

Узган гасырның 60нчы елларында безнең Айдагол авылында сугыш чорында туган 6 егет бар иде. Ә хәзер еллар үтү белән нибары икәү генә калдык: Рәмис һәм мин.
Рәмис Нуриев 1941 елның 4 ноябрендә Никифар авыл биләмәсенә караган Дәүләт авылында дөньяга килә. Әтисе Гарифҗан бу вакытта Смоленск шәһәре янында барган каты бәрелешләрдә катнашып, хәбәрсез югалган була инде. Гарифҗан фронтка киткәнче “Правда” колхозында тракторчы булып эшләгән. Дошман һөҗүменең беренче көннәреннән үк сугышка китә. Хатыны Фәридә кызы һәм туачак улы белән ялгыз кала. Ул чорда балаларны кечкенә дип тормаганнар, көнне төнгә ялгап, колхоз эшенә йөрткәннәр. Норма буенча елына 200 эш көне булырга тиеш дип билгеләнә. Эшләүчеләр һәм өйдәге балалар санына карап, көн саен кашыклап алабута катыш арыш оны таратканнар. Шуңа карамастан, авылда ирләр урынына калган хатын-кызлар колхозны таратмыйча алып кала алган. Аларның тырышлыгына хәйран калырлык!
Рәмис башлангыч мәктәпнең өч сыйныфын Дәүләт авылында укый. 1952 елда әнисе Фәридә апаның туган авылы Айдаголга күченәләр. Биредә дүртенче сыйныфны тәмамлагач, укуны Никифар мәктәбендә дәвам итәргә кирәк. Көн саен иртән 6 чакрым ераклыктагы Никифарга барырга һәм дәрес беткәч, тагын шул араны үтеп, Айдаголга кайтырга туры килә Рәмискә. Ачыкканда капкалап куярга икмәге дә булмый әле аның.
Җәйге каникулларда колхозда бала-чаганы да төрле эшкә кушалар. Шулай итеп, Рәмис, үзенең яшьтәшләре кебек, балачагын күрми дә кала. Күп тырышлык салып, 7нче сыйныфны тәмамлый.
Ел артыннан ел үтә. Армия сафларына барырга вакыт җитә. Ул елларда хәрби комиссариат армиягә алынучы егетләрне һөнәри уку йортларына җибәрә торган була. Рәмисне дә Дәүләкәндәге механизаторлар әзерләү курсына җибәрәләр. Ул анда тракторчы-машинист һөнәре ала. Армия сафына алына, Вологда өлкәсендә хезмәт итә. Солдат шулпасын 3 ел эчә ул.
Демобилизацияләнеп кайткач, “Правда” колхозында комбайнчы булып 20 ел эшли. Соңыннан аны “ДТ-74” тракторына күчерәләр. Айдаголда эш урыны булмый: көн саен Никифарга барып эшләргә туры килә аңа. Техникада белемле булуын искә алып, “С-80” тракторын ышанып тапшыралар. Шул тракторда 16 ел эшли.
1971 елның мартында гаилә кора. Хатыны Лида “Правда” колхозы биләмәсендә урнашкан Баранкул авылында үскән чуваш кызы була. Матур гаилә корып яшиләр. Хатыны колхозда савучы булып эшли. Әниләре Фәридә апаны да үзләрендә яшәтәләр. Гаиләдә туган балаларны тәрбияләүгә бик күп көч сала ул.
Рәмис 1971 елда Айдаголда бик зур өй салып керә. Шул өйдә алар хатыны Лида белән 6 бала үстерәләр.
1973 елда – кызлары Гөлмәрьям, 1974 елда Римма туа, 1977 елда уллары – Альберт, 1979 елда – Рушания, 1981 елда – Рушан, 1988 елда Руслан дөньяга килә. Гөлмәрьям Бәләбәй шәһәрендә медицина училищесында укып, шәфкать туташы һөнәре ала. Тормышка чыга, әлеге вакытта Миякә районында гомер итә, балалар үстерә. Римма Аксен авыл хуҗалыгы техникумында укып, бухгалтер һөнәренә ия була. Ире Таһир белән Никифарда яшиләр. Альберт урта мәктәпне тәмамлагач, төрле эшләрдә эшли, 2013 елда бакыйлыкка күчә. Рушания әтисе белән Айдаголда яши. Рушан башта Шафранда СПТУда укый. Диплом алгач, күпмедер вакыт “Правда” колхозында зоотехник вазыйфасын башкара. Бүген Аксенда “Башэнерго” бүлекчәсендә шофер булып эшли. Өйләнә, Айдаголда яши. Руслан урта мәктәпне тәмамлагач, юридик институтта укый, Уфада яши.
Еллар үтә тора. 2006 елда Рәмис хаклы ялга чыга. Шул ук елда өлкән яшькә җиткән әнисе Фәридә апа да бакыйлыкка күчә. Шулай итеп, Рәмис һәм апасы Фәнүзә генә кала. Фәнүзә “Правда” колхозында савучы булып эшли, гаиләсе белән Айдаголда яшиләр, балалар үстерәләр. Ире Мидхәт 2024 елда вафат була.
2006 елда Лида да хаклы ялга чыга. Ә 2022 елда, 71 яшен тутырып, каты авырудан вафат була.
Рәмискә быел 85 яшь тула.
Шулай итеп, сугыш чоры балалары арасыннан без Рәмис белән икәү генә 85нче яшь белән барабыз. Сәламәтлегебез мактанырлык булмаса да, яшәргә өметебез бар әле. Сирәк кенә булса да очрашабыз. Шундый вакытларда бала чакта күргән авырлыкларны искә алмый калмыйбыз.
Фуат Мусин.