+15 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
16 Июня , 05:25

Бу җиләк хәтерне яхшырта

Өлкәннәргә аны көн саен ашарга киңәш итәләр.

Бу җиләк хәтерне яхшыртаБу җиләк хәтерне яхшырта
Бу җиләк хәтерне яхшырта
Өлкән яшьтәге кешеләргә көн саен мүк җиләге ашарга кирәк икән. Җиләк хәтерне яхшырта һәм деменция куркынычын киметергә ярдәм итә.

Галимнәр үткәргән клиник тикшеренүдә 50 яшьтән 80 яшькә кадәр 60 кеше катнашкан. 12 атна дәвамында аларның бер төркеме көн саен киптерелгән мүк җиләгеннән әзерләнгән, 100 грамм җиләккә тиң күләмдәге порошок кабул иткән, ә икенче төркем плацебо алган. Эксперимент башланганчы һәм тәмамланганнан соң барлык катнашучылар да тестлар, шул исәптән хәтерне тикшерү буенча тестлар үтә, баш миен сканерлата һәм анализ өчен кан тапшыра.

Нәтиҗәдә, мүк җиләген куллану визуаль хәтерне, ягъни көндәлек вакыйгаларны истә калдыру сәләтен яхшырткан. Шулай ук фикерләү процесслары өчен җаваплы баш мие бүлекләренең кан белән тәэмин ителеше дә яхшырган. Бу исә деменция куркынычы кимүен күрсәтә.

 
Фото: detki-opt.ru


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас