

Үсмер чагым һәм яшьлек елларым алтмышынчы еллар уртасына туры килде. Шундый заман иде: дөньялар тыныч, халыкның кәефе күтәренке, колхоз-совхозларда эшләү һәм тормыш көтү бигүк җиңел булмаса да, авыллар көннән-көн яңара, матурлана, иртәгә аларның, гомумән, тоташ илнең тагын да яктырак, яхшырак булачагына беркем дә шикләнми. Адәм баласын бит киләчәккә өмет яшәтә.
Урта мәктәптән соң арытаба уку турында уй башыма да кереп чыкмады, иң югары хыялда да юк иде ул. Йорт тирәсендәге мең төрле эшне башкарырга, җирдә казынырга, агач, куак утыртырга, яшелчә-җимеш үстерергә яраттым. Көрәк-сәнәк белән эшләргә көч-дәрт бар. Балта, чүкеч, пычкы тотып нәрсәләрдер ясарга, төзергә дә остарып киләм. Гомер буе авылда яшәрмен, колхозда эшләрмен кебек иде. Иртә яздан кара көзгә кадәр — тракторчы ярдәмчесе, кыш буена — төрле эштә. Бригаданың комсомол оешмасы секретаре итеп сайладылар. КПСС сафына алдылар. Гәзитләрдә мәкаләләрем һәм шигырьләрем басылып тора. Үзебезнең клубта стена гәзите дә чыгарам. Бәләкәйдән рәсем ясарга яратуым бу эшемне җиңеләйтә.
Һәрхәлдә, армиягә киткәнче авылдан кузгалырга исәп юк. Ләкин анда чакырылуым тоткарлана. 20нче яшем белән барам бит инде. Бервакыт безнең колхоз рәисе Мөдәрис абый Рәфыйков гадәтенчә кырыс кына әйтеп куйды: “Син бит яза торган кеше, нигә укырга уйламыйсың? Университетка кер, югары белем ал!”
Аның киңәшен тоттым. 1969 елның август ае буена Башкорт дәүләт университеты филология факультетының татар-урыс бүлегенә укырга керү өчен имтиханнар биреп маташтым. Ерак та түгел — Матбугат йорты. Аның алдындагы витриналарга республиканың төп өч гәзитенең яңа саннары (атнасына 6 тапкыр) иртүк чыгарып эленә. Канга сеңгән бит — укып барасы килә, аеруча “Кызыл таң”ны. Әлбәттә, мин аны һәркөнне киоскыдан да сатып алыр идем, бәясе дә нибары 2 тиен. Тик бу 3 катлы бина күңелне тартып тора. Бәлки, редакциягә үк керергә батырчылык итәрмен әле! Андагы абзыйлар миңа еш кына хат та язалар бит.
Ә беркөнне шулай да кердем. Коридорда беренче орчаган озын буйлы, ялбыр кара чәчле абзый язмалары буенча күптән таныш Расих Ханнанов булып чыкты. Бервакыт аның безнең колхозның элекке рәисе Әмин Ибраһимов турында очерк язганлыгын да искә төшердек. “Монда бит синең фамилиядәшең Рәис Фаткуллин да эшли, әйдә, таныштырам”, — дигән иде, ләкин Рәис абый урынында булып чыкмады. “Редакциядә озак утырмый, ул бит шәһәр буйлап яңалыклар, хәбәрләр җыеп йөри”, — дип аңлатты Расих абый. Журналистны бармаклары түгел, аяклары туйдыра торган заман иде шул.
БДУда бер ай имтихан биреп ятуымның файдасы “Кызыл таң”ны кереп күрүемнән ары китмәде (конкурстан үтмәдем). Шулай да бер ай шәһәрдә (тулай торакта) яшәп алдым, мәктәп биргән белемемне яңарттым. 20 яшем тулгач, армиягә алындым. Хәрби хезмәт тә миңа тормыш сабаклары бирде. Бу вакытка гомерлек һөнәремне — журналист булуны һич икеләнүсез, тайпылышсыз сайлаган идем инде. 1971 елның декабрендә, армиядән өйгә кайтып барышлый, үзебезнең Авыргазы районының “Ватан юлы” гәзитенә эшкә кердем. Университетка юл таныш иде инде. Алдагы августта тагын имтиханга килдем. Бу юлы инде ныграк, төплерәк әзерләнеп һәм белем алуны эш белән бергә бәйләп алып бару максатын куеп. “Читтән торып укуның тәүге 10 елы гына авыр, аннары күнегәсең, җиңелгә китә инде ул”, — дип шаяртучылар да бар иде. Мин дистәләрчә елларга сузмадым, 7 елда тәмамлап чыктым. (Чөнки ике сессиягә эштән җибәрмәгәннәр иде). Мәшәкатьле эш, тормыш хәстәрлекләренә өстәмә булып 7 ел буе иңемдә гүя авыр йөк торды. Читтән торып укучылар моны үзләре генә белә. Ул чаклардагы кичереш-кайгыруларым әле дә төшкә керә.
Нинди генә “фән”нәрдән укытып булашмадылар безне! Кайберләренең аталышларын бүгенге буын кешеләренең ишеткәне дә юклыгына иманым камил. Аларның кирәге дә чыкмады. Ул “фән”нәрнең беркайчан да кирәкмәячәген без, азмы-күпме дөнья күргәннән, тормыш тәҗрибәсе туплаганнан соң университет бусагасы аша атлап кергән егетләр һәм кызлар, белә идек. Моның шулай икәнлеген укытучылар белмәгәндер дип уйламыйм. Аларның күпчелеге безнең башларга чүп тутырганын үзләре дә аңлагандыр, хәтта кыенсынгандыр, үз эшләрен ирексездән башкаргандыр. Ә икенчеләре контроль эшләр яздырып, зачет-имтиханнары белән интектерүдән ләззәт тапкандыр. Ул исәпсез-сансыз “фән”нәрдән безне “укыткан”нарның исем-шәрифләре дә хәтердә калмаган. Боларны язып мин ул замандагы укытуга анализ ясарга, бәя бирергә җыенмыйм, сүз уңаенда гына телгә алам.
Күпчелек сабакташларым кебек, мин дә татар теле һәм әдәбияты буенча белемне тирәнәйтим дип университетка килдем. Һәм теләгемә ирештем дип икеләнмичә әйтәм. Моның өчен татар филологиясе кафедрасы укытучыларына рәхмәт. Аларның якты образлары һаман күңелем түрендә. Мин укырга кергәндә кафедра мөдире Габделхәй Әхәтов иде. Аз гына хәтерлим. Берәр елдан ул бездән китте. Татарстан кешесе, Тобол педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире — 31 яшьлек галим – 1958 елда БДУда яңа ачылган шундый ук кафедраның җитәкчесе итеп җибәрелгән. Бездән ул Алабуга педагогия институты Чаллы филиалына кафедра мөдире булып күчте. Һәм шул эшендә 60 яшен дә тутыра алмыйча 1986 елда вафат булды.
Укытучыларыбызның иң өлкәне Әмир Фатыйхов иде. Дүртөйле районының Иске Баеш авылында туган. Институт тәмамлаган, педучилищеларда укыткан. 24 яшендә 1939 елда хәрби хезмәткә алынып, озын сугыш юлларын үтеп, байтак орден-медальләр тагып, 1946 елда Уфага кайткан. Фән кандидаты булган, докторлык диссертациясен үткәрмәгәннәр. Галим моның өчен артык көенмәгән. Әмир абый (без аны якын күреп шулай дип йөрттек) бик гади, ягымлы, киеме дә, үз-үзен тотышы да, сөйләшүе дә авылча иде. Таләпчәнлек тә күрсәтте. Тәнкыйтен, искәртүен шаян сүзгә төреп җиткерә торган булды. “Алдашуны, ялганны, яраклашуны яратмады, үзенә каршы кылынган гаделсезлекләрне суфыйлар түземлеге белән үткәрде”, — диләр иде замандаш-хезмәттәшләре. Әмир абый 60 яше тулу белән үк пенсиягә китте. Бакча җире алган, өй салган, умарта тота башлаган. 100 яшькә җитте! Аның данлы юбилеена карата “Кызыл таң”ның 2015 елгы 26 декабрь санында мәкалә чыгардым. Шуннан соң ул берничә көн генә яшәде — бакыйлыкка күчте. Өч баласының берсе — профессор, берсе — фән кандидаты, берсе — табибә.
Күренекле галим, берничә буын студентларның яраткан остазы Үзбәк Гыймадиев минем райондашым, укытучым һәм өлкән каләмдәшем иде. Аның белән мин яшьлек таңымда ук “Кызыл таң”да даими басылып килгән зур-зур язмаларын укып таныштым. Авылдашым Гыйбадулла Алпаров һәм аның шундый ук күренекле бертуганнары турында язылган мәкаләсен (1968 ел) горурланып укуым хәтеремдә уелып калган. Үзбәк абыйның да үзебезнең Авыргазы буеннан икәнлеген белгәч, аның язмаларына игътибарым бермә-бер артты. Әтисе — Карамалы мәктәбенең элекке укытучысы Ибраһим бабай да ул чорда гәзитләргә языша иде. “Кызыл таң”да мөхәррир урынбасары булып озак еллар эшләгән Үзбәк Гыймадиевның гәзитнең 50 еллыгына, Галимҗан Ибраһимовның 80 еллыгына багышланган күләмле мәкаләләрен әле дә үземдә кадерләп саклыйм. 1967 елда аның “Галимҗан Ибраһимов — журналист” дигән китабын укып шатландык. Бу бөек шәхеснең публицистикасы буенча кандидатлык диссертациясе яклагач, аның БДУда эшли башлавын ишеттек. Гыйльми хезмәтләре аерым китаплар булып Уфада да, Казанда да чыккалады. Озак кына вакыт кафедра мөдире булып эшләде. Каты авырып, 1987 елның җәендә 67 яшендә арабыздан китеп барды.
Үзбәк абый кебек үк, чәчләре иртә чалланган илле яшьләрдәге Суфиян Поварисов та, үзе дә кафедрага эшкә “Кызыл таң”нан килгәнлектән, миңа каләмдәш энекәше итеп карый иде. Аның да райондашым Г. Ибраһимов турында фәнни хезмәтләр язуы аңа хөрмәтемне арттыргандыр. Еллар үткәч, ул бөек әдип турында трилогия иҗат итте. Суфиян Шәмсетдин улы белән матбугат, әдәбият, фән дөньясында 44 ел — аның вафатына кадәр бергә кайнаштык. Ул шундый олы яшендә дә (90ны тутырып килә иде) искиткеч иҗади егәрлелеге, үз алдына югары максатлар куеп, аларны эзмә-эзлекле тормышка ашыруы белән таң калдырды. Бу яклап ул Гиннессның рекордлар китабына керерлектер. Тау-тау фәнни хезмәтләр, әдәби әсәрләр иҗат итеп, ил һәм тугандаш ике республика күләмендә югары исемнәргә лаек булган бу шәхес кечелекле дә, үтә гади дә, кайчак хәтта беркатлылыкка да бирелеп китә торган иде. Иманлы гаиләдә туып, кечкенәдән авырлыклар күреп үскән кешеләр генә шундый гүзәл сыйфатларга ия була аладыр. Фән докторы, профессор, Башкортстанның халык язучысы Суфиян Поварисовның тууына 100 ел тулу уңаеннан 2024 елда Уфада зур күләмле һәм зәвыклы әдәби-нәфис басма нәшер ителде. Монда данлыклы шәхесебезнең элекке укучылары, каләмдәш-хезмәттәшләре, аеруча райондашлары — илешлеләр күп көч салган.
Балтач район үзәгендә гыйлемле, зыялы гаиләдә туып-үскән, бәләкәйдән үк әдәби мохиттә тәрбияләнгән, шигырьләр язган Радик Сибәгатов Бөре педагогия институтының урыс-татар бүлеген тәмамлаганнан соң 1958-70 елларда “Кызыл таң”да тәрҗемәче, әдәби хезмәткәр, бүлек мөдире булып эшләгән. Бер үк вакытта кандидатлык диссертациясе дә әзерләгән. Шуннан БДУга ассистент вазыйфасына чакырылган. Диссертацияне ул бик тиз яклаган, Югары аттестацион комиссия раславын да бер ай эчендә алган. Үзбәк Ибраһим улының вафатыннан соң Радик Гали улы 1987-2005 елларда (18 ел!) кафедрага җитәкчелек итте, Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган фән эшлеклесе булып танылды. Без, галим-педагогның элекке студентлары, ничә йөз кешебездер инде. Университет тәмамлавыбызга кырык-илле еллар үтсә дә, аның аудиториягә ашыкмый-кабаланмый, үз дәрәҗәсен белеп кенә килеп керүе, һәр сүзен үлчәп, сеңдереп сөйләве һаман күз алдында. Кешелекле, кечелекле, ярдәмчел, укучылары хәленә керә белүче остаз булды ул. Киң колачлы фәнни эшчәнлеген арытаба да дәвам итәр дип көтә идек. Кызганычка каршы, әллә каян килеп чыккан авыру аны 2005 елда 71 яше тулар-тулмастан арабыздан тартып алды.
Өлкән каләмдәш укытучыларым Ү. Гыймадиев, С. Поварисов, Р. Сибәгатов турында төрле вакытларда гәзиттә һәм 2018 елда нәшер ителгән “Кызыл таң” шәхесләре” дигән китабымда очерклар бастырдым.
Алдарак язып үтелгән бишәүдән үзенең тәвәккәллеге, үткерлеге, активлыгы, артистлыгы белән дә аерылып торган тагын бер укытучыбыз Әхәт Нигъмәтуллин иде. Ырынбур өлкәсендә туып-үскән, Бөек Ватан сугышында катнашкан бу галимне студентларның татары да, башкорты да ихлас яратуы, үзенең гомерлек остазы дип санавы турында мисаллар күп. Мәсәлән, башкорт публицисты Марсель Котлыгалләмов бер вакыйганы әледән-әле искә ала: “1960 елда без, беренче курс студентлары, Авыргазы районының Әпсәләм авылы басуларында бер ай буе салам өйдек. Авыл яшьләре белән шулкадәр дуслаштык, бергә кичәләр, мәҗлесләр үткәрә идек. Студентлар эшен-тормышын тикшерергә университетның татар кафедрасыннан Әхәт абый Нигъмәтуллин килгән иде. Авыл клубы сәхнәсеннән Һади Такташның “Мәхәббәт тәүбәсе”н яттан сөйләп, татар халык җырларын башкарып, студентларның да, авыл халкының да һушын алды”. Әхәт абый, бихисап гыйльми хезмәтләреннән тыш, матбугатта публицистик мәкаләләр дә бастырды, берничә шигырь китабы чыгарды, җырлар да иҗат итте. Ул, озын гомер кичереп, 2015 елның 11 маенда вафат булды. Укытучымның 100 еллыгына багышланган мәкаләм “Кызыл таң”ның 2021 елның 30 ноябрь санында дөнья күрде.
Татар халык авыз иҗатын, татар әдәбияты тарихын укыткан Риф Мөхәммәтҗанов ике сессия арасында (биш айда) үтәргә өйгә эш бирде. Үз авылларыбыз халкында йөргән җырларны, такмакларны, тарихи яки кызыклы хәлләрне җыеп дәфтәргә язып алып килергә. Араларында риваять, кыйсса дигәннәре дә була һәм болар барысы бергә фольклор материаллары дип атала икән. Бу эш мине бик кызыктырды, хәтта таныш сыман тоелды. Үсмер чакта өебезгә табынга җыелган өлкәннәрнең җырларын, мәзәкләрен мич артында язып утыра торган гадәтем бар иде. Авылдашларым иҗат кешеләре булып исәпләнмәсә дә, алардан кызыклы гына нәрсәләр ишетергә мөмкин иде. Мәсәлән, әтинең икетуганы Шәрифулла абзый озын-озын сатирик һәм юмористик шигырьләрне яттан сөйли иде. Әллә үзе язган инде?! Чөнки мин аларны башка урында ишеткәнем дә, укыганым да булмады. Гомумән, ул чактагы язмалар бер дәфтәрдә саклана, аларны тулыландырырга гына кирәк. Әле сүз барган 1972-73 елларда да табыннар шулай үтә иде. Ләкин ул чакта мин, җиткән егет булганлыктан, үзем дә табында утырырга тиеш идем. Ә мич артына кереп язып барырга апаның үсеп килгән кызы Әнфисәгә куштым. Нәтиҗәдә университеттан бирелгән өйгә эш яхшы үтәлде.
Кафедра каршында фольклор фонды оештыру Риф Мөхәммәтҗановның фән өлкәсендәге иң зур казанышы дияргә кирәк. Башкортстанда яшәүче татарларның халык авыз иҗатын җыюны һәм системага салуны ул башлап җибәргән. 1967-90 елларда республика районнарына студентларны алып чыгып, халык җәүһәрләрен туплый. Фондта җыелган материаллар 1977-93 елларда дөнья күргән унөч томлы “Татар халык иҗаты” хезмәтенең һәр томында урын алган.
Татарстан кешесе Камил Дәүләтшин мин укырга килгән елны БДУда эшли башлаган. 37 яшьтә иде инде ул. Яшь чагында шофер булып та эшләгән, диләр иде. Камил абый борынгы татар әдәбиятын укытты. Язма мирасыбызның төп нигезен тәшкил итүче шул дәвернең тирән фәлсәфи һәм катлаулы эчтәлекле әсәрләрен ул гади һәм мавыктыргыч аңлата, аларга карата тирән кызыксыну уята белә иде. Мишәр акцентын мин беренче тапкыр аңардан ишеттем. Мәүлә Колый турында бик яратып сөйли иде — кандидатлык диссертациясен бу шагыйрь буенча яклаган. Матбугатта Камил Салих улының әдәби тәнкыйть мәкаләләре еш күренеп килде, хикәяләре һәм повесте басылды, аның сүзләренә Фәүзә Гасакирова көй язган “Бәллүр язмыш”, “Әнкәй чишмәсе” җырлары еш яңгырый.
Кафедра укытучылары арасында ике гүзәл зат бар иде. Земфира Заһидуллина безне иске төрки имласына өйрәтте. Бер уйлаганда, мәсәлән, әдәбият яки тарих укытучыларының фантазиягә бирелеп китәргә, кызыклы вакыйгалар турында сөйләргә мөмкинлеге бар. Ә менә тел — ниндидер дәрәҗәдә калыплашкан, кабул ителгән терминнары булган төгәл фән. Шундый шартларда да Земфира апабыз дәресләрен иҗади алып барды. Хезмәттәшләреннән кемнәрдер үзен гыйлемле, эрудит, акыллы, зыялы итеп күрсәтергә тырышса, безнең укытучы апабызда шушы һәм башка гүзәл сыйфатлар каннан бирелгән, гаилә тәрбиясе белән сеңдерелгән икән. Әтисе Зариф медицина фәннәре докторы, профессор, РСФСРның атказанган табибы, БАССРның атказанган фән эшлеклесе булган. Урта мәктәпне медальгә тәмамлаган Земфира Мәскәү дәүләт университеты филология факультетының көнчыгыш телләре бүлегенә укырга кергән. 21 яше тулып килгән кыз Мәскәү консерваториясе студенты, булачак күренекле композитор һәм дирижер Нариман Сабитовка кияүгә чыккан. Нариман Гыйләҗ улы үзе эшләгән Башкорт дәүләт опера һәм балет театры иҗади коллективы белән Севастопольдә гастрольдә чакта 1971 елның 9 июнендә нибары 46 яшьтә вафат булган. Аларның өлкән уллары Илдар — Русиянең атказанган архитекторы. Кечеләре Рөстәм 15 ел Башкортстан Композиторлар берлегенә җитәкчелек итте. Русиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты. Земфира Зариф кызының 80 яшенә карата мин “Кызыл таң”ның 2009 елгы 4 декабрь санында сурәтләмә бастырдым. Шул чакта аларның өйләрендә сөйләшеп утырганда укытучы апабызның искиткеч яхшы хәтерле булуына тагын бер тапкыр сокланган идем.
Кушнаренко районының Тартыш авылы кызы Бәйнә Сәлимгәрәева, Казан дәүләт университетын тәмамлаганнан соң, 1957-62 елларда “Кызыл таң”да эшләгән. Университетта ул безгә тел белеменә кереш, татар телен укыту методикасын укытты. Берничә дәреслек нәшер итте. Студентларның татар теле һәм әдәбияты буенча педагогик практикаларының алыштыргысыз методисты булды. Бәйнә апабыз шактый өлкән яшькә кадәр җәмәгать эшләрендә дә актив катнашты. Югарыда язып үтелгән ике апабыз озын гомер кичерделәр.
Без укыганда университетка эшкә килгән ике ир-егет яшьтәшләр иде — 1945 елгылар. Туймазы шәһәрендә туган Алмас Шәйхулов БДУны 1970 елда тәмамлаганнан соң, ике ел Туймазы мәктәбендә укытып, СССР Фәннәр академиясе Тел белеме институты аспирантурасында төрки һәм монгол телләре секторында белемен камилләштереп, 1975 елда университетка эшкә килде. Шушында барлык фәнни баскычларны үтте. Кандидатлык диссертациясен мәшһүр төркиятче Николай Баскаков җитәкчелегендә яклады. Аннары фән докторы, профессор, төрки дөньяга билгеле галим булып танылды. 2009-21 елларда кафедра мөдире булып эшләде.
Минем бу мәкаләдә сүз барган унике укытучымның әлеге вакытта берсе исән-сау. Ул — Татарстанда туып-үскән Сәгыйдулла Хафизов. Яшь педагог БДУда безгә ХIХ гасыр татар әдәбиятыннан, әдәбият теориясеннән, иҗат психологиясеннән дәресләр бирде. Шул вакытта үзе дә проза әсәрләре язып, Татарстан матбугатында бастыра иде. Тора-бара “Кызыл таң”ның актив авторы булып китте. “Агиҙел” һәм “Тулпар” журналларында да повестьлары дөнья күрде. Без, ярты гасыр элек укыган егетләр һәм кызлар, Сәгыйдулла Хәбибулла улын татар әдәбияты тарихын тирәнтен белүче, замандаш иҗатчылардан хәбәрдар, таләпчән һәм гадел, кешелекле һәм ярдәмчел булганы өчен ихтирам иттек. Хезмәт юлының ахырына таба ул М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында татар теле һәм әдәбияты кафедрасын җитәкләде. Галим һәм әдипнең пенсиядә дип исәпләнгән елларында да әдәби иҗаттагы активлыгы сокландыра. З. Биишева исемендәге Башкортстан “Китап” нәшриятында да аның калын-калын җыентыклары басылгалап тора.
Фәрит Фаткуллин,
Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.