+14 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
4 Июня , 03:30

"Башкорт хуҗабикәсе" тагын шаккаттырды

Ул тагын операциягә әзерләнә. Бу юлы нәрсә булачак?

"Башкорт хуҗабикәсе" тагын шаккаттырды"Башкорт хуҗабикәсе" тагын шаккаттырды
"Башкорт хуҗабикәсе" тагын шаккаттырды

Танылган блогер үзенең трансформациясенең киләсе этабы турындагы яңалыгы белән уртаклашты.

Бу юлы аның максаты эстетик пластика. Ул рәсми рәвештә күкрәк ясатырга ниятләвен белдерде. Операциянең якынча датасы- сентябрь.

Элегрәк ул аудиториягә тиз ябыгу нәтиҗәләре турында ачыктан-ачык сөйләгән иде. Ашказанына операция ясатканнан соң авырлыгын кискен югалту аркасында, аның күп күләмдә артык тиресе барлыкка килеп, хатын бу аңа физик һәм әхлакый уңайсызлык тудыра дип берничә тапкыр зарланды.

Хәзерге операция бары тик күкрәккә генә кагылса да, җанатарлар моның организмның глобаль «апгрейд»ының бер этабы гына булуына шикләнми. Фолловерлар шәрехләрдә ике лагерьга бүленгән: берәүләр блогерны авыр ябыгу юлыннан соң үзен ышанычлы хис итү теләген хуплый, икенчеләре, күптән түгел ашказаны-эчәк трактына җитди тыкшынуны исәпкә алып, сәламәтлеге өчен борчыла.

"Башкорт хуҗабикәсе" үзе исә оптимистик кәеф саклый һәм язылучыларны сентябрь операциясенә әзерлек турында хәбәрдар тотарга вәгъдә итә.
 
Фото: башинформ


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас