+14 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
9 Июня , 06:21

Аерылышкач, никах балдагын нишәтергә?

Гадәттә күпләр бер-берсенә бик рәнҗеп, үпкәләп, ачуланып аерылыша...  

Аерылышкач, никах балдагын нишәтергә?Аерылышкач, никах балдагын нишәтергә?
Аерылышкач, никах балдагын нишәтергә?

Кайберәүләр бу вакытта җан ачуы белән никах балдакларын атып бәрә. Гаҗәпләнерсез, ләкин алар дөрес эшли, еллар буе җыелган негативтан арына.

Психологлар да никах балдагын сакламаска киңәш итә. Хәтта сул кулга киеп йөргән балдак та һәрвакыт уңышсыз мөнәсәбәтләр турында искә төшереп торачак. Бу яңа танышуларны да тоткарларга мөмкин.

Халык сынамышларына ышансак та, аерылышканнан соң балдакны я ташларга, я эретеп, башка бизәнгеч эшләтергә кирәк.
Әгәр кеше бу балдакны башкага бүләк итсә, ул аңа барлык негативны да күчерәчәк.

Белгечләр аерылышканнан соң калган балдакларны негатив өчен “магнит” белән чагыштыра.
Кыйммәтле йөзекне ташлау кызганыч, әлбәттә. Аны ломбардка тапшыру хәерлерәк. Акча артык булмый!

Бик сирәк очракта кешеләр матур итеп, яхшы мөнәсәбәтләр саклап аерылыша. Бу очракта никах балдагын истәлеккә сакларга мөмкин, ди белгечләр.

Автор фотосы.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас