+14 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
10 Июня , 10:25

Чәйне сөтләп эчәргә яратасызмы?

Табиб моңа карата фикерен белдерде.

Чәйне сөтләп эчәргә яратасызмы?Чәйне сөтләп эчәргә яратасызмы?
Чәйне сөтләп эчәргә яратасызмы?

Әгәр чәйне сөтләп эчсәң, сусауны да, ашыйсы килүне дә бер үк вакытта басарга була, чөнки бу очракта эчемлек шактый туклыклы булып чыга, дип белдерә диетолог Михаил Гинзбург. Аның сүзләренчә, сөтле чәйне ашказаны авырулары булган очракта да эчәргә була.

“Сөтле чәй — ул эчемлек кенә түгел, ә үзенә күрә бер ризык та. Ягъни, әйтик, кешенең эчәсе генә түгел, ашыйсы да килә икән, ул сөтләп чәй эчә ала”, — дип белдерә Гинзбург.

Ашказаны-эчәк тракты авырулары вакытында чәй лайлалы тышчасын ярсытырга һәм ашказаны сутын арттырырга мөмкин, әмма сөтле чәй бу хәлне булдырмаска сәләтле, ди ул. Гинзбург сөтле чәй организмда яхшырак үзләштерелә, дип ассызыклый.

Ә менә кардиолог Юрий Серебрянский белдерүенчә, артериаль кан басымын нормада тотарга үлән чәйләре, песи үләне, календула һәм гөлҗимеш төнәтмәләре кебек шифалы эчемлекләр ярдәм итә. Моннан тыш, аның сүзләренә караганда, бөтнек, кура җиләге, карлыган яки мелисса белән пешерелгән чәй файдалы булачак. Җәй көне бу яфракларны һәм үләннәрне рәхәтләнеп кулланырга мөмкин.

 

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас