+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
26 Мая , 08:45

Йөрәк өчен бик файдалы салат

Табиб-кардиолог аны рационга кертергә киңәш итә.

Йөрәк өчен бик файдалы салатЙөрәк өчен бик файдалы салат
Йөрәк өчен бик файдалы салат
Кардиолог Герман Гандельман "Жить здорово!" программасында винегретны йөрәк һәм кан тамырлары өчен иң файдалы салатларның берсе дип атады.
Табиб сүзләренчә, винегретта төп ингредиентларының берсе — чөгендер. Бу яшелчәнең составында азот оксиды бар, ул кан тамырларының киңәюенә һәм кан әйләнешен яхшыртуга ярдәм итә.
Гандельман билгеләп үткәнчә, бу яшелчә потенция белән проблемалар булганда да файдалы була ала.
Моннан тыш, белгеч искәрткәнчә, гадәттә салатка салына торган көнбагыш мае омега-3 туендырылмаган май кислоталарына бай. Бу матдәләр йөрәк-кан тамырлары системасы эшенә уңай йогынты ясый.

"Кардиологлар винегретны хуплый", — дип белдерде Гандельман.
Офтальмолог Михаил Коновалов әлеге салат күз өчен дә файдалы булуын ассызыклады. Аның сүзләренә караганда, пешкән кишердә бета-каротин бар, ул күз рецепторларын ныгытырга ярдәм итә.

Фото: koolinar.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас