

Халыкта элек-электән “язын балан чәчәк атса, кыраулар булмый” дигән фаразлау яшәп килә. Бакчачылар да бу сынамыш белән килешә. Баланның беренче чәчәкләре күренү белән помидор, татлы борыч, баклажан үсентеләрен ачык түтәлгә чыгарып утыртырга була. Бу инде башкача салкыннар булмый, кырау төшми дигәнне аңлата.
Яхшы уңыш алу өчен күп кенә бакчачылар Ай календаре буенча утырта. 23-25 май үсүче Ай — Кыз, 26, 27 майда — Бизмән, 28-30 майда Укчы йолдызлыгында булачак. Бу көннәр бакчада утырту эшләре өчен уңышлы санала. Димәк, помидор үсентеләрен түтәлгә чыгарып утыртырга мөмкин.
31 майда — Ай тулган көнне, чәчү, утырту эшләре өчен уңышсыз көн булачак. Бу көнне бернинди яшелчәләр дә утыртырга ярамый.
Автор фотосы.