+14 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
2 Июня , 05:40

Кырлыган үләнен әзерләргә вакыт җитә

Аның файдасы турында белмәүчеләр бик аздыр.

Кырлыган үләнен әзерләргә вакыт җитәКырлыган үләнен әзерләргә вакыт җитә
Кырлыган үләнен әзерләргә вакыт җитә
Кырлыган (иван-чай) — тармакланмый торган шома сабаклы, биеклеге 1,5-2 метрга җитүче күпьеллык үсемлек. Июньдә-августта чәчәк ата. Аның хан үләне, боланут, кипрей, дигән атамалары да билгеле.
Кырлыган – искиткеч файдалы үлән. Ул кан басымын көйләргә булыша, баш авыртуларын баса, кан әйләнешен активлаштыра, канның составын яхшырта. Шулай ук бу үлән иммунитетны көчәйтүгә сәләтле. Күпләр кырлыган чәен эчәргә ярата.
Дару чималы буларак, кырлыганның яфракларын һәм сабак очларын хәзерлиләр. Аларда дуплау матдәләре, С витамины, шикәр, пектин, лайла, кверцетин, кемпферол, херофиллин алколоиды бар. Кырлыган препаратлары аз агулы, аларда ялкынсынуга каршы һәм томалап алу тәэсире бар: бу таниннан һәм үсемлектәге лайладан килә. Ялкынсынуга каршы активлык туралган яфракларында шактый югарырак була. Үләненең төнәтмәсен ашказаны һәм уникеилле эчәк җәрәхәтеннән, гастритлар һәм колитлардан дәваланганда файдаланалар.
Төнәтмәсен вакланган 10 грамм үләнгә бер стакан кайнап торган су салып тоталар. Төнәтмәне сөзеп, көненә өч тапкыр берәр аш кашыгы эчәләр.
Үләнен чәчәк атканда җыялар һәм күләгәдә яисә яхшы җилләтелүче бүлмәдә киптерәләр.

Фото: ЯИ


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас