

Күпчелек хуҗабикәләр җиләк-җимештән кайнатманы биш минут кына кайнатып алуны бик уңай күрә. Аның әчкелтем-төчкелтем тәме күпләргә ошый. «Биш минутлык» кайнатмага шикәр гадәттәгедән азрак кирәк. Җиләктә витаминнар да саклана.
Андый кайнатма өчен әзерләп куелган җиләкләр өстенә сироп коялар (сироп 1 литр суга 500 грамм шикәр исәбеннән әзерләнә) һәм 3-5 минут кайнаталар. Аннары кайнатманы алдан яхшылап юылган һәм стерильләштерелгән банкаларга тутыралар. Соңыннан банкаларны кайнап торган суга утыртып (кәстрүл төбенә чүпрәк куярга онытмагыз), өсләрен ачык килеш 85-90 градус температурада 10 минут стерильләштерәләр. Шуннан соң капкачларын тыгыз итеп ябып куялар.
Шулай консервланган кайнатма озак саклана. Тик банканы ачкач, аны бер атна эчендә ашап бетерергә кирәк.
Автор фотосы.