+14 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
1 Июня , 09:30

Җәйнең иң файдалы җиде җиләген беләсезме?

Яман шештән, йөрәк авыруыннан саклану өчен аларны ешрак ашагыз.

Җәйнең иң файдалы җиде җиләген беләсезме?Җәйнең иң файдалы җиде җиләген беләсезме?
Җәйнең иң файдалы җиде җиләген беләсезме?
Кура җиләге үсемлек җепселләренә, С, К витаминнарына, марганецка бик бай. Һәр бакчада үсүче бу тәмле җиләк кандагы шикәр дәрәҗәсен киметергә сәләтле.

Караҗиләктә C, E һәм К витаминнары, шулай ук тимер, магний һәм калий күп. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, бу җиләк яки аның суты йөрәк авырулары булган кешеләрдә ялкынсынуны киметә, һәм ябыгуга ярдәм итә. Галимнәрнең тикшеренүе шуны күрсәткән: караҗиләк диабет вакытында кандагы глюкозаны киметергә сәләтле. Шулай ук, бу җиләк яхшы холестеринны күтәрә һәм начарын киметә.

Бакча җиләге йөрәк сәламәтлеге өчен бик файдалы. Бер стакан җиләк (якынча 144 грамм) С витаминының тәүлеклек дозасының 97 процентын һәм кирәкле марганецның 24 процентын тәэмин итә. Моннан тыш, анда фолий кислотасы (В9 витамины) һәм калий күп. Моннан тыш, бакча җиләге кандагы шикәр дәрәҗәсен контрольдә тотарга булыша, бу диабетны профилактикалау өчен мөһим.

Җир җиләгендә С витамины, фолий кислотасы һәм натрий, үсемлек җепселләре һәм антиоксидантлар күп.

Чия һәм татлы чия калий, җепсел, С витамины һәм антиоксидантларга бай. Бу матдәләр күп авырулар куркынычын киметә: яман шеш, диабет, Альцгеймер, йөрәк-кан тамырлары авырулары. Шулай ук бу җимешләрдә мелатонин — йокларга кирәк булганда баш миенә сигнал бирә торган гормон күп. Шуңа күрә чия һәм татлы чия ашау йокы проблемалары булган кешеләргә дә файдалы булачак.

Кара карлыган өлкән яшьтәге кешеләрнең иммунитетын ныгыта. Аның бер порциясендә С витаминының тәүлеклек нормасының 85 проценты бар. Шулай ук ул А, В1, В2, В5, В6 витаминнарына, тимер, кальций, фосфор һәм магнийга бик бай.
Кара карлыган холестерин дәрәҗәсен контрольдә тотарга булыша. Шулай ук бу җиләкнең глаукоманы дәвалау өчен яраклы булуы турында мәгълүмат бар.

Хәзер бакчачылар тут агачы да үстерә. Тут җимешендә С, К, Е витаминнары, тимер һәм калий күп. Шулай ук анда антиоксидантлар: антоцианнар, рутин һәм мирицетин бар.

Автор фотосы.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас