+14 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
19 Мая , 04:37

“Авыр заманнарда да төшенкелеккә бирелмәдек”

Зәнфирә Ульданова 92 яшендә дә сәхнә түрендә калаРусия халыклары бердәмлеге елы уңаеннан Балтач районында үзешчән сәнгать осталарының “Дуслык күпере” фестивале узды. Анда катнашкан күпсанлы үзешчәннәр арасында 92 яшьлек Зәнфирә Ульданова “Актаныш таңнары” җырын башкарып, тамашачылар сөюен яулады.

“Авыр заманнарда да төшенкелеккә бирелмәдек”“Авыр заманнарда да төшенкелеккә бирелмәдек”
“Авыр заманнарда да төшенкелеккә бирелмәдек”

РСФСРның атказанган, Татар АССРының халык артисты Әлфия Афзалова репертуарыннан Мостафа Ногман сүзләренә Сара Садыйкова иҗат иткән ретро-җырны район сәхнәсенә чыгарган Зәнфирә апа белән якыннан танышып сөйләштек.


– Апрельнең берендә 92 яшем тулды. Картайдым инде, балам, – дип башлады ул сүзен.


Чыгышы белән Татарстанның Актаныш районы Песәй авылыннан. Тормыш иптәше Радик (Рәис) Гайнан улы Вилданов белән Свердловск өлкәсенең Первоуральский шәһәрендә танышалар, кавышалар.


– Туганнарымнан ике энем исән-сау. Касыйм белән Нигәмәтҗан туган авылыбызда яшиләр. Берсенә – 81, икенчесенә 80 яшь. Әниебез Хәҗәр бик матур җырлый иде. Бала чагымнан мин дә җырладым. Үсә төшкәч Казаннан артистлыкка укырга чакырып килделәр. Әни риза булмады. Сиңа артист тормышы теләмим, диде. Әни 80 яшендә вафат булды. Әтиебез Мөхәммәтсабир 108 яшенә җитеп, дөнья куйды, – дип Зәнфирә апа үзенең тормыш юлын сөйләп китте.


Әнисе сүзеннән чыкмый кыз. Укып кондитер һөнәре ала һәм Свердовск өлкәсенең Первоуральский шәһәренә юл тота. Шунда булачак тормыш юлдашын очрата. Балтач районының Уразай авылы егете Рәис Гайнан улы Вилданов белән язмышын бәйли. Иптәше армия хезмәтен үтеп кайткач исемен Радикка, фамилиясен Ульдановка алыштыра. Зәнфирә ашханәдә кондитер булып эшли. Ире гомере буе монтажник була. Цехлар төзиләр.


– Гел түбәдә эшләделәр. Төрле җиргә командировкаларга җибәрәләр. Безне, гаиләсен дә үзе белән ала. Барган җирдә бер бүлмә бирәләр. Шунда яшибез. Дүрт балабыз туды. Төпчек улыбыз гына тугач та, вафат булды. Свердловск өлкәсендә без яшәмәгән урын калмагандыр. Кайда гына яшәсәк тә, үзешчән сәнгатьтән аерылмадым, җырладым... – Зәнфирә апа артта калган елларын сагынып, хәтер яңартты.


Күбрәк халык җырларын, озын көйләрне яратып башкара. “Сарман”, “Шахта”, “Актаныш таңнары” һәм башка бик күп җырлар белән сагыну хисләрен баса.
Кырык алты ел сайлаган һөнәренә тугры кала ул. Өлкән кондитер була. Пешеренергә бик ярата. Ике кызы, бер улы күптән хаклы ялдалар. Җитмеш ике яшьлек кызы Диләрә Первоуральскийда яши. Җитмеш яшен тутырган Рима Геленджикта. Улы Рамил Чиләбедә гомер кичерә.


– Хезмәтемне яратып башкардым. Гел аягөсте эшләгәч, аякларым, буыннарым сызлый башлады. Шунысы кыен. Рәис (Радик) бик нык авыргач: “Мине туган авылым Уразайга алып кайт, шунда җирлә”, – диде. Шәһәрдәге тормышны кызыбызга калдырып, Уразайга кайтып, иремне тәрбияләдем. Аның кушканын үтәп туган-үскән авылында җирләдем, үзем дә шушында калдым. Балаларым кайтып йөри. Авылда шәһәр шартлары булган өйдә яшим. Халык бик яхшы. Күршем, пенсиядәге укытучы Фларида Сафетдинова көн саен кереп хәлемне белә, икмәк, сөт, башка кирәк-ярак, дарулар алып кайтып бирә. Кирәк чакта машиналарына утыртып, район үзәгенә алып барып кайталар. Тормышыма зарланмыйм, канәгатьмен, – ди Зәнфирә апа.


Без сөйләшкән арада Фларида апа да икмәк, сөт күтәреп, килеп керде.


– Зәнфирә апабызга күзләр тимәсен әле. Кыш буе йортындагы карны көрәде, бакчасында ел саен яшелчәләр, чәчәкләр үстерә. Тавык, чебешләр асрый, – диде ул.


– Быел тавык, бройлерлар алмам инде, кул-аякларым сызлый, – дип хуҗабикә буыннары чыккан кул бармакларын күрсәтте.


Ярты гасырга якын көннәр дәвамында ашханәдә камыр басуга кул түгел, тимер дә чыдамас.


Уразайга кайтып яши башлагач та үзешчән сәнгатьтән аерылмаган ул. Авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Равил Дилмиев төрле авылларда оештырган концерт программаларын аның чыгышы бизәгән.


– Күп авылларга йөрдек. Инде исемнәрен дә хәтерләмим. Төнге сәгать икеләрдә кайтып керә идек. Соңгы концертка машина белән өйдән килеп алдылар, күтәреп дигәндәй йөрттеләр, шулкадәр рәхмәтлемен, – ди ихлас сөенеп.


– Зәнфирә апа, туган якларыгызны сагынасызмы? – дип сорыйм.


– Сагынган чакларым да бар. Энеләрем ел саен кайтып ала. Кунак булып, тормышларына сөенеп кайтам.


Фотога төшерергә әзерләнгәч, комодыннан нәрсәдер эзли башлады: “Кая гына булды соң?” – дип кабатлады.


– Зәнфирә апа, нәрсә эзлисең? – дип сорады Фларида апа.


– Помадамны таба алмыйм. Ә, монда икән, – кирәк әйберен кулына алып, иренен кызарткач кына фотога төшердем үзен.


Менә шундый матур кеше ул, Зәнфирә апа Ульданова. Ачык йөзле, мөлаем карашлы. Ә ул башкарган моңлы җыр әле дә колакта яңгырый сыман:


Акчарлаклар очып уйный
Актаныш күлләрендә.
Ул гына яши, елмаеп,
Күңелем түрләрендә.
Актаныш таңнары,
Ул минем йөрәк серемне
Аңлармы?

Аида ХӘЙРТДИНОВА.
Балтач районы.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас