+3 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
28 Апреля , 07:11

Берсе – шикәр, берсе бал...

Газиз кешеләребез биргән тәрбия безне “алтын канатлы” итте.

Берсе – шикәр, берсе бал...Берсе – шикәр, берсе бал...
Берсе – шикәр, берсе бал...

1977 елның матур июль аеның бишенче көнендә минем әти, кул пычкысы белән такта кисеп, каралты-кура тирәсендә ниндидер эшләр белән булашкан. Ярдәмләшер кешесе юк (апа белән абый бәләкәйләр әле), шуңа ул сигез айны узып барган йөклелеге булган әнинең тактаның бер башын тотып торуын сораган. Әнигә мондый эшләр бик килешеп бетмәгәнме, әллә мин үзем ашыкканмынмы, гомер бирүче кешемнең йөрәк астында тугыз ай ук йөрергә теләмичә – июль ахырын көтеп тормыйча, бу көнне үк дөньяга туарга теләк белдергәнмен.

Шулай итеп, мин Уфадан бик ерак урнашмаган матур бер татар авылында, укытучылар гаиләсендә, өченче, төпчек бала булып дөньяга килдем.
“Мин бит сине “Волга” белән алып кайттым!” – дип еш әйтә иде балачакта колхоз рәисебезнең машина йөртүчесе, мине күргән саен. Әти белән әнидән сорашкач, аңладым – бала тудыру йортыннан ул чорның иң “текә” машинасы булган “Волга”да кайту зур мәртәбә икән ул...
Бу рубрикадагы язмаларыбыз әти-әни тәрбиясе турында. Педагоглар гаиләсендә туган һичкем начар тәрбия алмыйдыр, билгеле. Ләкин һәр кешенең, шул исәптән укытучыларның да, кабатланмас үз яклары, үз тәрбия алымнары, үзенчәлекләре була. Һәркем өчен үз әти-әнисе – иң яхшысы, иң матуры, килешегез. Якын кешеләрем турында күп яза алыр идем... Шулай да бүген балачак хатирәләре булып күңелдә калган кайбер мизгелләрне генә искә төшерәм.

Тормыш – үзе бер сәяхәт...

Әтиемнең дөньядан китүенә ике дистә елга якын вакыт үтте... Мәңгелеккә күчкән якыннарыбыз безнең күңелдә ниндидер бер образда кала. Минем күңелдә әти мәктәпкә эшкә йөри торган костюмында, галстукта, бераз елмаеп торучы, ниндидер киңәш биреп, юату сүзләре әйтүче кеше булып яши. Ә кайвакыт урамда әти кебек ябык кына гәүдәле, күзлекле, башына эшләпә, тезгә кадәр ирләрчә плащ кигән өлкән яшьтәге абзыйларны күрсәм, сискәнеп китәм...


Без үскәндә күзлек киюче кешеләр юк иде диярлек. Шуңа минем әти авылда башкалардан аерылып торды. Ләкин аермалы яклары бу гына түгел иде аның. Күпчелек авыл кешеләреннән иң аермалы ягы – аның “китап корты” булуында иде. Вакыты табылган саен ул ниндидер китап, журнал, гәзит тотып утырды. Еш кына почта аша безгә төргәк-төргәк китаплар килде... Ә өйдә аларның күплеге! Бөтен стенаны биләгән китап шкафының бер ягында – татарча, башкортча, икенче ягында урысча китаплар. Соңрак алар шкафка сыймый башлады, әти верандага тактадан киштәләр ясап, кайбер китапларны шунда чыгара башлады...


Такта, дигәннән, язма башында ук күренүенчә, әти гомер буе такта, агач эшен яратты. Чөнки ул 14 яшендә үк авылдан чыгып китеп (сугыш ятимен авыр еллар мәҗбүр иткән), фабрика-завод мәктәбендә белем алып, шәһәрдә төзелешләрдә эшләп йөргән, балта остасы һөнәрен үзләштергән. Соңыннан кичке мәктәп тәмамлап, БДУның филология факультетында, урыс бүле­гендә укыган. Мәктәптә татарча укымаган әтиемнең туган телебездә китап­лар укуын, бер хатасыз язуын да соклангыч дип саныйм. Гомумән, әти бик белемле кеше иде. Белеме буенча ул урыс теле һәм әдәбияты укытучысы булса да, аңа соңрак тарих, җәмгыять белеме, “Гаилә тормышының этикасы һәм психологиясе” кебек фәннәрне дә укытырга туры килде, мәктәп директоры булып эшләгән чаклары да булды.


Аның миңа балачакта коммунизм турында сөйләгәннәрен бүген дә елмаеп искә алам. Имеш, мин үскәч, дөньяда искиткеч вакыт җитәчәк. Акча булмаячак. Кибеткә кереп, кешеләр ни тели, шуны бушлай алып чыга алачак. “Ничек инде? – димен, чиксез гаҗәпләнеп. – Киштәләрдә бернәрсә калмаска мөмкин бит, бушлай булгач, һәркем күбрәк алып калырга тырышачак...” Ә әти, елмаеп, коммунизмда андый хәл булмаячагын аңлата. Чөнки беркем дә бернәрсәгә кытлык кичермәячәк... Һәркем бөтен нәрсәдән канәгать һәм бер-берсенә дус булачак...
Коммунизм килмәде. Бар күңеле белән коммунистлар партиясе идеалларына ышанган әтинең Маркс, Энгельс, Ленин, Сталин хезмәтләре туп­ланган том-том китаплары өйдән чыгарылып, теге такта киштәләргә күчә башлады...


Әтинең сәяхәтче рухлы кеше булуы да миңа балачакта бик күп күңелле мизгелләр бүләк итте. Җәй көне ул безгә ел саен Уфага бер көнлек экскурсия оештыра иде. Апа белән абый үскәч, мине, мәктәп укучысын, бер­үземне генә алып бара башлады. Гүзәл башкалабызның парклары, һәйкәлләре, кинотеатрлары, тәмле туңдырмалары белән иң беренче әти таныштырды. Өстәвенә, ачык дикцияле, матур тавышлы әти һәр яңа күренеш турында тәфсилләп сөйләп, таныштырып бара (кызыклы формада балага күпме белем биргән!) Әле бүген дә Уфага кергәндә әтинең кечкенә чагымда беренче тапкыр: “Менә, кызым, бу Уфа капкасы була” – дигәнен ишеткәндәй булам...


11 яшем миңа Казанда тулды. Чөнки әти мине ул җәйдә Казан шәһәренә бертуган энесе гаиләсенә кунакка алып барды. Бу сәяхәтне дә ул искиткеч итеп оештырды. Без Казанга самолетта очтык, поездда кайттык. Боларның барысы да минем тормышта беренче тапкыр – самолет та, поезд да, яңа шәһәр дә... Мәктәпкә баргач, “Җәем ничек үтте” темасына инша язарга күпме кичереш тупланган...

Үзе кебек сәяхәтче рухлы икәнемне аңлап алгач, әти миңа пионер лагерьларына, балалар шифаханәләренә юлламалар табарга тырышты. Хәтеремдә, дүртенчеме, бишенчеме сыйныфта гына укыганда Белорет шәһәрендәге балалар шифаханәсенә юллама алып кайтты. Кыш көне. Ике айга. Безнең өчен Белорет – гомер күрмәгән, бик ерак җир. Телефоннар да юк заман бит әле бу. Әни кайгыга калды. Җибәрәсе килми. Ләкин әти белән без җиңдек. Җыена башладым. Мине төрле яклап өйрәтәләр инде: “җылы киенеп йөре, аша, нәрсә булса да тәрбияче апаңа әйт...” Ә мин уйланып тордым да сорап куйдым: “Анда да мәктәптәге малайлар чәчтән тартса, исем аташса, нишлим?” Әти көлеп куйды да болай диде: “Ә син елмай да, андый малайга: “Ты сам дрова!” – диеп җавап бир”. Әлбәттә, бу җавапның мәгънәсен әтигә минем мең соравыма җаваплап, сабыр гына аңлатырга туры килде. Шул көннән соң инде кырык елга якын вакыт үтсә дә, кайвакыт бүген дә минем тормыштагы кайбер хәлләрдә кемгәдер “Ты сам дрова” – дип әйтәсе килеп киткәне бар...


Белоретта без урысча укытылган шәһәр мәктәбенә йөреп укыдык. Күпчелек укучылар урыс милләтеннән. Миңа, татарча укытылган авыл мәктәбеннән килгән балага, бу бер сынау булды. Ләкин әти-әни тәрбиясе сынатмаска ярдәм итте. Чөнки алар мине кечкенәдән ике телне дә яхшы белергә кирәклеген төшендереп үстерде. Шуңа мин урысча китапларны татарчалардан күбрәк тә укыганмындыр әле, мөгаен. Соңыннан, Белореттан кайткач, әти-әнигә горурланып сөйләдем: “Урыс әдәбияты дәресендә укытучы апа мине такта алдында шигырь сөйләтеп, бөтен сыйныф алдында мактады, Пушкин шигырен менә шулай итеп сөйли белсәгез иде, дип әйтте”...

13 яшем Уфада тулды. Чөнки җиденче сыйныфтан соң мин Уфада “Салют” шифаханә-пионер лагеренда ял иттем. Анда хәтта үзебезнең отрядтагы минем кебек үсмер кызлар (безнең республикадан гына түгел, чиксез илебезнең төрле шәһәрләреннән килгәннәр дә бар) арасындагы гүзәллек конкурсында җиңеп, “Мисс-90” булуга ирештем. Бу да әти-әниемнең минем күңелемне үстереп, үземә ышанычымны булдырып тәрбияләү нәтиҗәсе бит...
Кайбер мизгелләрне генә хәтерлим дигән идем, баксаң, алар язып бетерерлек түгел икән... Язмамның бу өлеше әтигә багышланган, ә бит әле әни турында язасы бар. Шуңа авылда тәрәзә алдында үскән чикләвек агачларын гына искә алам да, әти турындагы өлешне тәмамлыйм.


Әйткәнемчә, әти бик күп китап укый иде. Педагог буларак ул бу өлкәдә дә һәрвакыт белемен камилләштерергә тырышып яшәде, аеруча Сухомлинскийны яратты. Бу бөек педагог балалар яшәгән бүлмәнең тәрәзә алдына чикләвек агачлары утыртырга киңәш иткән. Бу агач һаваны сафлый, балаларның сәламәт булып үсүенә йогынты ясый икән. Авылда тәрәзә янындагы инде биек чикләвек агачлары бүген дә әтине искә төшереп шаулый сыман... Ә аларның саф һавасын инде минем балалар сулый...

Әкияти балачак

Балачагымнан бер хатирә. Мин әле кечкенәмен, көзге янында мәктәпкә эшкә барырга әзерләнгән әнине күзәтеп диванда ятам. Әни, чәчен яңадан матурлап куярга теләп, җилкә тирәсенә урап куелган толымын чишеп җибәрде, искиткеч матурлыктагы чәчләре аркасына коелды... Билдән түбән толымының калынлыгы, әнинең биленең нечкәлеге, гәүдәсенең зифалыгы, үзенең чибәр­леге... “Үскәч мин дә әни кебек матур булсам иде!” – дип теләп ятканым истә.


Чибәрләрдән чибәр әнием яшьле­гендә ут чаткысы булды. Елмаюыннан, күзләреннән, сүзләреннән очкын сибелгәндәй иде аның, өйгә килеп керсә, елмаеп җибәрсә, өйгә кояш тулгандай була иде... Янып яшәде, янып эшләде ул. Кырык елга якын педагогик хезмәте елларында аның янып эшләү нәтиҗәсе булып, мәктәбебез татар теле һәм әдәбияты буенча күп казанышларга иреште – укучылары республика күләмендәге олимпиадаларда даими җиңүләр яулап торды, мәктәптә киңкүләм фәнни-гамәли конференция­ләр оештырылды, ә инде татар филологиясе юнәлешендә республика вузларына укырган кергән, бу юнәлештә тормышта үз урынын тапкан, уңышларга ирешкән укучыларын санап бетергесез (аларның берсе – мин).


Укытучы гына түгел, шагыйрә дә бит әле ул. Әдәбият укытучысының шагыйрә булуы укучылар, мәктәп өчен зур бәхет инде, килешегез. Әни бик күп балаларның күңелендә шигърияткә сөю тәрбияли алды. Өстәвенә, ул укучыларын искиткеч сәнгатьле итеп шигырь сөйләргә өйрәтте, балалар белән язучыларның әсәрләрен, әсәрдән өзекләрне сәхнәләштереп, матур-матур чаралар оештырды.

Беренче сыйныфта ук Габдулла Тукайның “Кызыклы шәкерт”ен сөйләп, мәктәп сәхнәсендә чыгыш ясадым. Әни өйрәткәнчә, килештереп инде. Шәкерт образына да, көчек образына да кереп. Мимика, кул хәрәкәтләре турында онытмыйча. Шулай итеп мин кечкенәдән үк тамашачы күңелен яулый алуның, сәхнә тәмен тойдым. Әни мине кечкенәдән сәхнәдән курыкмаска, киресенчә, аны яратырга өйрәтте, сәхнәгә гашыйк итте. Балачактагы икенче “зур уңышым” Шәүкәт Галиевның “Пәрәмәч”ен сөйләп килде. Соңыннан бу шигырь белән районыбыз сәхнәләрендә дә күп тапкырлар чыгыш ясарга туры килде. Әни өйрәткән шигырьләрне сөйләп, без, бер төркем укучыларның, башка мәктәпләргә “гастрольләр”гә йөргәнебез дә хәтердә.

И, балачак мизгелләре... Кайсын гына язарга соң... Бәләкәй чакта мин ни өчендер еш кына койма башына менеп утырырга ярата идем. Биектән урамны, кешеләрне, авылны, дөньяны күзәтәм. Шулай бервакыт койма башында үзалдыма нидер такмаклап утырам: “та-та-та... трата-та... трата-та-та-та-та-та...” Ихатада йөргән әни моны ишетеп калды да: “Синдә бит ритм тойгысы бар, мөгаен, шигырь яза алырсың син”, – дип куйды. Шуннан соң инде аңа миңа ритмның ни икәнен аңлатырга туры килде, ә соңрак беренче шигырьләремә бәя бирергә...


Хәтеремдә, инде үскәч, яшьлек килгәч, Уфада укый башлап, көчле гашыйк булу кичергәч, шул вакыттагы шигырьләр тупланган дәфтәремне әнигә күрсәттем. “Менә болары инде альбом шигырьләре генә булудан узган, боларны матбугатка бирергә дә була”, – диде ул. Бу иҗатыма иң зур бәя булды.


Әни турында уйласам, еш кына безнең авыл тирәсендәге чиксез гүзәл болын-кырлар, җиләкле тау башлары искә төшә. Чөнки без әни белән балачакта бик еш җиләккә бара идек. Әни җиләк җыюның остасы иде. Мине дә шундый булырга өйрәтте. Ләкин җиләк җыярга гына түгел. Тирә-яктагы гүзәллекне күрергә, тоярга, күңелгә сеңдерергә дә...


Бер кышкы буранлы кичтә тиз генә йоклап китә алмаганым истә. Дәфтәрләр тикшереп утырган әни янына килеп, бу хакта әйттем. “Ә син күзләреңне йом да, җәй көне без бергә җиләк җыйган чәчәкле болыннарны, мамыктай ап-ак болытларны, төсле күбәләкләрне күз алдыңа китер”, – диеп, чәчләремнән сыйпап, юрганымны яхшылап япты әни. Күңелем шул болыннарга “очты”... Җиләк исләрен тойгандай, үлән арасындагы төрле бөҗәк тавышларын ишеткәндәй булдым... Ничек йоклап киткәнемне дә сизмәдем. Бүген дә йокысызлык борчыганда мин шул җиләкле болыннарны искә төшерәм. Күбәләкле-чәчәкле, ак болытлы, зәңгәр күкле, баш очына ак яулыгын бәйләгән әниле...


Әни безне әкиятләр сөйләп үстерде. Бик бәләкәй чакта әкиятләр сөйләп йоклата иде. Миңа сөйләгән әкиятләрдә, әлбәттә, төп герой – минем яшьләрдәге кызчык. Ул әкиятләрнең күбесен үзе уйлап чыгарды. Андагы маҗаралар, яхшылыкның яманлыкны җиңүе һәм, әлбәттә инде, кызчыкның әкият ахырында бик бәхетле булуы күңелгә канатлар куя, киләчәккә матур хыяллар уята иде... “Әкияти балачак” менә шундый буладыр ул, мөгаен... Минем балаларым да аның тәмен тоеп үсте, чөнки аларның матур әкиятләр сөйләп үстерүче нәнәләре булды.


“Нәрсәгә борчыласың? Башланмаган яшь гомере алда булган кешенең борчылырга бер сәбәбе юк бит”, – дип юат­каны истә әнинең мәктәптә укыган чагымда, ниндидер юк-бар сәбәп аркасында күңелем төшкәнен күреп. Бу сүзләрне мин соңыннан да еш искә төшердем. Шунысы кызганыч, яшь гомер башланды да, үтеп тә китте кебек... Әни дә инде нечкә билле, озын калын толымлы ут чаткысы түгел... Ходайга шөкер, инде тугызынчы дистәсен ваклый башлады. Аның төпле киңәшләре, җылы юату сүзләре, чиксез ярдәме бүген дә миңа бәхет тоеп яшәргә көч-илһам бирә. Әни кайсы яшьтә дә кирәк бит! Озак яшәсен иде әнием...

***

Әйе, сүз дә юк, халык хаклы – әтиле-әниле, димәк, алтын канатлы кеше. Шул канатлар җылысын тоеп үскәннәр бәхетле. Бу уңайдан, язмышыма рәхмәтлемен.
Әлбәттә, тормыш – әкият түгел. Төрле чаклар була. Төрле гаиләләр була. Һәм бөтенләй идеаль булган кешеләр, гаиләләр дә юк. Иң мөһиме – балачагыңны хәтерләгәндә бәхетле мизгелләрең күп булсын иде. Дөрес тәрбия бирүче ата-ана – баласына бәхетле мизгелләрне бүләк итүче­ләрдер, дип уйлыйм мин...

Ләйсән Якупова.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас