+3 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
22 Апреля , 03:20

Бакчагызда бамия үстерегез!

Ашказаны авырулары булганнарга ул аеруча файдалы.

Бакчагызда бамия үстерегез!Бакчагызда бамия үстерегез!
Бакчагызда бамия үстерегез!
Бу яшелчә безнең төбәк бакчаларында әлегә сирәк үстерелә. Бамия А, С, K витаминнары, калий һәм магний кебек бик күп витаминнар һәм минераллар чыганагы булып тора. Ул ашкайнату системасы, йөрәк һәм кан тамырлары өчен файдалы һәм кандагы шикәр дәрәҗәсен саклый. Шулай ук, матдәләр алмашынуы һәм сөякләрне, иммунитетны ныгыту өчен файдалы. Бамия күзәнәкләрнең картаюын акрынайта торган матдәләр булуы белән дә уникаль. Ашказанында гастрит булганда аның 3-5 көнлек кузакларын өзеп ашыйлар. Яшь кузакларын салатка кушарга да була.

Кулинариядә бамия еш кына пешкән һәм кыздырылган ризыкларда, шулай ук традицион рецептлар составында, мәсәлән, тәмле рагу һәм ашларда кулланыла, аларга үзенчәлекле тәм бирә.

Бамия теплицада бик яхшы үсә, аны ачык грунтта да үстерергә мөмкин, ләкин ул җылы ярата һәм кырауларга түзми. Урта полосада, Уралда һәм төньяктарак бамияне үсентеләр аша үстерәләр. Яз иртә килгән очракта орлыкларны түтәлгә чәчәргә дә мөмкин. Бу үзенчәлекле яшелчә кузаклылар, кабак, ташкабак, бәрәңге, помидор, баклажан үскән түтәлдә уңдырышлы үсә. Туфракта органик ашламалар: компост, черемә яисә агач көле булуын ярата.

Бакчачылар аны туфрак +15 градуска кадәр җылынгач кына утырта. Утыртканнан соң, төнге салкыннар беткәнче, спанбонд белән ябып тоталар. Бамиянең биеклеге 35-40 сантиметрга җиткәч, төп куакның башын чеметеп өзеп алырга һәм җил сындырмасын өчен бәйләп куярга кирәк. Шунысын искә алыгыз: бамиянең җимешләрен яшь килеш җыялар, әгәр аларны куактан вакытында өзмәсәң, катып китә һәм тупаслана башлый.

«Дамские пальчики», «Игл Пасс», «Алабама Ред» сортлары ачык грунтта да уңыш бирә.

 
Фото: sbermegamarket.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас