+15 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
14 Июня , 09:15

Нитратлы су эчмәгез!

Белгеч иртә өлгергән карбызның сәламәтлек өчен куркыныч булуын аңлатты.

Нитратлы су эчмәгез!Нитратлы су эчмәгез!
Нитратлы су эчмәгез!
Диетолог София Кованова билгеләвенчә, җиләк-җимешләрне һәм яшелчәләрне сезон вакытында ашау яхшырак. Диетолог шулай ук иртә өлгергән карбызны ни өчен ашамаска кирәклеге турында да сөйләде.
Белгеч билгеләп үткәнчә, карбыз сезоны августта башлана һәм сентябрьдә тәмамлана.
Нәкъ менә шул вакытта кибет киштәләрендә һәм базарларда табигый өлгергән карбызлар барлыкка килә. Аларны Әстерхан, Волгоград, Краснодар краеннан китерәләр.
"Карбыз сезоны әле башланмаган, шуңа күрә июньдә алар белән артык мавыкмаска кирәк. Һәр җиләк-җимешне һәм яшелчәне сезонга карап ашау яхшырак. Әгәр иртә карбызны куллансаң, анда нормадан өч тапкырга артыграк нитратлар тупланган булуы ихтимал. Аның составында булган — ликопин, С, В1, В6 витаминнары юкка чыга", — дип аңлата эксперт.
Диетолог әйткүенчә, иртә карбызларда барлык файдалы составтан күбесенчә су гына кала.

Автор фотосы.


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас