+3 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
17 Апреля , 05:10

Чирләр дә урап үтәр...

Яңа Ай туганда нәрсәләр эшләргә ярамый?

Чирләр дә урап үтәр...Чирләр дә урап үтәр...
Чирләр дә урап үтәр...

Яңа Ай бүген Мәскәү вакыты белән 14:52 сәгатьтә туачак. Яңа туган Ай бик гадәти түгел, чөнки ул бу вакытта Кучкар йолдызлыгында булачак. Быел апрельдә туган яңа Ай аеруча көчле булачак, чөнки Кояш, Ай, Меркурий, Нептун, Марс һәм Сатурн берьюлы бер үк вакытта Кучкар билгесендә очрашачак. Күк җисемнәренең мондый берлеге энергияне, башлангычларга тотыну һәм үзгәрешләр өчен җаваплылыкны үз өстеңә алу теләген күп тапкырга көчәйтәчәк.

Яңа Ай туганда яңа эш башлау, яңа мөнәсәбәтләр булдыру, яки мөһим әйбер сатып алу киңәш ителми, чөнки карарлар уйламыйча һәм импульсив кабул ителергә мөмкин. Шулай ук, кешеләр күп булган урыннардан һәм артык физик эштән саклану яхшырак. Белгечләр фикеренчә, бу көнне тыныч итеп гаилә белән бергә үткәрү яисә күңелеңә якын эш белән шөгыльләнү яхшырак.

Өйдәге аптечканы чистартырга иң уңайлы көн булачак, вакыты чыккан дарулардан нәкъ бүген котылыгыз! Чирләр дә урап үтәр. Бүген теш дәваларга бармавыгыз яхшырак.

Ай туган вакытта өйнең чиста, җыештырылган булуы бик мөһим. Иске, ватык әйберләрдән арыныгыз.

Ай туган көнне теләгән теләкләр тормышка аша, диләр. Йортка байлык җәлеп итү өчен дә бу вакыт уңышлы санала. Яңа Ай туганда яхшы теләкләрне күбрәк теләгез, чөнки аның энергиясе барлык теләкләрне тормышка ашырачак.

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас