

Күксагыз җыйганда
Басуга сап-сары күксагыз чәчкәсен җыярга, чебен-черки ябырылып тешли башлаганчы, иртән-иртүк юлланалар. Фәһимә тугыз яшьтән, әнисе Сабирага ияреп, аңа ярдәм итәргә килә. Әтисе Шиһабетдин дә иртә таңнан эштә. Шулай итеп, Таҗетдиновлар гаиләсе таң атуга колхоз эшендә була.
Шушы сары матур чәчәкләрдән сагыз алалар икән. Аңардан җилем кебек әйберләр ясыйлар ди. Иртәнге җиләстә эшләве күңелле, йокылар ачылып китә. Ә менә кояш күтәрелә башлагач, кан эчүче бөҗәкләр теңкәгә тия башлый.
Монысы язмышның башы гына. Фәһимә Шиһабетдин кызы колхозда ныклап унике яшеннән эшли башлый.
Ул 1928 елның 4 октябрендә Дүртөйле районының Казаклар авылында туа. Әтисе чыгышы белән шушы авылдан. Әнисе – Иске Кәңгештән.
Комбайнчы кыз
Башта, зурлар белән беррәттән, басу-ферма эшләренә йөри. Бераз үсә төшкәч, дус кызы Гөлнәзирә Сәетова белән Бөредә механизатор һөнәрен үзләштерәләр. 40 чакрым араны төнлә җәяүләп кайткан чаклары да була.
Шуннан соң Иске Баеш машина-трактор станциясендә “Сталинец-1” дип аталган тагылма комбайнда эшли башлый. Аны трактор тарта. Күбрәк туган авылы Казаклар, Өчбүлә, Сабанай басуларын эшкәртә.
Ул чакта кыр тулы кешеләр була. Мәктәп укучылары урак белән борчак ура. Ат белән ташып, эскерткә өяләр. Бераз кипкәч, янына комбайн китереп куялар, ул шунда утырып суга.
– Басулар комлы, чокырлы-чакырлы. Тугызлап чокыр иде. Яндыз ягындагы Борзайкүл чокыры белән Туры-Юл тирәсендәге Тугач чокыры тирән генә. Борзайкүл чокырына типкен керсә дә, калганнары коры булды, – дип хәтерли Фәһимә апа. – Җирләр комлы булганга, гектар көче бик зур булмады.
Белоретта һәм Мәскәүдә
Колхоз эшеннән аерылып торган чаклар да була. Әтисенең бертуганы Нигъмәтҗан Таҗетдинов Белоретта эшли. Эш тыгыз, балаларны карарга кирәк. Абзые Фәһимәне үз янына чакырып ала. Кыз, бала караудан тыш, мәктәптә укырга да өлгерә.
Сугыш башланганда Мәскәүдәге абзыйсы янында бала карый. Фашистлар башкалага якыная башлагач, балаларны да дежур торырга җәлеп итәләр. Шулай итеп, Фәһимә ополченец булып китә. Немецлар әледән-әле парашют белән үзләренең разведчикларын төшерә. Балаларга күлмәк астыннан галстук тагарга кушалар. Кайда карама, каланчалар, анда милиция дежур тора. Шикле кеше күренсә, галстукны чыгарырга кушалар.
Берчак Фәһимә ипи алырга бара. Каршысына биек үкчәле туфли кигән озын чәчле бер хатын килеп чыга. Бигрәк сәер, хатын-кызга охшмаган да үзе.
– Кызым, хәрби завод кайда ул? – дип сорый.
Фәһимә нидер сизенә, ымлап, мин әпә, дип аңлата. Алга атлый һәм бер каланчага җитәрәк, галстугын чыгара. Моны күреп, тиз генә бер милиционер төшә. Кыз аңа, урысча начар белсә дә, теге сәер хатынның кайда киткәнен аңлата.
Соңрак аны милиция бүлегенә чакырталар. Керсә, рәшәткә артында эчке киемнән генә бер кеше утыра.
– Шушы кешене күрдеңме? – диләр.
– Юк, ул хатын-кыз иде кебек...
Шуннан соң фоторәсем чыгаралар. Анда әлеге кеше – хатын-кыз киемендә.
– Шушы идеме?
– Әйе.
Кыз урысчаны начар белә, кайдандыр татар милләтеннән булган милиционерны китерәләр. Ул ярдәм итә. Бу Хәсән исемле абзый Яске Яндыз авылы кешесе булып чыга.
Бу немецны күпер астында качып утырганда табып алганнар.
Кыз:
– Кайтырга куркам, – ди.
– Машина белән илтеп куябыз, сиңа медаль дә булыр, – диләр.
Бу хатын-кыз киеме кигән немец разведчигы булып чыга. Парашюттан икәү төшкәннәр. Берсен шундук тотканнар. Икенчесе Фәһимә ярдәмендә кулга алына.
Бу хәлләр Мәскәүнең Раменский районында була.
Бервакыт ниндидер бина ишеге янындагы сулы мичкәгә нәрсәдер килеп төшеп, чыжлап пар күтәрелгәнен хәтерли. Бу яндыручы катнашма була. Ул төшсә, чүпрәк белән, чүпрәк булмаса, кием белән каплап сүндерергә кушалар.
Шәһәр читендә окоп казу эшләрендә дә катнаша. Бормалы-бормалы итеп эшләгәннәре хәтерендә. Олылар, казып, балчыкны өскә ыргыта, балалар читкә этеп, өем ясый.
Әтиләре сугышка китә, аларның эшелонын фронтка җитәрәк фашистлар бомбага тота, ул шунда һәлак була.
Нигъмәтҗан абзый
Әтисенең бертуганы Нигъмәтҗан абзыйны сугышта хәбәрсез югалган, дип уйлыйлар. Шулай ук “хәбәрсез” кайтып та төшә. Ул партизан отрядында була. Урман читендә агач ботакларыннан сал эшләп, фашистларны күзәтеп ятканнарын сөйли. Разведкага йөриләр, “тел” алып кайталар. Соңрак каты яралана. Госпитальдә ята. Табиблар озатуында авылга кайта. Терелгәч, бик озак еллар колхозда эшли.
Бозда туңып калган баржалар
Кеше ышанмаслык хәл. Әмма шундый вакыйгалар да булган.
Фәһимә инде Мәскәүдән кайткан. 1942 елның көзендә, кинәт суытып, Яүбәзе Агыйделгә койган урында буксирлар, баржалар, пароходлар, бозга ябышып, туңып калалар. Алар, кар астында калып, бозда кысылып ватылмасын өчен тирә-ягын кардан арындырып, бозларын ватып торалар. Кыш буе әллә ни зыян күрмәсәләр дә, язын су күтәрелгәч, аларны ташкын җимереп алып китәр иде.
Бу эшкә олыларны да, балаларны да җәлеп итәләр. Балалар лом белән бозны ватып тора, олылар багор белән боз кисәкләрен агымга җибәреп торалар. Шулай судноларны ачык су өстендә тоталар.
Көненә бер тапкыр ашату да оештырыла.
Яз килгәч, апалы-сеңелле ике кыз, пароходка утырып, эшкә дип китәләр.
– Язмышларын белмим, кайтканнары күренмәде, – ди Фәһимә апа Шәңгәрәева.
Урман кискәндә
Кышын, басу эшләре тынып калгач, Надеждино авылы янындагы урманга агач кисәргә җибәрәләр. Җиде ир-егет арасында 16 яшьлек кыз берүзе. Аңа карата ягымлы булалар, бик авыр эшләрне кушмаска тырышалар.
1944 ел. Урманда Харьков ягыннан сөргенгә җибәрелгән немец гаиләсе эшли. Валя исемле хатын, улы да бар. Алар белән бергә урман кисү җиһазлары да килгән. Киселгән агачларны вагонга төяп, аларга ат җигеп, тимер рельслар өстеннән базага чыгаралар. Рельслар алынмалы, урман кварталларын алыштырганда, сүтеп, аларны күчереп йөртәләр.
Агач кисүнең нормасы да бар. Аның киселгән юан башына һәркем үзенең исем-фамилиясенең баш хәрефләрен яза. Фәһимә гел алдынгы була.
Ике хатынны коткару
Надеждинода эш вакыты беткәч, атка җигелгән чанага утырып Әңгәсәккә кадәр кайталар. Саҗидә исемле кыз белән бер егет шунда торып кала. Фәһимә җәяүләп китә. Чатлама суык. Юлда урман кисүдән кайтып килүче ике хатынны очрата. Алар үз юлы белән китә.
Тарасовкага җиткәч, бер урыс карчыгы “Гостем будешь!” – дип йортына чакыра. Шунда аш ашап, җылынып чыга. Дуңгыз ите ашаганын соңыннан гына белә. Марҗа апасы куенына күмәч кыстырып, озатып җибәрә.
Юлда теге ике хатынны күрә. Болар, өшеп, тәннәре кызып, чишенеп беткәннәр. Тиз генә килеп, киендерә. Бәхеткә, ат җигелгән чанада бер ир кеше килә. Шуны туктатып, авылдагы таныш марҗага илтүен сорый.
Хатыннар, үпкәләре шешеп, өч ай дәваханәдә яталар.
Ашлык урынына – он
Эшләгән өчен бер тиен акча да юк. Хезмәт көненә – он. Ашлык итеп бирмиләр. Чөнки, ашлык урлап, тегермәндә тартучыларны белеп булмый. Хезмәт көненә бирелгәнен кеше урлаганына кушып тартырга мөмкин бит.
Тегермән Яүбәзе елгасы ярында. Ул вакытта су чиста, иелеп эчсәң дә була. Буа өстеннән ат белән чыгып йөриләр.
Тегермәнче Нәби Вәлиевны бик акыллы карт, дип искә алалар. Хезмәт көненә тигән он белән генә тамак туйдырып булмый. Ашлыкны, урлау, дип әйтергә тел бармый, сорамыйча алырга да туры килә.
– Апайлар, рәтегез булса, төнлә генә тартып бирәм, – ди тегермәнче хатын-кызларга.
Еш кына бер чиләк тирәсе ашлык тартканнар.
Тотсалар, хөкем итәләр. Тәгълимә исемле хатынны алъяпкыч кесәсендә ашлык алып кайткан өчен ярты елга төрмәгә утырталар. Бик бетеренеп кайта, ярты елдан вафат була...
Мендәрле кунак булмасалар да
Дүртөйле машина-трактор станциясендә Биектау авылыннан Мәснәви исемле егет эшли, фамилиясе – Шәңгәрәев. Сугыш елларында басуда була. 1944 елда аны армиягә алалар. Ерак Көнчыгышта японнарга каршы сугыша. Контузия ала. Батырлыгы өчен Иосиф Сталиннан Рәхмәт хаты белән бүләкләнә.
Райондагы теге яки бу белгечләр, еш аралашып тормасалар да, күбесе бер-берсе белән таныш була. Дуслары Фәһимәне Мәснәви белән таныштыра. Яучыны мендәрле кунак, диләр. Чөнки аны мендәргә утырту гадәте була. Яшьләр бер-берсен ошата, яучы кирәк булмый.
Фәһимә Яңа Биектауга 1954 елда килә. Башта Исмаил ягындагы басуларда эшли. Монда тагылмалы ике комбайнны бер трактор тарта.
Болында сыер сауганда
Җәйләүдә сыер саву күренешләрен матур итеп сурәтлиләр. Яшь чакларда романтикасыз да булмый инде. Нинди генә авырлыклар күрсәләр дә, җырсыз йөрмәгәннәр. Басудан авылга, җитмәсә, җәяүләп, арып кайтсалар да, кичен клубка чыкканнар.
Әмма җәйге болын кигәвенсез булмый. Сыерларны алар белән, кем әйтмешли, “сугыша-сугыша” сауганнар. Бу канечкеч бөҗәкләр сыерларны да җәфалый, кешеләргә дә тынгы бирми. “Зур сөт” вакыты дисәләр дә, кигәвен интектергән маллар сөтне киметергә дә мөмкин.
Ул авыр елларда әрәмә тулы кеше була. Кемдер кышка җиләк-җимеш җыя, кемдер малларына печән әзерли, утынга агачны чамалап кына бирәләр, мичкә ягарга чыбык-чабык та кирәк. Иң куркытканы – качкыннар. Сугышка бармый, урманда качып калганнар 50нче елларда да аз булмый монда.
Шуңа күрә савучылар, сөт җыючы килеп алып киткәнче, вагонда сакланган сөтне каравыллаганнар. Вагонның ишеген ватып керү очраклары да булгалаган.
Сыерлар да вагон ишеген иснәп кычкыралар. Чөнки савучылар ботка пешерә. Шуның тәмен сизгән маллар ботка сорый. Калган азыкны аларга бирәләр. Олы бөтен сыерга бер яларлык кына булса да, малларның кәефен күтәрергә җитә. Караусыз калдырсаң, сыер сауган сөтне дә эчәргә мөмкин.
Савучылар каравылчы куюны сорый. Соңыннан сөтне ул саклый башлый.
Көтүчеләр малларны болын буйлап еракларга алып китә. Мал еш кына тарала да. Якын-тирәдә басулар күп, шунда керсәләр, баштан сыйпамыйлар. Көтүчеләргә ашарга да кирәк. Учак ягып утырырга вакытлары юк. Өйдән алып килгән азык-төлекне савучыларга калдырып:
– Апайлар, ашарга пешереп куегыз инде, – диләр.
Учак ягып, таганга чиләк асып, аш, ботка пешерәләр, чәйгә су кайнаталар.
Тормыш иптәше Мәснәви белән йорт төзиләр. Шул чактагы бер хәлне Фәһимә апа кызык итеп сөйли. Оста: “Эчәм бит, эчеп эшләүдән туктасам, нишләрсең?” – ди. “Абзыкаем, эшләп бетергәч, эчәрсең”, – ди ул аңа җавап итеп. Шулай итеп, оста тәртипле генә эшен бетерә.
Фәһимә апа колхозда счетовод булып та эшли алыр иде. Эшләре күп вакытта “кара исәпкә” оста булган Фәһимә, идарәгә кереп, ярдәм итеп тә чыккалый.
Соңрак үлчәүче, фуражир хезмәтләрен башкара. Савучы буларак лаеклы ялга чыга.
Илдус Тимерханов.
Дүртөйле районы.