Синоптиклар, һава торышы белән бәйле барлык сынамышларны анализлаганнан соң, аларның икесе генә туры килә, дигән нәтиҗәгә ясаган. Бу хакта Русия “Гидрометүзәк”нең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд белдерде.
Синоптик сүзләренә караганда, кыска вакытлы фаразларга туры килә торган ике сынамыш кына дөрес санала. Шуларның берсе буенча, кояш кызыл төстә баеса, икенче көнне һава торышы яхшы була. Әгәр аксыл төстә булса, икенче көнне яңгыр һәм көн бозылуын көт. Моны борынгылар да шулай фаразлаган.
Белгеч тагын бер туры килүче сынамышның кошлар белән бәйле булуын белдерде. Яңгыр алдыннан карлыгачлар, башка кошлар түбән оча башлый.
— Һава дымлы булганда, чебен-черкиләрнең канатлары юешләнә, ә бу яңгыр алдыннан була да. Карлыгачлар тамакларын туйдырыр өчен түбән очрага мәҗбүр, — дип аңлата Вильфанд.
Автор фотосы.