылдашлар минем өскә ава башлады, тыштан ату башлангач, сарай эче канга, кычкыру тавышларына, михнәткә тулды, шул вакыт утлы түбә халык өстенә ишелеп төште, кешеләр тереләй яна башлады, кыргый улау, ачыну тагын да көчәйде. Утта өтелгән, янган кешеләр нишләргә белми кычкыра, бәргәләнә, тыпырчына иде, алар өстенә төшкән утлы түбә күпмедер вакыт әйләнеп торды. Һавага ит исе, көек исе, янган чәч исе таралды. Карательләр китәргә җыенды. Мин бу вакытта авып төшкән стенадан бераз шуышып чыктым. Шунда ук пуля килеп тиде”.
Җилкәсенең сул ягы яраланган Каминский үлгәнгә салышып кына исән кала. Яралануы һәм тәненең шактый өлеше һәм куллары янган булуына карамастан, ул шуышып чыга.
“Җәзалаучылар киткәч, мин өч метр чамасы ераклыкта яткан улым Адамның тавышын ишеттем, ул кан эчендә ята иде. Тартып алмакчы булдым, әмма аның тәне пулялардан урталай киселгән иде. Адам: “Әни исәнме?” – дип сорарга гына өлгерде һәм җан бирде”, – дип язып калдыра ул Хатынь истәлекләрендә.
Коточкыч фаҗига вакытында барлыгы алты кеше исән кала. Өч бала – Володя Яскевич, Соня Климович һәм Саша Желобкович сарайга эләкмиләр, алар гитлерчылардан качып котыла ала. Шулай ук сарайда булган ике бала – Витя Желобкович һәм Антон Барановский ниндидер могҗиза белән исән калган. Ә менә ике үсмер кыз, Юля Климович һәм Маша Федоровичны бөтенләй аянычлы язмыш көтә. Алар уттан чыгып, урманга кадәр шуыша, тәннәренең күп өлеше янган кызларны күрше Хворостени авылы кешеләре табып ала, кызларны алып кайтып, тәрбиялиләр. Әмма бу авылны һәм авыл кешеләрен дә Хатынь язмышы көтә, немецлар бу авылны да яндыра, уттан бер тапкыр исән чыккан Маша белән Юля башка кешеләр белән бергә икенче фаҗигадә һәлак була.
Мемориалда Хатынь авылының элекке урамы тасвирланган, элек авыл йортлары булган урыннарда 26 символик бетон бура таҗы һәм утта яндырылган мич торбасын хәтерләткән торба куелган. Яндырылган йортларның һәркайсы каршында, авыл халкының кунакчыллыгы символы буларак, ачык капка урнаштырылган. Торба-обелискларда бу йортта туган һәм яшәгән, ә соңрак ут әсирлегендә һәлак булганнарның исемнәре язылган бронза такталар. Аларга күз яшьләрсез карап булмый: Юзик – 1 яшь, Гурна – 4 яшь, Даминик – 7 яшь, Сцепа – 4 яшь, Рэня – 6 яшь, Миша – 5 яшь, Славик – 7 яшь, Валя – 11 яшь. Аларның исемнәрен уку да, тәннәрне өшетә, күңел елый. Хатыньда һәр җирдә шушы балалар күзләре карап тора, минут саен телгә килгән кыңгырау тавышы булып безгә дәшә кебек: онытмагыз! Кабатлануга юл куймагыз!
Комплекс үзәгендә – биеклеге алты метрдан артык булган “Непокоренный” бронза скульптурасы сурәтләнгән. Бу утта көйгән кара фигура – ялкын йоткан сарайдан тере килеш чыккан Иосиф Каминский образы. Ул көчле куллары белән үлгән улын күтәргән. Бу һәйкәл – исәннәрне һәрвакыт кисәтеп, шул ук вакытта фашизмга мәңгелек ләгънәт укыган кеше символы.
Авыллар зираты
Сугыш искиткеч авыр эз калдыра Белоруссиядә. Биредә җәмгысы 649 авыл яндырылып, көлгә кала, шуларның 185е – халкы белән бергә кырыла. Хатыньда бу авылларның зираты урнашкан. Дөньядагы бердәнбер “Авыллар зираты” ул. Мондыйны башка беркайчан да күрергә язмасын, Хатынь фаҗигасе, авыллар фаҗигасе кабатланмасын.
Хатынь мемориалыннан бик авыр уйлар белән кайтасың. Бу урын тагын бер кат фашизмның никадәр аяусыз, бәгырьсез, куркыныч булуын раслый һәм аның белән туктаусыз көрәшергә кирәк дигән уйны ныгыта.
* * *
Менә шундый тирән тарихлы, фаҗигале үткәне, матур бүгенгесе белән бай ил ул Беларусь. Аның турыда әле бик күп сөйләп булыр иде. Әйтик, ул Европада үлем җәзасы гамәлдә кулланыла торган бердәнбер ил булып кала. Биредә Интернет бик арзан. Тагы ниләр? Гаҗәеп чиста, тыныч, пөхтә ил булуын тагын бер ассызыклап үтәм. Урамда, хәтта кичләрен дә ямьсез кыланып, тавышланып йөргән яшьләрне күрмәдек, бер сүгенү сүзе, дорфалык ишетмәдек. Кыскасы, бу ил бары тик якты хатирәләр генә калдырды.
...Кайсыдыр сәяхәттән син үзеңнең бирегә кире әйләнеп кайтмаячагыңны беләсең, ә менә Белоруссиядән мин тагы да бирегә килергә язсын, дип, бу илне һәм аның кешеләрен бик яратып, бу илгә алып килгән апама рәхмәтләр укып, кайтып киттем. Кызык, ул чит ил булса да, бер дә чит түгел, ә, киресенчә, бигрәк үз, бигрәк якын ил булып чыкты. Бәлки, бу үткәнебез, тарихыбыз, мәдәниятебез бер булуы белән бәйледер?
Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА.