+16 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
18 Июня , 11:35

Көненә җиде уч җиләк-җимеш ашагыз!

Галимнәр раславынча, бакчадагы җиләк-җимеш авыруларны ике тапкырга киметә.

Көненә җиде уч җиләк-җимеш ашагыз!Көненә җиде уч җиләк-җимеш ашагыз!
Көненә җиде уч җиләк-җимеш ашагыз!

Галимнәр раславынча, кеше көненә шулкадәр җиләк-җимеш белән туклана икән, рак, йөрәк-кан тамырлары, диабет авырулары  ике тапкырга кими.

Витаминнарга бай җиләк-җимешләр белән җәй буена бигрәк тә балалар һәм өлкән яшьтәгеләр тукланырга тиеш.

Британия галимнәре үткәргән тикшеренүләр буенча, кеше көненә 7-8 өлеш (ир-егет өчен 80 грамм, хатын-кызлар һәм балаларга бераз кимрәк) яшелчә-җимеш белән туклана икән, рак, йөрәк-кан тамырлары, диабет авырулары 46 процентка кадәр, ягъни, ике тапкыр кими. Ул өлеш күпмерәк була икән дисезме? Яңа өлгергән җимешләрне учыгызга өеп салсагыз, нәкъ бер өлеш килеп чыга да инде. Сүз, әлбәттә, яңа өлгергән җиләк-җимеш турында бара. Галимнәр белдерүенчә, җимешләрне көненә 7-8 өлештән дә азрак ашасаң, аларның организмга файдасы сизелми дә кала. Мәсәлән, бер алманың әллә ни файдасын тоймассыз.

Авыру хәвефен җиләк-җимеш —  4 процентка, ә яшелчәләр 13-16 процентка кадәр киметә икән. Димәк, яшелчәләр җиләк-җимештән 3-4 тапкыр файдалырак булып чыга! Көненә 8дән башлап 16 төргә кадәр яшелчә-җимеш ашарга киңәш ителә. Бигрәк тә, үз бакчаңнан өзеп кенә алып кергәннәре файдалы. Бер үткәндә — бакча җиләге, икенчесендә помидор, кыяр кабарга була. Шулай итеп, көненә төрлесеннән 8 өлеш җыелганы сизелми дә кала. Бу, әлбәттә, башка төрле ризыктан баш тартырга дигән сүз түгел. Җаның ни тели, өстәлеңдә ни бар — шуны рәхәтләнеп ашарга мөмкин. Тик яшелчә белән тукланганда ашказаны файдалы клетчаткалар белән тула, шуны онытмаска кирәк.

 

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас