+3 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
17 Апреля , 05:11

Искесе дә искермичә искә төшереп тора!

Бу дөньяда һәр нәрсәнең икенче тормышы бар

Искесе дә искермичә искә төшереп тора!Искесе дә искермичә искә төшереп тора!
Искесе дә искермичә искә төшереп тора!

Юкны бар итеп, буш урында төзегән үз эше янып, көлгә әйләнсә, кайберәүләр сынар да иде. Әмма ул түгел. Аның тагы да яхшырак итеп эшли торган үҗәтлеге һәм “тимер” холкы бар. Моңа өстәп, киң күңеллелеге һәм үзенә үзе йөкләп алган җаваплылык бар. Нинди җаваплылыкмы? Традицияләрнең саклануы, балаларның ватанпәрвәр булып үсүе турында. Хәер, барысын да тәртип белән сөйлик әле. Сүз – “Военторг” кибете хуҗасы, туган якны өйрәнүче, тарихчы, антиквар, Нефтекама шәһәре Милли-мәдәни үзәгенең патриотик тәрбия бүлеге җитәкчесе Альберт Харипов турында. Әлеге рубрикага мәкалә әзерләгәндә, аның герое итеп мин нәкъ менә аны күрдем.

“Барысы да балачактан башланды”

– Альберт Заһитович, Сезнең эшкә әйләнгән бу кызыксынуның башы кайда барып тоташа?
– Барысы да балачактан башланды. Без, урам малайлары, һәрберебез ни дә булса җыя идек: кем – шырпы кабы, кем – тәмәке кабы, аракы, сыра шешәсе этикеткасын, кем – значок, кем – маркалар. Маркалар коллекциясе өчен махсус альбомнар була иде, алар байларда яисә туганнары зур шәһәрдә яшәгән кешеләрдә генә бар, минем беренчесе дә, икенчесе дә юк, шунлыктан мин акча җыя идем. “Җыя идем” дип зурлап әйтерлек түгел, әлбәттә, төрле илнең, СССРның төрле еллардагы ун-унбиш акчасы бар иде коллекциямдә. Ул вакытта Интернет юк, үзебез каян нәрсә ишетәбез, шундый мәгълүмат туплыйбыз. Шулай үсеп, буй җиткердек. 1979 елда мин шәһәрдән чыгып киттем.

Туган яктан читтә

– Бу хоббига кире әйләнеп кайту ничек булды?
– Арытаба – елга училищесы, армия, хәрби эш, гарнизоннар, төрле шәһәрләр. Өйләнү. Улым тууы. Туган тел белән мине хатыным Гөлнара гына бәйләп тора иде: кайсы гына шәһәрдә урыслар арасында яшәсәк тә, ул татарча сөйләшә. Мин, кеше арасында урысча сөйләшсә була бит инде, дип, кайчак хәтта кыенсынып та куя идем. Ә хәзер горурланам! Хәзер аңа рәхмәтлемен. “Хатын-кыз милләт тәрбияли” дип әйтүләре юкка түгел икән. “Ана теле” дию дә болай гына әйтелмәгән. Өйдә ул балалар белән гел татарча сөйләште, туган телне саклап килде.
Шулай, утыз ел читтә йөреп, туган якларга кайттык. Мин Берлинда хезмәт иттем, биш ел Германиядә булдым, аннары Ленинградта, Мурманск шәһәрендә эшләргә һәм яшәргә туры килде. Әмма бөтенләйгә оя корыр өчен туган якка, үзебезнең бәләкәй генә шәһәргә әйләнеп кайтасы килде. Тулай торакта булса да, Нефтекамага кайтып урнаштык.
Көннәрнең берсендә әни шалтырата: “Улым, кладовканы җыештырам, монда синең әйберләрең бар, кирәк буламы, ыргытыйммы?” – ди. Барып карасам, минем бала чакта җыйган акчалар! Алып кайтып киттем дә уйлана башладым, нәрсә эшләтергә, кая куярга боларны?
Авыр еллар иде ул. Артта – хәрби тормыш. Яшәр урын юк. Өзлексез күченеп йөреп, матди байлык тупланмаган. Өч бала. Акча җитми. Җир сатып алдык, тиз генә өй төзеп керергә финанс юк. Мин көндез эшлим, төннәрен балык тотып сатам, урманда эшлим – кайда нинди “шабашка” табам, шунда алынам, инкубатор алып, чебешләргә кадәр чыгардым. Менә-менә пенсия яше җитәргә тора...
Теге акчалар гел күңелне “кытыклап” торды, мин шәһәрдә нумизматлар эзли башладым. Алар байтак булып чыкты, антиквар белән шөгыльләнүче биш-алты кеше таптым. Аларны бер урынга туплау максатыннан шәһәрдә форум үткәрергә булдык. Чөнки Ижевск, Екатеринбург шәһәрләрендә слетлар үтә, аларда антиквар кибетләр күп, ә бездә юк. Шулай итеп, бу эшкә 2009 елда нигез салдык. Шәһәр өчен бу яңа эш, яңа юнәлеш иде.

“Унга алып, бишкә саттым”

– Яңа эш башлау җиңелдән булмагандыр? Җитмәсә, ят күренеш бит әле..
– Җиңел булмады. Иске, борынгы әйберләрне сатып алу турында игъланнар тарата башладым. Халыкның мәңге тузмас, сыйфатлы совет әйберләрен чыгарып ташлап, ялтыр-йолтырга, “пластикка” күчкән чоры бу. Әмма ул әйберләрне сатып була дигән уй беркемнең дә башында юк – чүплеккә чыгарып ыргыталар. Минем “сатып алам” дигән сүзләргә юләргә караган кебек карыйлар. Шулай да сөйли-сөйли, чыгыш ясый-ясый, йөри-йөри, халыкның бер өлеше аңлап алды: кирәкмәгән әйберләрен күтәреп килә башладылар. Ул әйберләр арасында еш кына миңа кирәклесе булмый, аны кыйммәткәрәк сатып булмавын алдан ук белеп торам. Әмма ала идем, ул вакытта миңа реклама кирәк. Эшнең башланган гына мәле бит, унга сатып алып, бишкә озаткан әйберләр дә күп булды. Озатылмыйча, складта ятканы да күп. Ул вакытта, ватык телефон кебек, “фәлән-фәлән җирдә иске-москыны сатып алалар” дигән сүзнең таралуы кирәк иде миңа. Чөнки бер эш тә җиңел генә бирелми, һәр эшне башлаганда авырлык, риск көтә. Шулай тырыша, тырыша, бу эшкә нигез салынды кебек.

Чүптән акча ясый

– Элек Сезне һәр чарада диярлек күреп була иде шул, гел күргәзмәләр оештыра идегез.
– Әйе, безне белгәнче, таныганчы күпме тырышлык түгелгән?! Шәһәрдә, районда үткән бер генә чарадан да читтә калмый идек. Чемоданнарга антиквар әйберләрне тутырабыз да чыгып китәбез, чарасына карап, тематик күргәзмә оештырабыз. Шөкер, нинди генә теманы алсак та, материал җитәрлек. Ә ул читтән караганда гына җиңел кебек, шул күргәзмә әйберләрен барлап, машинага ташып, аннары кире ташып, хәл бетә иде. Әмма шунсыз эш бармый – кайда да булса күренү реклама иде безнең өчен. Реклама, дигәннән, гәзитләргә, телевидениегә реклама роликлары, мәкаләләр өчен күпме акча түгелгән?!
“Ул юктан да, чүптән дә акча ясый”, дигән сүзләрне дә еш ишетергә туры килде. Әмма бу сүзләргә ачуланганым юк, киресенчә, комплимент дип кабул итәм.

Авырлыклар безне көчле итә

– Инде эш бераз җайга салынды кебек. Арендага алган кибеткә сыймыйча, яңа урынга күчендек. Анда ремонт эшләдек, кергән акча шунда түгелде. Берничә көн әйберләрне ташыдык, витриналарны тәртипкә китереп, товарларны тездек, хакларны куеп чыктык. Ачылып, өч ай гына эшләп калырга өлгердек: төнлә телефон шалтыравы уятты: кибет яна! Ничәмә-ничә миллион сумлык эш бер минут эчендә көлгә әйләнде. Электр челтәрләрендә ялганыш, диделәр...
Товарның исән калганы да янгында кап-кара булып ысланган, көек исе сеңгән иде. Кул селтәргә дә булыр иде, әмма хәрбиләр проблеманы хәл итәргә, алга куйган бурычны үтәргә күнеккән. Җиң сызганып, бер үткән юлны икенче тапкыр үтәр өчен “старт”ка бастык...
Иске балалар бакчасы бинасында бер бүлмәне арендага алып, “Военторг” кибете ачтык, биредә хәрби формалар сатыла. Шунда ук озак еллар “Безнең балачак музее” эшләде. Бирегә совет чоры әйберләрен, уенчыкларны карарга балалар экскурсиягә килә иде.

“Бетле базар” ачылу

– Альберт Заһитович, “Бетле базар” ничек туды? Сезне Краснокама районына күчәргә нәрсә этәрде?
– Николо-Березовка – бай тарихлы борынгы сәүдәгәрләр бистәсе. Кайчандыр республикада эчке туризм үсәргә тиеш, ул вакытта Николо-Березовка читтә калмаячак, дигән уй башка сеңгән. Шөкер, боз урыныннан кузгалды кебек, бу тарихи урынга туристлар килә башлады. Ә безнең кибет – туристлар өчен менә дигән нокта. Безгә кергән кеше кибеттә сәгатьләр буе йөри, чөнки совет чоры әйберләре, кайчандыр әти-әниләребез, әби-бабайларыбызның өендә булган предметлар барыбызда да ностальгия тудыра, хискә чумасың. Ә хәзер, соңгы елларда, интерьерда иске әйберләр куллану, борынгыдан калган әйберләр белән бизәү дә модага кереп китте. Шуңа күрә сатып алучылар да күп.
“Бетле базар” – “Блошинка”ны атнасына бер тапкыр гына ачабыз, ял көннәрендә генә. Шулай да халык бик күп килә, кайберәүләр, әйтүемчә, бернәрсә дә сатып алмый, музейда йөргән кебек карап кына йөри.

Үсә торган һәйкәл

– Сезнең “Блошинка” алдында үзенчәлекле корылма бар, аны халыкта “Үсә торган һәйкәл” дип йөртәләр. Бераз сөйләп китмәссезме – нинди арт-объект ул?
– Ул – иң гади арт-объект, аның скульпторы – халык. Бермәл бакчаларында табылган тимер-томырны күтәреп килә башлады халык. Аларны кая куясың? Тоттык та, барысын бергә ябыштырып, һәйкәл эшләдек. Шулай итеп “Бакчаларда табылган тимердән” дигән конструкция барлыкка килде. Ул берничек тә тәмамланган төс ала алмый, чөнки тимер табыла тора, күтәреп килә торалар, һәйкәл үсә тора, ул ел саен буйга да озыная, киңәя дә. Шулай итеп, халык аны “Үсә торган һәйкәл” дип атады, чыннан да үзенчәлекле арт-объект килеп чыкты.

“Кама ташлары”

– Инде “Блошинка” турында сүз чыккач, Кама ташлары акциясе турында да әйтеп үтсәгез иде? Нинди таш алар?
– Һәр тарихи урынның бренды бар. Әйтик, Тула – самавыр, Ижевск – Калашников автоматлары белән билгеле, ә Николо-Березовка данлыклы Кама елгасы ярында урнашкан. Биредә ничә гасыр рухи кыйбла булып торган борынгы чиркәү бар. Мин яр буеннан җыйган ташларга чиркәү сурәтен төшереп, туристларга тәкъдим иттем. Аны рәссамнар да, сәнгать мәктәбендә укучылар да төшерә ала, ә мин алардан бу ташларын сатып алам. Билгеле ки, туристларга чиркәүнең, гомумән, бистәнең тарихын сөйлибез. Миңа калса, бу – бик яхшы эш, без үзебезнең туган якны рекламалыйбыз, туристлар чакырабыз.

Катерлар парады

– Сез, елга училищесын тәмамладым, дидегез. Елга флотына, катерларга булган сөю калгандыр? Сез үткәргән “Катерлар парады” мине шундый уйларга этәрә...
– Катерлар парадын башлап 2021 елда үткәрдек. Анда бик күп катерлар катнашты, аннары Чайковск, Сарапул шәһәрләре кушылды. Камада “катерлар вальсы” чыннан да бик матур килеп чыкты. Болар барысы да – халыкка бәйрәм бүләк итү йөзеннән туган чаралар.
– “Блошинка” хәрбиләрне туплап торучы бер урынга әйләнде кебек. Диңгез флоты, авиация, десантчылар, чик сакчылары, танкистлар, артиллеристлар, Әфганстан ветераннары көне – барысы да “Блошинка”да үтә.
– Мин моның шулай булуына шат. Шәхсән үзем армиянең һәр төр гаскәрен хөрмәт итәм һәм кулдан килгәнчә барысына да игътибар бүләргә тырышам.

“Яшьләрне бүген тәрбияләргә кирәк”

– Сез яшьләр арасында зур патриотик тәрбия эше дә алып барасыз. Күптән түгел студентлар белән бер гасыр эчендә хәрби киемнең ничек үзгәрүен чагылдырган солдат киеме дефилесы үткәрдегез...
– Әйе, мондый чаралар кирәк. Саный китсәң, моның сәбәпләре байтак инде: күп гаиләләрдә малайлар әтисез үсә, әти тәрбиясе җитми, характер ныгымый, НВП дәресләренең кайчандыр кыскартылуы һәм башкалар, һәм башкалар. Әмма сәбәп ачыклап утырырга вакыт юк: эшне алып барырга кирәк. Шуңа да без уку йортларында еш булабыз. Шәһәрнең күппрофильле уку йорты белән тыгыз бәйләнештә эшлибез. Узган елда Беренче Бөтендөнья сугышыннан бүгенге көнгә кадәр булган солдат киемнәрен тергездек. Аларны Армия мәдәнияте көннәрендә, 23 февральдә һәм башка яшьләр чараларында күрсәттек. Егетләрнең күзләре янып тора, аларга бу тема кызыклы, шуңа да бу эшне ташларга ярамый.

Милли-мәдәни үзәк белән хезмәттәшлек

– Альберт Заһитович, Сез шәһәрнең Милли-мәдәни үзәге белән дә тыгыз бәйләнештә, анда да бик зур эшләр алып барасыз, патриотик бүлекне җитәклисез...
– Милли үзәкнең җитәкчесе, төп эше буенча журналист Гөлнара Гыйлемханова белән Чечен конфликты чорында танышкан идек. Мин хәрби комиссариатта эшлим, ә ул улы солдатта булган анадан редакциягә килгән хат буенча мәкалә әзерләргә военкоматка килгән. Шуннан бирле эш буенча аралашып тордык. Хәзер инде ул да ныклап милли-мәдәни эшкә алынгач, бик күп патриотик чараларны бергә башкарабыз. Гөлнара Рәшит кызы белән бергә студентларны, яшьләрне җәлеп итү уңаеннан берничә мини-ролик төшердек, күргәзмәләр оештырабыз, Офицерлар берлеге белән дә тыгыз эшлибез. Бу эшне кемдер алып барырга тиеш бит!
Эшләсәң, эш күп ул. Ул күп тармаклы. Менә күптән түгел яшь коллекционерлар клубы оештырдым. Оборона айлыгында Милли үзәк белән берлектә “Азбука обороны” дигән чара үткәрдек. 10-15 яшьлек малайлар противогазлар, химзащита әйберләре җыя, кызыксынулары, белемнәре шулкадәр зур, алар бу темага миннән күбрәк тә сөйли ала. Үзләренең коллекцияләре турында алар яшьтәшләре, студентлар алдында чыгыш ясады. Бер башка үсеп киттеләр! Шушындый яшьләрне без күрергә, аларга ярдәм итәргә тиеш.
– Ялгышмасам, Сез театрда да уйныйсыз?
– Әйе, “Рухият” театры артистлары картотекасында исәпләнәм, зур булмаган рольләрне башкарам. Без сәхнәләштергән спектакльләр тормыштан алынган, сугыш темасына. Бу да зур тәрбияви чара булып тора. “Рухият” театрының җитәкчесе Гөлнара Рәшит кызы театрны бернинди матди базасыз, бары тик үзе кебек энтузиастларга таянып төзеде, ә мин инде хәрби формалар, реквизитлар белән ярдәм иттем.
– Сез хәрби киемнәрне, совет чоры әйберләрен прокатка бирүне дә оештыргансыз икән!
– Әйе, бу – вакыт таләбе. Әйтик, узган елда Бөек Җиңүнең 80 еллыгы булды, аннан алда – Нефтекаманың юбилее. Шушындый тарихи вакыйгаларга төрле чаралар, күргәзмәләр әзерләгәндә халык шушы чор, вакыйга белән бәйле әйберләрне эзли башлый, бик еш сорап киләләр. Мөрәҗәгатьләрдән чыгып, прокат бүлеге ачарга туры килде.

“Искегә искерергә ирек бирмибез”

– Билгеле мультфильмда әйтелгәндәй, “Нәрсәдер сатар өчен аны бит башта сатып алырга кирәк”. Сез товарларны каян сатып аласыз?
– Халыктан сатып алам. Төрле өлкәләргә, районнарга, авылларга чыгам. Халыкка тагы бер кат шуны җиткерәсем килә: борынгы, иске әйберләрегезне чыгарып ташламагыз! Без аны сатып алырга әзер. Без искегә искерергә ирек бирмибез – кулланабыз, файдасын күрәбез.

Ышанычлы тыл

– Альберт Заһитович, Сезнең хатыныгыз да, балаларыгыз да шушы эшкә җәлеп ителгәнме?
– Җәмәгатем Гөлнара Рим кызы белән без бу эшнең башыннан бергә. Аның, бәлки, күңелендә миңа ышанмаган чаклары да булгандыр, чөнки антиквар кибет ачу эше гадәти кибет ачу белән бер түгел. Башкалар, чигә турысында бармакларын бөтереп, “вәт, ахмак” дигәндә дә ул миңа каршы сүз әйтмәде. Алай гына да түгел, булышты, күргәзмәләргә минем белән бергә басты. Үзе дә бик зур коллекция туплады – аның атлары 400дән артып киткән, ул ат фигуралары җыя. Улыбыз Данил хәзер “Военторг”ның эшен алып бара. Кызыбыз Лилия – безгә булышучы, хәтта оныклар да ярдәмчеләр, аеруча Тимур безнең чаралардан читтә калмый.
– Без Сезне СВОга да бик нык ярдәм күрсәтүче буларак беләбез, бу турыда да әйтеп үтсәгез иде?
– СВОга булышу – һәрберебезнең бурычы, моннан беркем дә читтә калырга тиеш түгел!
– Альберт Заһитович, “Мул тормышка бикле капка, хезмәт – ачкыч шул йозакка” дигән гыйбарә бар. Сез бу турыда нәрсә әйтерсез?
– Тулысынча килешәм. Аеруча тиз генә баеп китәргә, зур акча эшләргә җыенган яшьләргә әйтәсем килә: тырышлык салмыйча гына бернинди дә уңыш килми. Читтән караганда гына үз эшең булу җиңел кебектер. Әмма “Хөкүмәткә 8 сәгать эшләп кайтасың, ә үз эшең булганда, тәүлек буе чабасың” дигән сүзләрдә тирән хаклык бар. Моның өчен характер, тырышлык, калын җилкә, максат, үҗәтлек, кеше белән аралаша белү, ышаныч, төшенкелеккә бирелмәү, стрессларга каршы тора алу кебек бик күп сыйфатлар кирәк.
Минем кул селтәрлек, бу эшне ташларлык мәлләрне, сәбәпләрне саный китсәң – бармаклар җитмәс. Әмма туктап калырга ярамый. Уңышсызлыклар булса, утырып анализ эшләргә, сәбәпләрен ачыкларга һәм тагы да ныграк көч салып, эшләргә, алга барырга кирәк!
– Кызыклы әңгәмә өчен рәхмәт, алга таба да уңышлар телибез!

Автордан

Альберт Харипов СВО турындагы сорауга кыска гына җавап бирсә дә, аның хәрби операция зонасына күрсәткән ярдәмен аерым ассызыклап китәргә кирәк. Үз теләге белән анда гуманитар ярдәм илтүчеләрнең юл чыгымнарын каплату, һәлак булганнарга һәйкәл куюны оештыру, солдатларга кер юу машиналары озатумы, башка кирәк-яраклар хәстәрләүме – башкарган эшләре бихисап. Әмма ул алар турында сөйләп бармый. “Анда егетләр ил өчен гомерләрен биргәндә, куркыныч астына куйганда безнең тылдагы ярдәм – кечкенә. Ул ярдәм дә түгел, ул – безнең бурыч” дию белән генә чикләнә.
Бу кеше турында әле бик күп сөйләп булыр иде, чөнки аның башкаларга сиздерми генә алып барган эшләре бик күп, әле ул бөтенләй ят “Балта бәйрәме” үткәреп, халыкны таң калдыра, әле коллегалары белән бергә күз яшьләрен чыгарырлык мини-кинолар төшерүне финанслый, хәтта үзе дә уйный! Әле эзтабарлар клубы оештыра, әле, оста шахматчы буларак, шахмат турниры үткәрә, әле тарихчыларны бергә туплап, шәһәрдә үткән татар айлыгында күргәзмәләр оештыра, шәҗәрәсен барлый, уникаль әйберләр кулына төшсә, музейларга бүләк итә, кыскасы – киңкырлы шәхес.
“Кызыл таң” гәзитенең дә якын дусты ул – ничә еллар инде балалар йортларына, приютларга, картлар йортларында яшәүчеләргә “Әллүки”, “Кызыл таң”, “Тулпар” басмаларын яздыра. Уңышның бикле капкасына үз ачкычын тапкан бу шәхескә тормышында, эшендә һәм гаиләсендә уңышлар телик!

Нурия ГАМИЛОВА.
Нефтекама шәһәре.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас