+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
1 Июня , 02:38

Данир, маймыл кая?!

Юмор остасы Данис Сабировның маймылы югалган.

Данир, маймыл кая?!Данир, маймыл кая?!
Данир, маймыл кая?!

Миләүшә һәм Данир Сабировлар гаиләсендә барлыкка килгән маймылны социаль челтәрләрдә күпләр күрде. Хәзер инде аны югалтучылар табылган.

«Маймыл безнеке түгел иде. Кече кызыбызга эт алгач, «теща»: «Безгә маймыл гына җитми инде», – дип ачулангач, без арендага маймыл таптык. Янәсе, өйгә алдык дип, «тещаны» куркыттык һәм социаль челтәрләргә фото-видеолар урнаштырдык.

Көтмәгәндә, бу маймыл зур резонанс алды. Халык нәрсә генә язмады… «Баюлары җиткән, нәрсә кыланырга белмиләр», – дип тәнкыйтьләүчеләр дә булды. Без бары тик шаярткан идек», – ди бу хакта артист.

Фото: Данир Сабировның шәхси архивыннан.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас