+14 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
6 Июня , 04:35

"Көчемне шушы урыннан алам"

Русия гимнасткасы һәм телевидение алып баручысы Ләйсән Үтәшева Әлшәй районында Зөбәрҗәт әбисендә кунакта.

"Көчемне шушы урыннан алам""Көчемне шушы урыннан алам"
"Көчемне шушы урыннан алам"
Туган якларына ул Уфада "Бизнес-фест"та чыгыш ясаганнан соң кайткан. Социаль челтәрләрдә ул үзенең әбисен күрсәтте.

"Уфадагы форумнан соң минем кая барганымны аңладыгызмы? Әлбәттә, нәнәй янына. Минем капитал", - дип язган Үтәшева.

Якташыбыз ризык белән тулы өстәлгә аерым видео багышлады.

"Яраткан ризыкларым белән уртаклашасым килә. Бу шулпа, ат ите, түтәлдән суган һәм минем яраткан кымызым — чын кымыз, раевский. Бу реклама түгел, ләкин нәкъ менә ул шәп, бутамагыз".

Үзенең бер интервьюсында Ләйсән Үтәшева Раевкага әбисе һәм бабасы (2025 елда вафат булды) янына еш кайтуы турында сөйләде. Һәм аларның йортын үзенең көч урыны дип атады.
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас